поиск новостей
  • 18.03 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Санаулы кичләр" Камал театры, 19.00, 16+
  • 19.03 "Тимур һәм комета" Кариев театры, 13:00, 12+
  • 20.03 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.03 "Ситса туй" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 21.03 "Тау битендә Сабантуй" Кариев театры, 13:00, 18:30, 6+
  • 22.03 "Ситса туй" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 22.03 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры, 18.00, 12+
  • 22.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00, 12+
  • 22.03 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11:00, 2+
  • 23.03 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 23.03 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.03 "Хыялый" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Март
  • Ринат Садыйков - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Усманов - җырчы
  • Вахит Имамов - язучы, журналист
  • Клара Булатова - шагыйрә
  • Фәйрүзә Исмәгыйлева - шагыйрә
  • Рәшит Рәхимов - тренер
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970
  • Ассенизатор хезмәте. Откачка. КамАЗ-55111. 11 куб. 40 м шланга. Сыек көнкүреш калдыклары чыгару (ЖБО), урам туалетлары, коелар, септиклар чистарту. Тел: 89172681882
  • Ремонт квартира 89625746268 Казан, казан яны районнары
  • Казань, Чистополь!!! Стиральная машина и посудомоечная машина ремонтлыйм! 8 939 3369 585
  • Сэгать 17.00 сон яисэ суббота,воскресенье эшлэргэ подработка эзлим.ойлэр жыештырырга,бала белэн утырырга ризамын.тел:89196978895 ватцап.
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итүче белгеч кирәк. Тел. 89874109509
  • Ламели для кровати 10 шт.+7917 855 3159
  • Русчадан татар эдэби теленэ тэржемэ ясыйм. Тел. 89872133492 язарга
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/ Хәерле төн) телефон номерында бер санны язмаганмын икән, төзәтә алмассызмы? 89872762724
Архив
 
12.03.2018 Әдәбият

Зөлфия Мансур: Әти-әни ризасызлыгына карамастан, ирем артыннан колониягә киттем

Гомерем буе бераз хыялыйрак булдым. Хәер, бу алай начар да түгелдер, хыялсыз кеше – канатсыз кош диләр бит. Бала чакта очучы булырга хыялландым, техника белән җенләндем. Мәктәп елларында да, студент елларымда да, каникулларда әтием белән комбайнда эшләп, басудагы һәр техниканы йөртергә өйрәндем.

Урта мәктәпне иң көчле укучыларның берсе буларак тәмамладым, әдәби китапны гомумән, “ябышып” укый торган идем. Татар теле укытучыбыз Разия апа укырга университетның филология факультетына керергә киңәш итте.  Әмма мин, басу-кырларны яратам дип, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына киттем. Мамадыш районында агроном булып сигез елдан артык эшләдем, районда бердәнбер баш агроном идем. Эшемне бик яратып эшләдем, шуңа күрә ул елларда көнне төнгә ялгап чапсам да, үкенечтә түгел. Янып торган яшьлегемне игелекле эшкә, иген үстерүгә багышлаганмын. Бу эш минем романтика яраткан җаныма да туры килгәндер мөгаен:  иртә яздан кара көзгә кадәр  мотоциклдан төшмәдем, юл өзегендә атка атланып чаптым, җигеп тә йөрдем.  Кирәк чакта йөк машинасы руле артына да утыргаладым. Әмма күңелдә журналистикага тартылу хисе дә яшәде. Гаилә корсам, агроном  булып эшли алмам, әллә читтән торып укырга керим микән дип уйлана идем. Тәвәкәллек җитмәде...
 
Аның каравы, утызны узып барышлый гына булса да, тормыш корырга өлгердем. Ләкин, яши башламас борын дигәндәй, ирем юл фаҗигасенә тарыды. Гаеп аңарда иде, дүрт елга колониягә җибәрделәр үзен. Мин, биредәге бар дөньямны калдырып, әти-әниемнең ризасызлыкларына да карамастан, аның язмышын уртаклашырга киттем. Тверь өлкәсендә яшәдек, анда училищеда укыттым. Бер-бер артлы өч кызыбыз туды. Ирем авылына яңадан кайтып төшкәч, бик авыр чорлар башланды. Мин яшь балаларым белән элекке эшемә дәгъва итә алмыйм, ул урын буш та түгел, иремә дә кабат техника бирергә ашыкмыйлар. Дүртенче балама уздым. Ирем: “Монысы малайдыр инде, табасың”,- диде. Ул арада – бишенчесе... барысы да кыз балалар булды. Җитмәсә, элек үзем дә белмәгән яшерен чирем баш калкытты: кулларым гарипләнә башлады. Икенче төркем инвалидка әйләндем. Ирләр тормыш сынаулары алдында каушабрак калучан. Минем ирем дә, авыр тормыштан котылу юлын эзләп, шешә ягына карый башлады. Эчкәч, бик холыксызлана, кул күтәрергә дә тайчынып тормады. Мин, әлбәттә, бу хәл белән килешеп яшәргә теләмәдем. Балаларымны җыйдым да, Арча районында яшәүче әтием янына кайтып киттем (әнием бу вакытта вафат иде инде).  Бу вакытта үземә кырык бер, олы кызыма тугыз яшь булса, төпчегемә яшь ярым гына иде.
 
