поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.02.2018 Әдәбият

Татар китапларын тәрҗемә итүне грантлар аша башкарырга тәкъдим ителде

Татар язучылар үз әсәрләрен рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләләрен үзләре грантлар аша хәл итә алырлар иде. Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт советының элеккеге депутаты, иҗтимагый фондлар белән эшләү өлкәсендә тәҗрибә туплаган Сүрия Усманова шушы фикердә.

“Язучылар проблемаларының күбесен – 80 процентын грантлар аша хәл итеп була. Бездә бу сфера бик артта калган. Механизмнарын белмиләр”, — диде Сүрия Усманова яшьләрне үз проектлары өчен грантлар һәм фандрайзинг юлы белән акча табарга өйрәткән “Акыл фабрикасы” утырышында.
 
Искәртеп үтәбез, “Акыл фабрикасы” — Татарстанда телләрне үстерү дәүләт программасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелүче проект. Аның чираттагысы “Штаб” креатив инициативалар резиденциясендә узды. Утырышның спикерлары – Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов иде.
 
Сүрия Усманова язучылар үзара киңәшеп үз эшчәнлекләре өчен төрле иҗтимагый фондалар аша грантлар отып хәл итә алачагына ышана:
 
“Без утырып сөйләшмибез. Утырып сөйләшә торган мәйданчыкларыбыз юк, — ди ул. — Әйтик, язучыларыбыз дүрт елга бер тапкыр съезд үткәрәләр. Бер көн эчендә нәрсә сөйләшеп булсын?! Нигә алар өчәр-дүртәр көн утырып сөйләшмиләр? Татар язучылары җыел да, өчәр көн утырып сөйләш! Шунда хәл итү юллары да табыла”.
 
Шул ук “Акыл фабрикасы”нда сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов “Тукайны Тукай иткән” фандрайзинг ысулы турында мәгълүмат бирде. Ягъни, механизмнарын өйрәнсәң, милли проектларга милли җанлы кешеләр аша да акча табарга мөмкинлеген дәлилләп күрсәтте.
 
“Тукайның иҗаты өчен милли җанлы татар байлары тоткан матбугат чаралары түләгән”, — ди ул.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 13.02.2018
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»