|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2018 Мәгариф
Йөрәкләрдә “Сәләт” ялкыныФевраль урталарында Самараның «Алтын балык» балаларны сәламәтләндерү лагеренда Сәләт-Самара аланының кышкы сменасы узды. Анда «Яктылык» мәктәбенең 6 - 8нче сыйныфларында укучы 42 бала һәм Татарстан Республикасыннан килгән 4 сәлкеш ял иттеләр. Аланның программасы бик бай һәм кызыклы итеп төзелгән иде: көннең беренче яртысында сәлкешләр рус һәм инглиз телләре, тарих, биология, математика, физика, география фәннәре буенча белем алдылар. Ә төшке аштан соң программа әйдаманнар әзерләгән остаханәләрдән (татар теле, социология, актерлык осталыгы, вокал, видеомонтаж осталыгы, «Триллионер»), уеннардан, кичке күңелле чаралардан торды. Әйдаманнар Камилә Ярмиева, Адель Хәйретдинов, Карина Цой, Инсаф Заһидуллин, Энҗе Шакирова (алар барысы да Казаннан килгән) һәм Сабир Галимуллин (Самара) смена дәвамында «КВИЗ», «Comic-көн», «Әскәрия», «Rap/dance battle», «Икътисад көне», «Күмәк шәмчек» чаралары үткәрделәр. Самара ди-джее Илнур Бикколов кичәләрне музыка белән бизәп, һәркайсын үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп үткәрергә ярдәм итте. Балалар мәдәни яктан да үсеш алдылар. 18 февральдә барлык алан Тимерюлчылар мәдәният сараенда каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровның 80 яшь¬легенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичәдә кунак булды.
Аланда үткән һәрбер көн җылы атмосферага бай иде. Урамда салкын кыш булуга карамастан, балаларның һәм әйдаманнарның йөрәкләре ут кебек янып торды. Моңа Са¬мараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, укыту бүлеге мөдире Фәридә Хәмидуллова, укытучылар, алан директоры Булат Вәлиуллин һәм өлкән әйдаман Таһир Кәримуллин да күп көч куйдылар. Аларга һәм барлык әйдаманнарга бәхетле һәм онытылмаслык мизгелләр өчен Самара сәлкешләре чиксез рәхмәтле.
Сабир ГАЛИМУЛЛИН,
«Сәләт-Самара» клубы кураторы, Самара шәһәре.
Фотода: Сәлкешләр татар теле дәресендә.
--- |
Иң күп укылган
|