|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2010 Милләт
ТАТАРЧАГА НИЧЕК ӨЙРӘТӘСЕ?Ни гаҗәп, әмма чит өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз милләт, туган тел дигән кыйммәтләрнең чын бәһасен белә һәм баласына сабый чактан ук ана теле тәмен сеңдерергә ашыга. Татарстанның башкаласында яшәп тә, ни кызганыч, балам татарча гына сөйләшә торган балалар бакчасына, мәктәпкә йөри дип мактанырлыгыбыз юк безнең. Бәс, шулай булгач, ана телен ничек саклап калырга соң? Илбашы, оеткыны башлангыч сыйныфларда салырга кирәк, дигән фикер әйтте. Ә менә Фәридә Бибарсова эшне балалар бакчасыннан башларга тәкъдим итә. Әй, минеке болай да татар төркеменә йөри инде, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Башка телдә аралаша торган бер генә сабый булса да, тәрбия татар телендә алып барылмый бит. Татар хәрефләре басылган шакмаклар, балалар яратып җыя торган пазллар, мультфильмнар булса, барыбер икенче төрле булыр иде әле ул. Балалар уен барышында татар хәрефләрен, милли каһарманнарны хәтеренә сеңдерер иде. Фәридә ханым бу җәһәттән янәшәсенә проблеманы бөтен нечкәлекләренә кадәр төшенә торган кешеләр туплап, әллә ничә төрле проект әзерли. Әмма зур өметләр баглаган идеяләре беркавымнан сөрлегеп туктап кала.
Фәридә Бибарсованың кызыклы уйланмалары бик күп. Заманында халык көйләрен популярлаштыру максатыннан “Иттифак”ны, Мубайны мәйданга чыгарырга ярдәм иткән ханым да ул. Ә бу өлкәдә беренче адымны “Оскар рекордс” компаниясе белән берлектә Резеда Вәлиева иҗатын колачлаган рәсемле китапчыклар әзерләү була. Бала төсле карандашлар тотып каһарманнарны буйый, шул ук вакытта дисктан әкият тә тыңлый. Әмма бу проект уйланган нәтиҗәләргә китерми. “Барысына да аның сатуга чыгуы сәбәпче, – дип аңлата Фәридә ханым, – үзкыйммәте 60 сум булган китап күпләп сату урыннарында тагын да кыйммәтрәк бәягә куела, ваклап сатуга чыкканда аның бәясе ата-ана кәефен кырырлыкка әйләнә”.
Тагын бер үзенчәлекле проект исә “Кинопрофи” җәмгыятендә әзерләнә. Ул Дисней мультфильмнарын рус, татар, инглиз телләрендә әзерләүдән гыйбарәт. Әмма бу да көтелгән нәтиҗәгә китерми. Сатуда үзкыйммәте дүрт мәртәбә арткач, аның табыш китерерлек дәрәҗәдә әйләнешкә керүе мөмкин түгел шул инде. Фәридә Бибарсова Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда әлеге дискларны бөтен кыйтгалардан җыелган татар эшмәкәрләренә нибары илле(!) сумнан тәкъдим итә. Чит өлкәләрдә татарча продукцияне табуы читен, сез аларны балалар бакчаларында таратыр идегез, ди ул. Әмма татар эшмәкәрләре үз гаиләләренә алудан ары узмый.
Тагын бер кызыклы проектка тукталыйк әле. Анысы үзешчән композиторларның балалар өчен иҗат ителгән җырлар конкурсы була. Андый җырлар байтак дияргә ашыкмагыз. Казан консерваториясе белеме булган, Ставропольдә сәнгать училищесында вокал серләренә төшенгән, Киевта режиссерлыкка укыган ханым профессиональ композиторлар иҗат иткән җырларны бала музыка мәктәбендә генә җырлый ала дип исәпли. Ә гап-гади сабыйга “Зәңгәр вагон” кебек гади, матур, аңлаешлы, аһәңле җыр кирәк, ди ул.
Соңгы проекты булган балалар бакчалары өчен кулланма әсбапларга килгәндә, Фәридә ханым пазллар өчен ун әкият сайлап алган. Араларында әхлакый якка басым ясаган кыска әкиятләр, тылсымлылары да бар. Татар халык әкиятләренең тирәнлегенә, фәлсәфилегенә мөкиббән киткән ханым аларны мультфильм итеп эшләргә дә әзер. Бу продукция иң беренче чиратта сайлау мөмкинлеге аз булган яисә бөтенләй булмаган өлкәләргә, районнарга юнәлтелсен иде, дигән теләктә ул. Әмма аларны бәясен күтәрмичә ничек мәктәпкәчә тәрбияләү учреждениеләренә җиткерергә соң? Шунысын да искәртик, бу язма Фәридә Бибарсованы каһарман итеп сурәтләү максатын күздә тотмый. Чөнки татарча продукция әзерләргә омтылган кешеләр, компанияләр юк түгел бездә. Әйтик, Фәрит Төхвәтуллин, “Мастер” компаниясе башкалар татарча мультфильмнар әзерләде. Әмма алар медиапродукция диңгезендә буталып, күмелеп калды. Сәүдә нокталарына барып җиткәннәре дә сатылырга ашыкмый.
Димәк, бу юнәлештә эшләргә алынган кешеләргә кулга-кул тотыныр вакыт җиткән. Бу җәһәттән Фәридә ханым милләт язмышы өчен борчылган кешеләр белән аралашырга, уртак проектлар эшләргә әзер. Аның электрон адресы bib-tata@yandex.ru. Ә иң мөһиме, хөкүмәт ярдәменә таянып эшләве кирәктер, мөгаен. Фәридә Бибарсованың бу җәһәттән дә тәкъдиме әзер. Әйтик, хөкүмәт дәрәҗәсендә Татарстан җирлегендә эш иткән банкларга үз бәясеннән безнең продукцияне сатып алырга дигән тәкъдим кертелсә, без бер урында таптанудан туктар идек, дип исәпли ул. Дәүләт күләмендәге эре чаралар шулай үтә бит. Бер банк берничә балалар бакчасы белән генә эшләсә дә, нәтиҗәсе күренер иде. Бу җәһәттән “Ак барс” банкы күптән эш алып бара. Ул беренче сыйныфлар өчен тәкъдим иткән “Әхлаклылык әлифбасы”н, башка дисклы тупланмаларын укытучылар да рәхәтләнеп куллана бит.
Фәридә ханым халыкның үз телендә сөйләшә алу мөмкинлегенең әһәмиятен аңлап бетермәвенә гаҗәпләнә.
– Әти хәрби кеше – полк командиры иде. Без бик күп җирләрдә яшәдек. Илдән-илгә күченеп йөрдек, татарлар булмаган җир юклыгына тәмам инандык. Ә чит җирдә татар юкка чыгудан куркып берлшеп яши. Без татар булуыбызга горурлана идек. Төрле хәлләр кичердек. Көнбатыш Украинада, мәсәлән, бер авыз сүз татарча әйтмәсәк тә, урамда монголоид йөзле дип таш атып калганнары булды. Шулай да исем-фамилияне бозуга, урысчалаштыруга юл куймадык. Ә биредә бөтен мөмкинлекләр бар, әмма ни өчендер алар файдаланылмый. Хәтта балабызга татарча әкият укырга да иренәбез бит. Болай күпме дәвам итә алыр соң? Әллә үз кадереңне белер өчен чит илдә яшәү кирәкме?
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|