поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
19.01.2018 Мәгариф

Кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез

1755 елның 25 январенда императрица Елизавета Петровна "Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан бу көн университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы – иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин.

Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Берәүләрдә ул өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры буларак, ә икенчеләрдә тулай торак, сессия вакытында төннәр буе укып утыру, имтихан алдыннан дер калтыраулар белән истә калгандыр. Ә бүгенге студентлар ничек яши? Буласы абитуриентларга алар нинди теләкләр телиләр? Шушы сораулар белән берничә студентка мөрәҗәгать иттек.

Гөлфия КӘРИМОВА, Дәүләт идарәсенең кече академиясе студенты:

 
- Мине инде шактый “тәҗрибәле” студент дип әйтеп була. 2012 елда Идел буе дәүләт социаль-гуманитар ака¬демиясенең филология факультетын тәмамлаган идем. Белемемне арттыру, бүгенге заманда кирәкле һөнәр алу теләге белән  2017 елда Халыкара рынок институтының “Маркетинг һәм реклама” факультына укырга кердем. Ә интернетта Идел буе округында Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле программасы буенча укучылар җыю турында белгәч, анда да көчемне сынап карарга булдым. Укырга керү сынаулары буенча гариза язган 120 кешедән бары тик 20сен генә сайлап алдылар. Мин дә шулар арасында. “Икеләтә” студент булам инде. Тик: “Студент тормышы - иң күңелле чак”, - дигән сүзләр белән килешсәм дә, бүген күңел ачып йөрергә вакытым юк.  Дәүләт идарәсенең кече академиясе студентлары өлкә кадрлары резервында тора. Без иҗтимагый тыңлауларга, тикшерүләргә йө¬¬рибез, өлкә һәм шәһәр Дума¬ларында үткән очрашуларда, төрле социаль проектларда катнашабыз. Мәсәлән, күптән түгел өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров белән очрашуда булдык. Регионыбызның тормышында шулай актив катнашуым  күңелдә горурлык хисе уята. 
Атнасына ике тапкыр кич белән Халыкара рынок институтына дәресләргә йөрим, практик эшләргә, зачетларга һәм экзаменнарга әзерләнү дә күп вакыт таләп итә. Әле “Түбәтәй” тиз туклану челтәрендә дә эшлим. Шулай да мин зарланмыйм. Хезмәтемнән, укуымнан зур ләззәт алып, тормыш иптәшем, якыннарымның ярдәмен тоеп яшим. Бүгенге яшьләргә: “Укырга беркайчан да соң түгел. Бүгенге заманда кеше яңа белемнәргә һәм мөмкинлекләргә омтылып яшәргә тиеш”, - дип әйтер идем.
 
Гөлназ ВӘЛИӘХМӘТОВА, Самара тимер юл колледжы студенты:
 
 
- Әти-әни яныннан чыгып китеп (мин Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан), тулай торакта яши башларга авыр булды, әлбәттә. Ә хәзер студент тормышыннан аерыласы килми - кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез.  Мөгаллимнәребез дә акыллы һәм бай рухлы, алдынгы карашлылар, ныклы белем бирү белән бергә, тормыш мәктәбе серләренә, дисциплинага өй¬рәтәләр. 
Биредә күп дуслар таптым. Буш вакытларыбызны бергә үткәреп, киләчәккә планнар корабыз. Быел соңгы курс¬та укыйм инде, җәен логист һөнәре буенча диплом алачакмын. Ләкин моның белән генә чикләнәсем килми, һөнәрем буенча эшкә урнашып, югары уку йортына читтән торып укырга керергә телим. 
Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларына тырышып белем алыгыз, киләчәктә яраткан һөнәрегезне сайлагыз дия¬сем килә. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашыгыз, алар барысы да түземлеккә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә.
 
Сабир ГАЛИМУЛЛИН, Казан Федераль университеты студенты: 
 
 
- Әле Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыганда ук үземә бу уку йортына керәчәкмен дип, максат куйган идем, чөнки Казан минем өчен - мәдәни, интеллектуаль һәм рухи тәрбия бирү башкаласы. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Татарстанда дусларым шактый, анда яшь, актив кешеләр өчен зур перспективалар булуы да укуымны биредә дәвам итәргә этәргеч ясады.
Мин Төрек халыклары тарихы факультетын сайладым.  Буш вакыт юк дисәм дә була, чөнки уку расписаниесе бик тыгыз. Өч чит ил телләрен, Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре тарихларын өйрәнәбез. Киләчәктә дипломат, посол яисә дәүләт хезмәте вәкиле булырга хыялланам. Әлегә кышкы сессиянең кызган чагы, төннәр буе йокламый, экзаменнарга әзерләнәбез. Алда – көтелгән каникуллар. Ялга Самарага кайткач, “Яктылык” мәктәбенә дә барып килермен дип уйлап торам. Әти-әнием белән бергә укытучыларымны да сагындым. Мин аларга, мәктәп директоры Радик Рәфгать улы Газизовка милләтемә, ана телемә мәхәббәт уяткан, зур тормышка нык әзерлек биргән өчен рәхмәтле. Үсеп килүче буынга вакытларын бушка сарыф итмәскә киңәш итәр идем. Бары тик максатка омтылучы, тырыш, белемле кеше генә зур үрләр яулый ала.  
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 19.01.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы