поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2018 Ана теле

Ана теле: Тел хакын хаклау әхлаксызлыкмы? (ФИКЕРГӘ ҖАВАП)

Ана телебезгә таянып сөйләм оештыру темасына багышланган язмаларыбыздан бүленеп торып, берникадәр аймылышрак кыйблада уйланып алу мөмкинлеген дә интернетчыларыбызның фикерләре биреп куя. Без инде бу юнәлештә “Тел һәм сәясәт” темасына бер әңгәмә үткәреп алган идек.

Ә бу сөйләшүгә сәбәп милләттәшебез Зарифәнең (кушаматын-исемен үзе язганча теркибез; татарча, мөгаен, йә Зарыйфа, йә Зәрифә дип әйтеләдер) фикере булды: “Илдар әфәнде пенсиягә чыккач та тик ятмый, дәрес биреп, телебезне кайгырта. Анысы өчен рәхмәт, ләкин бер дәгъвам бар: язмасында "уңышсыз, хаталы" дип китерелгән мисалларның кем авызыннан чыкканын язу кирәк иде микән? Хәтта дәрәҗәле язучы, профессор-филологларны да кызганмаган - "саткан".

Нишлисең инде, радиода, туры эфирда андый "ляп"лар ычкынгалый - кем булсаң да. Әмма "менә бу галим болай ялгышкан, тегесе тегеләй" дип халыкка фаш итү - үз коллегаларыңны ихтирам итмәү түгелме соң? Туган телебезне кайгыртам дип, әхлакый нормаларны да онытмаска кирәктер...”. Җавап сыйфатындагы язмамны да фәнни сөйләм таләпләренә туры китерергә тиешмен. Гомумән дә, фикерең ышанырлык кабул ителсен өчен һәр төр сөйләмдә хәбәреңнең, мәгълүмәтеңнең чыганагын күрсәтү зарур. Ә фәнни фикерләүдә, фәнни хезмәттә бу таләп катгый мәҗбүри – Һәр фикри тезис (аеруча йомгак, нәтиҗәдә) ким дигәндә өч дәлил белән исбатланган булырга тиеш. Ә иң ышанычлы дәлил ул теге-бу фактның чын иясен, ягъни авторын төгәл күрсәтү.

Әлбәттә, минем темага караган материалларда фактның авторын күрсәтмичә, игълан ителгән чыганакны күрсәтү белән чикләнергә дә рөхсәт. Тик аның ышандыру көче бермә-бер кайтыш, чөнки тел күренеше, бигрәк тә сөйләм күренеше дәлил чыганагы булган шәхеснең үзеннән аерылгысыз күзаллана. Һәрхәлдә, укучының үзенә шулай тоела. Ә чын дөресен әйткәндә, бу факторның шәхсән үземә әлләни әһәмияте юк. Нигә дигәндә, хәтта тискәре мисал китергән очракта да авторга нинди дә булса зыян китерәм дип уйлаганым, үкенгәнем булмады. Моны фәнни иҗатта өзлексез алтмыш еллык тәҗрибәмә таянып әйтәм.

Ә тәҗрибәм менә нәрсә күрсәтә: тискәре дәлил-мисалны мин әлеге шәхес шушы хатасын төзәтсен дигән максаттан китермим. Ул хата гомумиләштерүгә яраклы булгач, бу шәхескә дә очраклы гына беркетелмәгән, ул аңарга әни сөте белән тумыштан бирелгән, ул аның канында, ничаклы теләсә дә ул аны инде төзәтә алмый, кем әйтмешли бөкрене кабер генә төзәтер. Ул моны үзе дә белә, шуңа күрә акыллы кеше булса ул моңа үпкәләми дә. Инде үпкәли икән, бу зарардан килгән гөнаһ телгә килгән зыян гонаһы барыбер улкадәр зур булмас. Хәер, монысы инде Аллыһының гына тәкъдирендә. “Ә нигә алайса үзгәрмәсен белә торып исемен күрсәтәсез?”, диюче булыр; ә менә ни өчен: ул үз хатасыннан сабак алмаса да ул сабакны бүтәннәр, аеруча яшьләр алуы бик ихтимал. Беләм: алалар да; менә монысына шигем юк – акыллы шәкертләрем шактый. Кыскасы, һәрхәлдә мине әхлакый тотрыксызлыкта гаепләү урынлымы икән? Бу хакта үзенә бер кечкенә генә бәхәс-сөйләшү оештырып алуның да файдасы булмый калмас. Уртаклашасы фикерләр бар.

