поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2018 Фаҗига

«10 минутта ике катлы йорт янып бетте»

Марина Хөснетдинова белән очраклы гына таныштык. Сүз иярә сүз чыгып, ул үзләре кичергән фаҗига турында сөйләде. Балалары, өч оныгы, әнисе белән барлыгы җиде кеше бер йортта яшәгән алар. Иркенрәк булсын дип, фатирларын сатып, кредитка алынган ике катлы коттедж булган ул.

Әмма күченеп өй туен да бәйрәм итәргә өлгермәгәннәр, узган елның 30 апрель төнендә, көчле янгын чыгып, йортлары көлгә әйләнгән...
 
– Без йоклап ята идек. Көйгән искә уянып киттек. Исне башта кызым сизгән. Күршеләр шашлык пешерә дип уйлаган. Моңа әллә ни игътибар бирмәдек. Чатыр-чотыр нидер шартлый башлагач та, эшнең нидә икәнен аңламадык әле. Әллә салют аттылармы икән дип кенә уйладык. Тәрәзәгә күз салсак, янабыз икән! Инсульт кичергән әнине чак җыендырып, оныклар, балалар белән өч минут эчендә утлы өйдән ничек кирәк алай чыгып качтык. Ун минут дигәндә, өебез кара күмергә әйләнде, – дип сөйләде Марина ханым.
 
Вакыйгага ярты ел вакыт узса да, ул төн һаман да күз алдында. Малайлар бер кат трусиктан, үзләре йоклаганда кия торган күлмәкләрдән урамда басып калганнар. Машина ачкычы, барлык документлар, акча, мәктәп формасы, кием-салым – барысы да санаулы минутларда юкка чыккан. Бер оныгының күзе начар күрә торган булган, операциягә әзерләнгәннәр. Шок кичереп, аның күз күрүе яхшырган. Табиблар моны якты ялкыннан бәйләп аңлаткан, операция кирәк түгел дигәннәр.
 
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, янгын юыну кабинасыннан чыккан.
– Без радиолы юыну кабинасы алган идек. Гадәттә, душның ут чыбыгын гел розеткада калдырып йөрдек. Баксаң, кабина арты дымланып торган икән, нәтиҗәдә, кыска вакытлы ялганыш булып, агач стенаны шундук ялкын элеп алган. Барыбызга да сабак – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрчак үтәргә кирәк, юк кына юыну кабинасы безне йортсыз калдырды, арзанлы Кытай техникасына кызыгырга кирәкми икән, – дип уфтана әңгәмәдәшем.
 
Иң авыр вакытлары артта калган инде Хөснетдиновларның. Торыр урыннары юк дип оныкларын балалар йортына алу, кешеләрдән теләнеп акча җыю, кредит рәсмиләштерү, өстәмә эш эзләүләр – барысын да кичергәннәр. Зарланмыйлар, «Ярый, үзебез исән калдык», – дип сөенәләр. Хәзер йорт салып чыкканнар, балаларын ятимнәр йортыннан кайтара алганнар. «Нәрсә сатып була – саттык, үземне генә сатасы калды инде. Баш очыбызда түбә булганына шөкер итәбез», – ди әңгәмәдәшем, моңсу елмаеп. Ярдәм кулы сузган казанлыларга, аеруча күршеләренә, хәйрия фондларына рәхмәтле ул. Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Хөснетдиновлар әле дә ярдәмгә мохтаҗ. Укучыларыбыз арасында бу гаиләгә булышырга теләүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итә ала.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 24.01.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»