|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2010 Милләт
СӨЙЛӘШЕП СҮЗЛӘРЕБЕЗ БЕТМӘДЕ... (ФОТО)Шәһәребездә “Чак-чак” дип аталган фирма барлыкка килүе турында беренче тапкыр Туркестанская урамына куелган бик зур баннердан укып белдем бугай мин. Бу милли ризыгыбызны татып карамаган татар юктыр ул. Бала чагыбызда туй мәҗлесләренә генә әзерләнә торган бу нигъмәт соңгы елларда өстәлләребездә еш күренә башлады. Әмма 5-6 ел элек ул кибетләрдә юк иде бугай әле. Һәрхәлдә 2003 елда татар интернетчыларының беренче җыеныннан Казан күчтәнәче итеп алып кайткан чәк-чәкне танышларым, туган-тумача бик затлы, тансык бүләк итеп кабул иткәне хәтерлим. Фәндә “санның сыйфатка күчүе” дигән закончалык бар. Бу очракта да шулайрак килеп чыкты ахры: “чак-чак” сүзтезмәсе киңрәк кулланыла, төрле вакыйгалар белән бәйләп әйтелә башлады. Шулай итеп кемнәрдер реклама аша, кемнәрдер кызыксынып, бу сүзнең бары тик ашамлык исемен генә булмыйча, шушы исемдәге фирманың берничә төр азык-төлек чыгаруын, җитмәсә предприятие җитәкчесенең Туйгунов Ринат Якуп улы исемле татар кешесе булуын да ачыкладылар.
Февраль башында узган Халыкара “Продэкспо-2010” күргәзмәсендә “Чак-чак” фирмасының милли ризыгыбыз гөбәдия өчен көмеш медальгә лаек булуы, миндә фирма, аның җитәкчесе белән якыннанырак танышу теләген көчәйтте.
Ринат Туйгунов авиациядә хезмәт иткән хәрби очучы булып чыкты. Әмма 1993 елда кораллы көчләрдә булган кыскартулар аның язмышын бөтенләй башка юнәлешкә бора. Берничә ел алып-сату белән шөгыльләнеп акча туплагач, ул әнисе киңәше белән, чәк-чәк җитештерү ачып җибәрә. Эшмәкәрнең әнисе Гыйльминур апа бүген дә улының “уң кулы”, “Чак-чак” фирмасының баш технологы.
– Хезмәткәрләребезнең һәркайсының вазыйфасы төрле авырлыкта. Хезмәт хакын да шуннан чыгып билгелибез, – дип сөйләде безгә Ринат Туйгунов. – Әйтик, бал белән эш итүчеләрнең хезмәте игътибарлылык, төгәллек таләп итә. Ул югары бәяләнә дә. Камыр җәюне механизмнар башкара. Ә менә токмач кисүне бары кулдан гына эшлибез. Кайчак токмач кисәргә дә үзебезгә өйрәтергә туры килә. Тәмәке тартучылар белән проблема. Бездә эш сәгате иртәнге 9 дан кичке 8 гә кадәр. Шул арада ике тәнәфес була. Тәмәке тарту шунда гына рөхсәт ителә. Кайберәүләр бу режимны кабул итми. Андыйлар белән хушлашабыз.
Бары яхшы чимал белән генә эшлибез. Арзанлы, сыйфатсыз продукттан яхшы ризык чыкмый. Үзебезнең умарталыгыбыз бар. Анда 50 умарта. Алар туган авылым Новочеркасскида (Сарыкташ районы). Балларны кушып кайнатабыз. Төрле бал кушылганда, чәк-чәк тәмлерәк була. Җитди бизнес намуслы булырга тиеш. Шул чакта гына ул гомерле була. Шундый очрак булды: берничә кибет тоткан бер клиентыбыз, зуррак үңышка ирешергә теләптерме инде, чәк-чәк җитештерергә кереште, безнеке кебек формаларда сата башлады. Бераздан сатып алучылар безгә, тауарыгыз сыйфатсыз дип, зарлана башлады. Ә ул безнеке түгел, әлеге хуҗаның продукты булып чыкты. Соңыннан алар производствоны ябарга мәҗбүр булдылар. ”Йә яхшы эшләргә, йә бөтенләй эшләмәскә!” – бу минем эш принцибым.
Һәр дүшәмбе бездә дегустация көне. Коллектив белән продуктны ашап карап, бәялибез. Һәркем фикерен әйтә. Узган ел “Продэкспо” Халыкара күргәзмәсенә конвейердагы чәк-чәкне алып барган идек Ул безгә көмеш медаль китерде. Аерым алып ясап, бәлки, алтын медальгә дә ирешергә булыр иде. Тик мондый “күз буяу”, вакытлы уңыш – үз-үзеңне алдау гына ул. Безнең чәк-чәк берничә төрле тәмле. Һәр төрнеке – үзенчә. Казан комбинатлары да, бездән күреп, шоколадлы чәк-чәк чыгара башладылар. Әле менә бөтенләй беркемдә булмаган яссы чәк-чәк эшли башладык.