Кырыкта тормыш башлана гына дигән сүзләргә бәлки яшьләр көлеп карыйдыр. Ләкин бу чынлыкта шулай. Дөрес, мин кабат гаилә кормадым, шәхси тормышым арткы планга күчте. Ләкин балаларым өчен яшәлгән тормыш та – ул бит минем тормыш! Кызларымның әтиләре ягы – бар да җырга-моңга сәләтле кешеләр. Шул сәләт балаларыма да бирелгән булып чыкты. Иң элек ике олы кызым парлап җырлый башладылар. Кая барсалар да, призлы урыннарга ия булып кайттылар. Аларның сәләтен үстерү өчен бар көчемне бирдем: өебез ул елларда музыка мәктәбен хәтерләткәндер мөгаен. Көн дә репетицияләр: яңа җырлар, биюләр өйрәнү, өйрәнгәннәрен кабатлау... Апаларыннан күрмәкче, сеңелләре дә сәнгатькә тартылдылар.  Очны-очка  ялгап кына яшәсәк тә, кулдан гына гармунын да, синтезаторын да, хәтта пианино да алып бирдем, Яңа Кенәр авылы егете Фәнис Закиров аларга фонограммалар язып бирә иде (рәхмәт яусын). Ике кызым Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәч, аз булса да акча эшләү максатында авылларда гаилә концертлары куеп йөри башладык. Ике уртанчы кызым да шунда ук укырга кергәч, тагын да активлаштык.  Әтинең миңа калган (аны өч ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым) “Луаз”ына төялеп, якын-тирә районнарга да, санаторияләргә дә барып чыга идек.
 
Үзем кайткан елны ук язу эшләре белән дә мавыгып киттем. Иң элек, басу-кырларга булган ностальгия белән ахры, кыр эшләре вакытында фотоаппаратымны алып басуларга чыгып, район газетасына мәкаләләр язып җибәрә башладым. Хатлар бүлеге мөдире Румия Саттарова үзенең киңәшләрен әйтеп, төрле темаларга язарга үсендереп торды. Яшьтән күңелемдә булгангамы, бу эш мине үз эченә бөтереп алды, күргән-ишеткән гыйбрәтле хәлләрдән чыгып,  кыска хикәяләр дә язарга тотындым.  Еллар буе яза-яза остара төшкәч, материалларымны республика газет-журналларына да җибәрә башладым. Менә шулай  “Себерке”гә килеп эләктем. Рәхмәт, язган әйберләремне ошатып, Заһит әфәнде Мәхмүди мине эшкә чакырып алды.
 
“Районнан килеп эшләп йөрисезмени?”- дип сораучылар бар. Юк, мин сигез ел инде Казанда яшим. Арчадагы көллиятне тәмамлагач, ике олы кызым Мәдәният һәм Сәнгать университетына укырга керделәр. Икенче курста укыганда “Туган авылым”да җырчы-биюче артистлар булып эшкә урнаштылар. Үзләре акча эшләмәсә, укый алмаслар иде. Минем пенсия һәм барлы-юклы гонорар белән генә ерак китеп булмый. Аларны төрле бәйрәмнәргә, туйларга, юбилейларга да чакыра башладылар. Мондый җирләргә бару-кайту мәсьәләсе читен булгач, биш меңгә алган утыз яшьлек “Москвич”ым белән Казанга килеп, кызларны үзем йөртә башладым. Монысы да балалар хакына кылынган хыялый бер батырлык түгелмени?! Илле өч яшендә Казан урамнарына борын тыгарга ирләр дә җөрьәт итми. 2006 елда сеңелләрен дә Казанда укырга урнаштырып, фатирга кереп бергә яши башладык. Соңрак ипотекага үзебезнең фатирыбызны булдырдык, беренчел кертемне түләр өчен авылдагы йортыбызны сатарга туры килде. Шулай итеп, чынлап торып казанлашып киләбез. Безне дә нурлы Казан үз итте, алда күпме планнар, ирешәсе максатлар гаиләбезне тагын да яңа үрләр яуларга өнди. Авырлыклар безне куркытмый, чөнки иң мөһиме – без бердәм булырга өйрәндек.
 
Сезнең:  Зөлфия МАНСУР.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы