поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2018 Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманованы Рамил Галимҗанов белән нәрсә бәйли?

Эльмираны халык гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата. Җырларын да чын күңеленнән башкара ул. Шунлыктан алар уйландыра, ниндидер хисләргә чумдыра һәм бер генә кешене дә битараф калдырмый.

Соңгы арада Эльмира Рамиль Галимҗанов белән дуэтлар башкара. Халык арасында аларны ирле-хатынлы дуэт дип уйлаучылар да бар икән.
 
- Əйе, тамашачы Рамиль белән безне "димләп" куйды. Рамиль - иремнең яхшы дусты. Дөресерәге, без Галимҗановлар белән гаилә дуслары. Ирем аңардан бер дә көнләми, гастрольдә йөрүебезгә аның хатыны да уңай карашта.
 
«Ирең шундый матур җырлый» - дип күп язалар, концерттан соң да килеп әйтәләр. Рамил - бары тик иҗатташ дустым.
 
Минем ирем - Дмитрий. Җырчы түгел, “Таттелеком” оешмасында эшли. Кайчандыр карьерасын гади эшчедән башлаган, бүген ул – җитәкче. Бер-беребезне аңлап, киңәшләр биреп, балаларыбызга сөенеп, шөкер итеп яшибез.

- Гастрольдә булганда балаларыгыз кем белән?
- Артист тормышы – кеше күз алдында, сәхнәдә уза һәм популярлык өчен син нәрсә дә булса корбан итәргә тиешсең. Минем очракта – ул балаларымны тәрбияли алмавым. Юк, карьера беренче урында дип әйтүем түгел. Беркайчан да алай булмаячак. Әмма концертлар, гастрольләр үзенекен эшли. Кайчак айлар буе өйгә кайтмыйсың. Инде кайтуга балалар үсеп бетәләр, йөзләре үзгәрә хәтта... Кызымны 5 айлык чагында дәү әнисе белән калдырдым, ә 20 көнлек улымны кәрзингә салып, үзем белән концертларга алып чыгып киттем.
 
Балалар белән дәү әниләре, әтиләре шөгыльләнә. Бик тәрбиялеләр. Дүрт яшьлек Артемым инде барлык хәрефләрне, саннарны, төсләрне белә. Үзем шулкадәр тәрбияне бирә алыр идем микән дип тә уйлыйм.
Әмма, мин булмаганда, балаларны бик иркәлиләр. Мин кайтам да, аларны ачулана башлыйм. “Ни өчен өйдә тәртип түгел?”, “Кем өйне туздырды?”, “Тешләрегезне чистарттыгызмы?” - кебек сораулар бирә башласам, алар шундук: “Әни, кайчан гастрольләргә барасың?” – диләр. Чөнки әни өйдә булмаганда бар нәрсәне дә эшләргә “ярый”.

- Димәк, Дмитрий артист тормышын аңлый һәм сезгә иркенләп иҗат итәр өчен мөмкинлек бирә?
- Əйе, иремнән бик уңдым. Берәү дә хатынына ышанып, аны айлар буе гастрольдә йөртергә әзер түгел. Ул мине, эшемне яхшы аңлый. Мин булмаганда, балаларга әти дә, әни дә була. Ә бит ул: “Өйдә утыр, беркайда да бармыйсың!” – дип тә әйтә ала югыйсә. Аның моңа хокукы бар. Шул ышанычы өчен мин аңа былтыр яхшы машина бүләк иттем. Гомер буе “14”ле машинасында йөрдек. Үзем руль артында йөрмим, чөнки куркам.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»