|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2018 Криминал
Эльза Газизова: "Тәрәзә каршындагы BMW күз алдымда янды" (ВИДЕО)
Бүген төнлә билгесез кешеләр Казанда «BMW X6» автомобиленә ут төрткәннәр. Бу хәл Меридиан урамында була. Журналист Эльза Газизова әлеге хәлнең шаһиты булган. Дөресрәге, яндыручыны күрмәгән, ә соңыннан булган хәлләрне күзәткән. Безгә дә сөйләде. "Кичә 5 февраль көнне төнге 12нче яртылар тирәсендә безнең тәрәзә төбендә кешеләр шаулаша башлады. Тизрәк барып карасам, BMW X6 машинасы яна башлаган, - дип сөйләде ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. - Ир-атлар кар белән сүндермәкче булалар. Тиз арада янгын сүндерүчеләр, полиция экипажы килеп җитте. Анда җыелган кеше. Машина шартламаса гына ярар иде дип котым очты. Машинаны безнең өй каршыннан чыгармакчы булдылар. Янәшә торган машиналарга ут капмасын өчен".
Шаһитлар әйтүе буенча, машинаны битлек кигән бер кеше яндырган.
--- |
Иң күп укылган
|