поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.03.2018 Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак»

Меңләгән тамашачының яраткан җырчысы Вәсилә Фаттахова арабыздан китүгә ике елдан артык вакыт үтте. Əниләре үлгәннән соң, ике баласын - Кәрим һәм Кәмиләне ире Илгиз үзенең әти-әнисе белән тәрбияли.

- Илгиз, ничек хәлләрегез?
- Әкеренләп эшләп йөрим, балалар үсә... Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак. Мин бит, төп эшемнән – төзелештән тыш, концертлар оештыру белән шөгыльләнә идем, хәзер бу эшкә нокта куям. Вакыт җитми, балаларга тиешле игътибар бирергә иде. Чөнки быел Кәрим дә мәктәпкә укырга керә, Кәмилә белән дә шөгыльләнергә кирәк. Бар булган вакытымны балаларга багышлыйм. Өйләнү әлегә планнарда да юк.
 
 
- Кәрим әнисен еш хәтеренә төшерәме?
- Юк, хәзер элеккечә түгел инде. Барын да аңлый. Әлбәттә, аңа кыен һәм ямансу, әни иркәсе, ни кочагы җитми... Мин моны күрәм һәм яхшы аңлыйм. Әмма ул аны көтми, бүтән кайтмыйячагын белә. Беркөнне караңгыда урамга чыктык та, улым: “Әти, ул йолдыз – әни һәм ул безгә карап тора”, - ди.
 
Хәзер ул миңа гына ышана һәм миннән генә өмет итә. Мин эштә булганда “ватсап” аша аралашабыз. Әлегә хәреф белми, шуңа да аудиоязмалар, фотолар җибәрешәбез. Нинди тәм-том яки уенчык кирәк икәнен әйтә, мин, әлбәттә, аны кире какмыйм. Әле беркөнне Дүртөйледә идем. Улим миңа аудиохәбәр җибәргән: “Әти, балалар бакчасында ике көн – утренник, әниләр бәйрәме. Минем әни юк, мин барып тормыйм. Аннары, нәнәй белән Кәмиләгә бүләкләр аласы килә”, - дип җибәргән. Күзләр, үзем дә сизмәстән, мөлдерәмә яшькә тулды.
 
Улым әлегә сабый гына булса да, олыларча сөйләшә белә. Дәү әниенә: «Əни озак яши алмады. Дәү әти белән сезгә озын гомер телим», - дигән. Сүз дә юк, ул һәрчак борчыла, без күрмәгәндә планшетыннан әнисе белән төшкән фото һәм видеоларны карый.
 
Хәзер ул хоккей белән кызыксына башлады. Хәтта мультик та карамый, ә плей-офның барлык уеннарын күзәтә. Хоккей мәктәбенә йөрисе килә, шөгыльләнергә теләге бик зур. Әмма кулдан килмәс дип уйлыйм. Беренчедән, хоккей күп чыгымнар таләп итә. Икенчедән, иртән иртүк торып тренировкаларга йөрер өчен вакыт иркенрәк булырга тиеш.
 

- Кәрим белән Кәмиләнең мөнәсәбәтләре ничек?
- Сеңлесе өчен җан атып тора. Иртән, уяну белән, аның янына кереп уйный. Нык якын итә. Кәмиләсе дә, абыен күрү белән, шундук елмая, көлә башлый. Кәмилә әле дәвалануда. Неврология ягыннан авырлыклар бар. Мин - эштә, әни аның белән хастәханәгә йөри. Балалар исән-сау гына булсыннар. Аллаһыдан бары тик шуны сорыйм.

- Ялгызлык белән ничек көрәшәсез?
- Вәсилә интервьюларның берсендә: “Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк”, - дигән. Ничек кенә авыр булмаса да, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күпме генә вакыт үтмәсен, күңел әлегә тынычлык таба алмый.
 

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.03.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»