|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2018 Хәвеф-хәтәр
«Аэрофлот» Казан-Мәскәү рейсы пилотының исерек булуы турындагы мәгълүматны кире какты«Аэрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде. Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә үткәрелгән медицина экспертизасы нәтиҗәсен дә тәкъдим итте. Экспертиза пилотның канында алкоголь тапмаган.
Моңа кадәр агентлыкның үз чыганагы «Аэрофлот» компаниясе пилотының канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь табылуы хакында хәбәр иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|