поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.02.2010 Җәмгыять

ОЧРАШМАМ ДИМӘ!

Уйламаганда-көтмәгәндә, бөтенләй дә булмас җирдә-вакытта берәр танышыңны очратсаң, ихтималлыгы һич тә юк кебек урында танышың йә туганың хакында бер-бер хәбәр алсаң, бик тә гаҗәпләнеп әйтеп куясың: “Дөнья түгәрәк!”

Урыслар: “Мир тесен”, – диләр. Һәркемнең дә тормышында очрый андый хәлләр. Берәүләр дөнья читенә, бүтән илгә йә кыйтгага ук китеп, шунда элеккеге күршесен очратырга мөмкин. Йә булмаса поездда барганда бөтенләй таныш булмаган, хәтта ки чит як кешесе белән сөйләшеп китеп, уртак танышлары барлыгын ачыклый да исе китеп янә кабатлый: “Дөнья түгәрәк!” Тукта, нигә әле шушы гыйбарәне кат-кат исбатлый торган хәл-вакыйгаларны газета укучыларыбызның үз авызыннан, дөресрәге, үз каләменнән сөйләтмәскә? Башта халыкны кыз­дырып җибәрер өчен үземнең шундый бер-ике кыйссамны бәян итмәкчемен. Ә сез дә шундыйрак оч­ракларны кызуыгыз сүрелгәнче үк язып җибәрерсез дип өметләнәм.

 

Субаев монда, Субаев тегендә...

 

Утыз ел чамасы элегрәк, яшь вә матур чагымда, концертлар белән чыгып йөргәли идем. Алабугада яшәүче “әртис” дусларым Дания һәм Хәлил Сәлимовлар Удмур­тиягә, Можга тирәсендәге татар авылларына концерт белән чыгып керергә чакырды. Безнең белән Роберт исемле җырчы ир-ат та чыгачак, үзе нәкъ без йөрисе төбәктә туып үскән икән. Алнаш дигән бистәдә концерт куясы көнне Робертның туганнарына фатирга төштек. Җәй көне, ямьле-күңелле чор. Безнең хуҗаларга Ерак Көнчыгыштан кунак кайткан – хәрби кеше, илле яшьләрдәге бик ачык ир-ат. Концерттан соң юмарт табын янында гөрләшеп утырабыз. Җырга җыр, сүзгә сүз ялгана. Исемен хәтерләмим, әмма кунакның фамилиясе әле дә исемдә – Субаев. Минем Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп йөргән чак, әле яз көне генә Кавказ һәм Урта Азия республикаларын иңләп-буйлап, гастрольдә йөреп кайтылды. Һәм мин, Бакудагы кунакханәнең директоры, татар кешесе Рафаэль Субаевның ансамбль артистларын хөрмәтләп кунак иткәнен, хәтта безгә ияреп берничә шәһәргә дә барганын исемә төшереп әйтеп куйдым:

 

– Субаев... Сирәк фамилия. Бакудагы “Баку” кунакханәсе директорының да фамилиясе Субаев.

 

Табын хуҗалары дәррәү көлеп җибәрде. Баксаң, Әзәрбайҗан башкаласындагы кунакчыл ир-егет – аларның туганы, әлеге хәрби кунакның энесе икән бит! Моның белән генә бетмәде әле. Тел Киевка илтә диләрме? Бу юлы Киевка түгел, ә Ерак Көнчыгыштагы Кавалерово районына, Артем исемле шәһәрчеккә илтте дә, Алнаш аша узып, минем Башкортстандагы туган авылыма – Иске Шахка алып кайтып килде. Баксаң, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче бу Субаев минем авылдашларым, бергә уйнап үскән күршеләрем Рәсилә һәм Сәрия Төхфәтуллиналар белән һәм янә бер күршем – Бану апаның улы Вәлиәхмәт белән якын таныш икән! Шахтер Вәлиәхмәт абый Рәсилә апага өйләнеп, аны “җир читенә” алып киткән иде. Соңрак Рәсилә апаның сеңлесе Сәрияне дә Владивосток ягына алдырттылар. Күптән күрешмәгән авылдашларыма Субаев абый аша сәлам язып, китапчык җибәрдем. Соңрак, бер елдан соң булса кирәк, җәй көне, авылга кунакка кайткан Сәрияне очратып, теге кызык очраклылык хакында ис-акылыбыз китеп сөйләштек.

