|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2018 Шоу-бизнес
Намазга баскан Рөстәм Рахманкулга сәхнәдә исерекне уйнау килешәме?“Мунча ташы” театры актеры Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский исемен әйтүгә, күпләрнең күз алдына гитара тоткан, кәмитрәк, ярым русча, ярым татарча сөйләшә торган шәһәр малае, йә беркатлырак авыл исереге, йә “в натуре” дип сөйләшүче шәһәр бандиты килеп басадыр. Театр оешканнан, ягъни 1980 елдан бирле Рөстәм Рахманкул “Мунча ташы”ның алыштыргысыз артисты. Баксаң, артист ике елдан артык намазда икән.
Акчарлакның "Диндә булган кешегә сәхнәдә исерекне уйнап, җырлап йөрү килешәме?" дигән сравына ул:
– Без бит гыйбрәт өчен уйныйбыз аны, сатира аша җәмгыятьтәге кимчелекләрне күрсәтергә тырышабыз. Миңа җомга намазларында да бу сорауны күп бирәләр. Кабатлап әйтәм, бу рольләр бары тик гыйбрәт өчен, - дип җавап биргән.
--- |
Иң күп укылган
|