поиск новостей
Көн мәзәге
  • Хатынны ничек чыгарыннан чыгарырга: икәүләшеп диетага утырасыз, сез ябыгасыз, ә ул – юк.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Июнь
  • Миргазиз Укмасый (1884-1948) - язучы
  • Алёна Кәримова - шагыйрә
  • Айдар Вәлиев - баянчы
  • Роза Хәлиуллина (1931-2014) - шагыйрә
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
21.03.2018 Шоу-бизнес

Илдар Хәкимов: "Элвин Грейның төшенә кермәгәндер”

Җырчы Илдар Хәкимов бүген журналистларга Элвин Грейның популярлык серен аңлатты һәм ул популярлыкның озак бармау мөмкинлеген әйтте.

Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте, дип яза Татар-информ. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар. Үзе килмәсә дә, Элвин Грей исеме журналистларны күп җыярга мөмкинлек бирде, хәтта ул матбугат чарасының төп героена әверелде.

Сүз Илдар Хәкимовның Фидан Гафаровка багышланган комплиментыннан башланды. “Фидан абыйның минем әтиләр заманындагы мегапопулярлыгы Элвин Грейның төшенә кермәгәндер”, - диде унбиш ел татар сәхнәсендә җырлаучы Илдар Хәкимов. Танылган журналист Габдрәхимнең Илдар Хәкимовтан: “Син Элвиннан көнләшмисеңме?” дигән соравына җырчы җентекләп җавап бирде.
 
“12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр аудитория өчен бер яшь җырчы юк иде. Монда проектның максаты итеп шушы аудитория билгеләнгән һәм ул тормышка ашырылды. Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасындагы күңелсез момент та булды. Ә бит Салават Зәкиевич бер Уфада гына рәттән унбиш-егерме концерт биргән кеше. Буыннар алышына, тенденцияләр, трендлар... - диде Илдар Хәкимов. - Мин фундаменталь әйберләр эшләргә кирәк дип уйлыйм. Җыр сәнгатендә дә мода һәм классиклар бар. Фундаменталь юнәлештә барса, кеше озак бара. Салават Зәкиевич 30 ел җырлый. Чөнки ул татар моңы белән үрелеп бара”.
 
 
“Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез, - дип дәвам итте Салават Фәтхетдиновның укучысы булган Илдар Хәкимов. - Рус эстарадасында да бик популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер? Мин иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтәсем килми. Ул фундаменталь юнәлеш түгел. Кинәт килеп кереп популяр булган кеше”.
 
Искәртеп үтәбез, Элвин Грей, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак катнашалар. Фестиваль 7 апрельдә Мәскәүдә – Кремль сараенда башланып китә һәм 18 апрельдә Казанда төгәлләнә. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы