поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2018 Матбугат

Уфада чыккан татарча радиотапшыруны бөтен Россиягә яңгыратырга телиләр (ВИДЕО)

“Эхо Москвы” радиосының Башкортстандагы корпунктында “Татарча сөйләшәбез” тапшыруы чыга башлады. Бу рубрикада, Башкортстанда булган актуаль яңалыкка бәйле рәвештә, сүз, сүзтезмә, җөмлә рус теленнән татарчага тәрҗемә ителә.

Бу хакта “Татар-информ” яза.
 
“Эхо Москвы” радиостанциясенең Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендәге корпункты шеф-редакторы Максим Курников – бу тапшыру идеясенең авторы. “Говорим по-татарски” рубрикасын” без башта Оренбургта башлап җибәрдек. Тыңлаучыларның хуплавын ишеткәч, Башкортстан башкаласында да эшләргә булдык”, - дип аңлатты ул.
 
Уфада бер ел “Башкортча сөйләшәбез” рубрикасы эшләгән иде. “Башта, әлбәттә, төрле фикерләр ишетелде. Әмма хәзер рәхмәт сүзләре ешрак яңгырый. Чөнки, әйтик, машинада барганда радионы тыңлаучы, әмма туган телен белмәгән татар кешесе кызыклы яңалыкның татарчага тәрҗемәсен ишетә икән, ул аны исендә калдырачак. Хәзер “Татарча сөйләшәм” рубрикасын Мәскәүдәге үзәк радиостанциягә җибәрү буенча сөйләшүләр алып барыла”, - диде Максим Курников.
 
Тапшыру Уфаның “Ихлас” мәчете белән бергә алып барыла. Мәчетнең Яшьләр шурасы рәисе Альфред Рамазанов бу тәкъдимне шатланып кабул итүен әйтте. “Башлыча, уңай сүзләр генә ишетәбез. Әмма берничә тәнкыйть сүзе дә ишеттек. Кайбер сүзләрне аңлаешсыз тәрҗемә итәсез, гадиләштерергә кирәк, диләр. Ләкин, дини оешма буларак, һәр җөмләне хикмәт белән тәрҗемә итәргә, татар телендәге сүзне генә түгел, хәтта моңын да сакларга тырышабыз. "Эхо Москвы" радиосына рәхмәтлебез! "Говорим по-татарски" Уфада татар теленә багышланган бердәнбер тапшыру, бүтән теле-радиокомпаниялар бу өлкәдә мактана алмыйлар. Һәм бу тапшыру Уфа халкын бик кызыксындыра дип уйлыбыз”, - диде ул.
 
 
"Татарча сөйләшәм " рубрикасынын аналоглары шулай ук башкорт һәм яһүд телләрендә чыга. Тиздән Башкортстанда булган вакыйгаларны украин, мари һәм чуваш телләрендә дә яңгыратырга ниятлиләр.
 
Мәсәлән, 25 гыйнварда булган тапшыруда “расцеловать” сүзе тәрҗемә ителде. Бу сүз шул көнне еш яңгыраган фразага бәйле рәвештә каралды. "Владимир Путин заявил, что готов расцеловать сотрудника УМПО, предложившего награждать трудовые коллективы" җөмләсе “Владимир Путин хезмәт берләшмәләрен бүләкләүне тәкъдим иткән УМПО эшчесен кат-кат үбәргә әзерлеге хакында белдерде”, дип тәрҗемә ителде.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 05.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»