Чәк-чәкләрнең һәм бу төрдәге ризыкларның ниндиләрен генә авыз итмәдем инде мин бу соңгы алты елда. Төньяктагыларын да, көньяктагыларын да! Шәһәребездә 5-6 предприятие безнекенә охшаш продукция җитештерә. Сатуның артуы безнең дөрес юл сайлавыбызны күрсәтә. Өлкәнең Богырысланнан башка барлык районнары кибетләре белән дә партнёрлыкта без. Ассортиментны арттырабыз. Бүген бездә чәк-чәктән тыш кулдан киселгән төрле токмачлар, “кош теле”, гөбәдия җитештерелә. “Восточный”, “Максимум” комплексларында урнашкан нокталарыбызда төрле эчлекле бәлешләр дә сатабыз. Аларда бәяләр дә түбәнрәк. Гөбәдиягә килгәндә, аны без заказ буенча пешерәбез. Саклау вакыты да кыска, кулланылган продуктлар (бигрәк тә кызыл эремчек) базардан алганда сыйфатны түбәнәйтергә мөмкин. Шунлыктан эремчекне дә үзебез ясарга тырышабыз. “Хөсәения” мәчете янәшәсендәге “Сәлам” хәләл ризыклар кибете безнең даими заказчыбыз. Фирмабызда булмаганда да, аларда гөбәдия сатуда булуы ихтимал.
Халыкара конкурста экспертизага гөбәдияне бары безнең фирма гына бирде. Бераз саннар китерәсем килә. Узган елгы күргәзмәдә экспертиза үткән 1200 төр продуктның 45нә, быел 1500 төр продуктның 60на гына медаль тапшырылды. “Продэкспо-2010” га кагылсак, анда 57 илнең 1800 предприятиесе катнашты. Җитәкче 5 елга алга карап эш йөртергә тиеш. Бу беренче чиратта белем дәрәҗәңне кирәкле биеклектә тотуны таләп итә. Мин гадәттә чит ил тәҗрибәсен өйрәнәм. Алар производствоны оештыруда бездән алда атлый. Менә производство хәлләренә кагылганнары шулар, – дип сөйләде безгә Ринат Туйгунов үз предприятиесе турында.
Яссы чәк-чәкне без дә татып карадык. Аның русча исеме “листовой”. Гаҗәеп ашамлык ул! Башта гадәти ”кош теле” майда кыздырып алына. Камырында бераз үзгәлек бар икән. Тик бу ризыкны җитештерүнең төп сере – аны баллауда. Пластик тартмаларга салынган “чәк-чәк”ләрнең ник бер почмагы балланмый калсын да, ник бер җире аз гына булса да кителсен, ник тартманың эченә тамчы бал агып калсын! Ә авызда эреп китәләр! Күпне күргән Казан осталары да бу сәнгати маһирлыкның серенә төшенә алмый баш ваталар икән. Серне фирма безгә дә ачмады.
Ринат Туйгуновның “чәк-чәк” предприятиесеннән кала тагын бер мавыгуы бар икән. “Таксидермия” дип атала ул, – дип сөйләде Ринат үзе бу хакта. – Гади итеп әйткәндә, җанвар, йә булмаса башка җан иясенең эшкәртелгән тиресен материаллар белән тутырып, чучело ясау (татарчасы “сөкәт” була, кулланышта ишеткәнем юк. – М.С. искәрмәсе). Бу юнәлештә дә клиентларга хезмәт күрсәтәбез.”
Чыннан да, Поши, болан башлары тезелеп киткән бүлмәдә бик җиренә җиткереп эшләнгән сөкәтләр (лексиконыбызга кертик!) күрдек без. Аксылт бүре сөкәте игътибарны җәлеп итә. Балык, кош-корт сөкәтләре дә бар икән әле...
Күргән-ишеткән кадәресе дә яңа танышыбызның күңел офыклары никадәр киң, уй-фикер катламы никадәр тирән икәнлеген күзалларлык мөмкинлек бирәдер дип уйлыйм. Хәзергә тукталып торыйк, киләсе очрашуларга да сораулар калсын. Хәер, кызыклы кеше белән сөйләшеп сүз бетәмени ул...
Радик ӘСКӘРОВ фотолары. Оренбур.
Гөбәдия өчен бирелгән “Проэкспо-2010” конкурсының көмеш медале
Фирма җитештергән ризыклар
Шоколадлы чәк-чәк
Тиңдәше булмаган яссы чәк-чәк
Эш процессы
Сөкәтләр, истәлекле фотолар
Мансур СӘГЪДИЕВ |
Иң күп укылган
|