Әйтик, җырдан тискәре мисал китергәндә чыганагын күрсәтү – үзе бер чи төен. Һәр җырның чын хуҗасы-авторы ким дигәндә өчәү; барысын да белү-төпченү дә мәшәкать, барысын күрсәтү өчен дә өстәмә вакыт, урын кирәк. Иң кыены – хата өчен кем гаепле икәнен тәгаен ачыклау; гөнаһлы булуың ихтимал. Менә берничә генә, интернетчыбыз әйтмешли “ляп”: “Калырга дип әллә сезнең белән йөрәккәем шашып тибенә”; “Карашыңны миңа ташладың... “. “Печәнлектә җиләк җыйдым”, дигән шыр наданлыкның авторлары радиода (исемен әйтсәм, тагын әхлаксызлыкта гаепләрләр микән) белдерелмәде. Дөресен әйткәндә, бу хатага юл ачкан төп гаеплене – радионың үзен үҗәтлек белән фашларга кирәк иде дә бит... Заманында япь-яшь, Татарстаннан бөтенләй читтә яшәп татарча сөйләшә дә белмәгән Мәликәнең “Сиям сине” дип җырлавына ризасызлык белдергәннәргә кушылып, үзем дә алар яклы булып, тузынып язып чыккан идем. Уртак хатада яшь җырчының гаебе күпме булгандыр, аны төзәтер өчен ул нишли алгандыр, монысын уйлаган кеше булмады; ул үкенеп, хатасын төзәтергә теләсә дә, берни эшли алмый иде инде. Баштук җырны яздырмау чарасын күрергә, инде яздырылган икән, эфирга чыгармау, инде чыгарылган икән тиз генә туктату чарасын күрергә кирәк иде дә. Җыр, теңкәгә тиеп, ризасызлык тудырып, әле дә яңгырый бирә. Андыйлар хәзер миллиюн!!!. Әңгәмәне очлап, диспутчыма бер киңәш әйтим әле: миңа фикер юллаган кебек үк минем тарафтан “кыерсытылганнарга” карата да фикер юллап булыр иде, “ник сез рәнҗетүчегезгә каршы дәшмисез!” дип.

Хәер, бу ниятнең уңай нәтиҗәсенә үзем үк шикләнәм – алар аны барыбер укымаячак бит, газет, китап укымаганнар интернетка күчкән дип уйлаучылар нык ялгыша, наданны алдан укысаң да, арттан укысаң да надан инде ул, тагын халык гыйбарәсен кабатларга кала: бөкерене кабер төзәтер. Бигайбә. Хәер, канунга тугры калыйк – бу тезиска да дәлил кирәк. Китерим. Гөл белән чәчәк синоним түгел дип, шуларны бутаучыларны исемнәрен әйтеп берничә тапкыр рәсми-җитди газетка яздым, радиода, фәнни конференция, җыелышларда сөйләдем. Тәнкыйтьләнгәннәрдән бер генә кеше дә үпкә белдермәде, каршы дәшмәде, бәхәсләшмәде. Димәк, укымадылар, ишетмәделәр. Хата дәвам иткәнгә, әрнеп, күптән түгел Матбугат.руда чыгып килгән шушы язмаларымның берсендә янә яздым. Шул басылып бер көн дә үтмәде “Болгар” радиосы өр-яңа җыр дип “Гөлләрдән такыя үрдем” дигән бер такмаза тәкъдим итте. Гафу, җыр дияргә күңел дә, тел дә бармый – бернинди яңалык юк: темасында да, эчтәлегендә, музыкасында да. ..Хатасында да... Алайса үзеңнең, безнең – милләт балаларының вакытын, көчен әрәм итеп ник язасың ? диярсез. Шайтан гына өметсез ди бит – бәлки, тама-тама тамчы... Ә бәлки мин ялгышамдыр, заманнан артта калганмындыр, бәлки такыяны хәзер, шушы җырчыны урап алырга яисә ярышта җиңеп кайткан Камазны бизәргә дигән такыяны гөлләрдән үргәннәрдер, аңа чәчәк кенә җиткереп булыр микән... Тик җыр дигәннәрендә сүз ул турыда бармый шул...

Җавабымнан интернетчы милләттәшем риза калды микән, укыган булса (???), бәлки фикерен җиткерер; башкалардан да фикер-тәкъдимнәр булса, Матбугат.руыбыз якты чырай күрсәтсә, телебез файдасына сөйләшүне бәлки дәвам иттерербез.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»