|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2018 Шоу-бизнес
Айдар Галимов: "Элвин Грейның тавышында моң, сагыш бар"Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Элвин Грейның популярлыгын җырчының харизмасы белән бәйләп аңлата. Бу хакта ул Инстаграмында болай дип яза: «Радик үз хезмәтен бик ярата, тырышып эшли. Фанатларын, тамашачыларын ярата. Мин моны аның концертында күрдем, тойдым. Тавышында ниндидер моң, сагыш бар. Һәм җыры күңелгә барып җитә. Ә бит әллә нинди көчле, дөрес тавышлар бар, әмма күңел кылларын тибрәтә алмыйлар. Ә Радикта ул харизма бар. Аптырыйсы түгел аңа. Тырыш егет. Ул – үз заманыныкы. Алар бөтенләй башкача. Социаль челтәрләрне дөрес итеп куллана беләләр. Ә менә безнең күпме тәҗрибә, зур багаж бар, әмма аны белмибез. Алар – икенче заман балалары».
--- |
Иң күп укылган
|