|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2010 Җәмгыять
ЗАТЛЫ ҺӨНӘРЛӘР ТӨРГӘГЕСессияне ябып, өйгә кайткач, рәхәтләнеп телевизор карадым. Кышын авыл җирендә әллә ни эш юк – ә тапшырулар буа буарлык. Тулай торакта торгач, мондый бәхетне күргән юк инде – ярты ел эчендә Якубович абый да картайган, кызыклы тапшырулар да күбәйгән икән. Бигрәк тә, язын шытып чыккан чүп үләннәре төсле, төрле интеллектуаль шоу-программалар арткан. Баксаң, катнашучылар үзләре турында сөйләгәндә профессияләрен әллә нинди исемнәр белән атыйлар. җллә нинди аквизитор, вальвеологлар... Моннан өч ел элек промоутер сүзен ишеткәч аптырап калган идем. Шулай кабул ителгән, күрәсең, һөнәрнең исеме никадәр текәрәк булса, үзенә ныграк җәлеп итә. Берәр авылдашыңа астыртын гына елмаеп промоутер булып эшлим диюе генә ни тора!
Хәзер эш бирүчеләр кешене җәлеп итү өчен нинди генә профессияләр уйлап тапмый! Мәсәлән, юынтык сулар түккән чокырны күмүче булып кемнең эшлисе килсен?! Ә бу вазифаларны башкаручының ассенизатор дип аталганын белгәч, мөрәҗәгать итүчеләр табыла. Кайбер һөнәрләрне әнә шулай «затлы» исемнәргә төрүләр шактый очрый.
Урамда төнге күңел ачулардан соң калган алюмин һәм пыяла шешәләрне җыеп йөрүчеләр баттлхантерлар дип йөртелә икән. Инглизчәдән баттл – шешә, ханте аучы дигәнне белдерә.
Аквизитор – зур сумкалар белән өйдән-өйгә кереп, йорт-җирләрен иминиятләштереп йөрүче, ару белмәс тырыш кешеләр. Ягъни иминиятләштерү агентлары, акчаларыбызны бер тиенен дә җуймый дәүләткә тапшыручылар.
Пицейоло – пиццериядә пицца пешерү буенча белгечләр.
Калькулятор – бу очракта нәрсә түгел, ә кем соравына җавап бирә. Гадәттә, бухгалтерларны икенче төрле әнә шулай дип атыйлар.
Стрингер – экстремаль шартларда – сугыш зоналарында, массакүләм тәртипсезлекләр барган җирдә эшләүче корреспондентлар.
Сейлзмен – гап-гади сәүдә агенты.
Спичрайтер – дәүләт хезмәткәрләре. Дөрес, исемнәре халыкка бик билгеле түгел. Алар, түрәләргә чыгышлары алдыннан текст язып бирүчеләр.
Ә менә чит илдә бөтенләй башка сыймаслык сәер һөнәрләрне дә очратырга мөмкин. Бер эшмәкәрнең күп кешеләр белән җитәкчелек итәсе килә, икенчесе 20 көн ял итәргә, тагын берсе төрле илләрдән 20 чибәр кыз белән танышырга телиме? Бу чынга ашмаслык хыяллар түгел. Чикагодагы бер оешма клиентларының теләсә нинди теләген үти. Моның өчен якынча 150000 долларыңны бирәсең дә вакытлыча ял да итәсең, чибәр туташ белән дә танышасың...
Ис йөртүчеләр дезодорант җитештерү белән шөгыльләнүче оешмаларда эшли. Алар, дезодорантны сөрткәннән соң, тәүлек буе аның исе ничек үзгәрүне күзәтеп торалар.
Янгын күзәтүченең вазифасы – биек манараның иң өстенә менеп, якын-тирәдә янгын булу-булмауны карап тору.
Чебиләрнең җенесен ачыклаучы операторлар йомыркадан чыккан чебешләргә 1 тәүлек булгач, аларның җенесен ачыклый. Моңа бәйле рәвештә алга таба аларның туклану һәм үстерү тәртибе дә үзгәрәчәк.
Йомырка иснәүче. Кайбер кондитер фабрикаларында йомырка иснәүчеләр дә бар икән. Алар бозылган йомырка камыр ризыгы составына кушылмасын өчен һәр йомырканы иснәп карыйлар.
Соңгы арада төрле хайван образларына кереп киенүчеләр шактый. Баксаң, бу да һөнәр төре икән. Гашыйклар көне алдыннан йөрәк булып киенүчеләргә, мәсәлән, сәгатенә 100-300 сум акча түләгәннәр.
Айгөл ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|