поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.02.2018 Мәдәният

20 елга якын балалар өчен уйнаучы Юрий Чуктиев: Дуслар “Шушы олпат гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең” димәсенме?!

"Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев 20 елга якын сәхнәдә балаларга уйный.

— Бервакыт дуслар: “Шушы олпат гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең!” — димәсенме?! Читтән бик җиңел кебек бит ул. Ә алар — балта остасы, — дип сүз башлады Юрий. — Театрда “Сөйкемле Шүрәле” спектакле бара иде. Шунда әлеге дусларым килде дә эшне күзәтергә дип сәхнә артына керделәр. Мәш киләбез. Спектакле дә шундый: тиз дә кирәк, образлар да күп... Дуслар карап торды да: “Юк, Юрий, үзең генә уйна! Бик катлаулы икән бу!” — диләр. Күзәткәч, эшнең асылын аңладылар. “Сез — балта, мин курчак күтәреп йөрим, һәрберебезнеке шулай үзенчә авыр”, — дим. Бергә көлештек. Һәр эшнең җиңеллеге дә, авырлыгы да бар. Иң мөһиме — күңелгә ятышлы булсын. Хезмәттән рухый ләззәт алмасаң, нигә үзеңне җәфалап йөрергә?!.

— Җансыз курчакларны җанлы итеп, ышандырып уйнау зур көч сорыймы? 

— Сәнгать бер урында тормый. Театрда курчаклар белән эшләү системасы да үзгәрә, төрле вариантлар табыла. Иң элек кулга курчак киеп, бармаклар белән уйнату гына булган. Соңрак арканнар, кул таягы, таяклар ярдәмендә эшләү кергән. Үзең киенеп уйнау төре дә бар, мәсәлән, “Кәҗә белән сарык” спектаклендә шулай. 
 
— Үзегез киенеп уйнау җайлыракмы? 
 
— Барысына да ияләшкәнбез. Әмма, ни дисәң дә, үзең чыгып уйнауның да читен ягы бар. Битлек киеп сикереп йөри-йөри тирлисең. Гомумән, нәниләргә уйнау зур җаваплылык сорый. Ышанмыйча карый икән, спектакль күрсәтүнең мәгънәсе калмый. Хис-тойгыңны, тавышыңны образга карата көйләп, алар дөньясына чумып, үзеңне шуңа багышлап уйнарга кирәк. Эшемне яратам. Ник бирегә эләктем икән, дип әйткәнем булмады... 
 
 
— Курчаклар театрның үзендә тегеләме? 
 
— Бөтен нәрсә шушы бинада эшләнә. Цехыбыз бар. Декорацияне — бер, курчакларны бутафорлар икенче цехта эшли. Бер спектакльгә әзерлек якынча ай-ай ярым тирәсе вакыт сорый. Образларны режиссер белән тегүче — үзенчә, без үзебезчә күзаллыйбыз. Текстны укыгач, бөтенебез җыелышып, уртага салып сөйләшәбез. Шунысы кызык: азактан образыбыз үзебезгә шулхәтле охшаган булып чыга. Искиткеч сихри процесс ул, карале, ничек болай туры китереп була, дип гаҗәпләнәбез дә. Директорыбыз Роза Сәетнур кызы да эшкә дәрт биреп, илһамландырып тора, безгә бөтен шартларны тудырырга тырыша, театр өчен җанын бирергә әзер. 
 
 
— Курчак театрына яшьләр киләме? 
 
— Берара шундый чор булды: яшьләр килмәде. Хәзер хәлләр бераз үзгәрде. Килеп китүчеләр дә бар. Составта 30 лап артист, коллективта 100 ләп кеше. Теләгем — яшьләр күбрәк килсен иде. Үзебез яшь кебек булсак та, барыбер олыгаябыз. Бигрәк тә егетләр җитми...
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.02.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»