 

Бер Монасыйпов кына...

 

Өч ел элек (җәйгә чыксак инде дүрт ел була) Мурманск татарлары чакыруы буенча Татар конгрессы юлламасы белән Сабантуйга киттек. Киттек дигәнем – баянчы егет Альберт Галимуллин белән икәү. Барышлый да, кайтышлый да Мәскәүдә көн уздырасы, чөнки поездыбыз кичке якта гына кузгала. Мурманск поездына утырганчы, Альберт үз маршруты белән китте, ә мин Мәскәү читенә – Крупская исемендәге педагогик университетка барып килдем дә, калган вакытымны үзәктә җәяү йөреп, Яңа һәм Иске Арбатта киләп сарып уздырдым. Иске Арбат – җәяүлеләр урамы. Анда адым саен нинди дә булса кызык бар. Сувенирлар карап тегендә-монда сугылып йөрдем, аннан бер урам рәссамы янында тукталдым. Үткән-сүткәннәрне рә­семгә төшереп акча эшләү­че бу ир-атны нишләптер татар кешесе булса ки­рәк дип уйладым. Югыйсә Мәскәү халкындагы кан буталышы бүтән бер җирдә дә юктыр – нинди генә чырайлар очрамый анда, нинди генә йөз чалымнары күрмисең... Сөйлә­шеп киттек. Рәссамның исеме Альберт, үзе... Мурманск татары булып чыкты.

 

– Ә минем Мурманскига китеп барышым, – мәйтәм. Яңа танышым бераз гына гаҗәпсенде, ахры, алай да сер бирмәде, русчалатып:

 

– Ну что же, мир тесен. Передайте привет Мурманску, – дип кенә куйды.

 

Кайтышлый, Мурманск–Мәскәү поезды бик иртә килеп төшү сәбәпле, әйберләребезне саклау камерасына куйдык та баянчы Альберт белән икәү “вакыт үтерергә” тотындык: Казан вокзалы каршында фотога төштек, нидер алып ашадык. Вакыт бик акрын уза, шәһәргә чыгып китәргә ир­тәрәк кебек. Шул чакны диктор, “Татарстан” поезды килде, дип хәбәр итте. Альбертка әйтәм:

 

– Әйдә, бер эксперимент ясыйбыз: перронга чыгабыз да “Татарстан”нан төшүче халыкны күзәтеп торабыз, – дим. – Берәр таныш кеше очрармы икән?

 

Бу уен Альбертка ошады бугай, перронга күтәрелдек. Кемнедер каршы алырга җыенган кешеләрчә, пассажирлар ташкынының башына барып бастык. Узалар, узалар, әмма ник кенә берәр таныш күренсен! Инде үтеп беттеләр кебек. Перронның теге башыннан (иң соңгы вагоннан төшкәндер, күрәмсең) тәгәрмәчле букчасын өстерәп, ап-ак чәчле бер абзый килә. Якынайгач күрәм: иң соңгы пассажирыбыз – композитор Алмаз Монасыйпов икән бит! Ул Мәскәүдә яши, Казанга еш кына кайтып йөри. Бер-ике тапкыр сөйләшеп торганыбыз да булды. Аның “Тукай аһәңнәре”н бик яратам, көйләрен беләм. Алай да мине хәтерлидер, белә дип өметләнмим. Бу очракта, дәшми калу – гафу ителмәслек эш, дип каршына килеп эндәштем:

 

– Исәнмесез, Алмаз абый. Ә без монда берәр таныш кеше очрамасмы дип көтәбез әле... – дип уеныбызның асылын аңлаттым.

 

Композитор бик итагатьле итеп, елмаеп исәнләште. “Экспериментыбыз”ның уңышлы чыгуы белән котлады да, кул изәп китеп барды. Ә бит бу олы талант иясен, татар җанлы иҗатчыны соңгы тапкыр күрүем булган икән. Дөнья түгәрәк түгәрәген, әмма да ләкин фани дөнья түгәрәгендә чылбырлар еш кына өзелеп тә куя шул...


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 16 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»