|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2018 Фаҗига
5 яшьлек бала, авырлы хатын зыян күреп, 4 кешенең гомере өзелгән авариянең ВИДЕОсы пәйда булдыТатар-информ агентлыгында Казан-Шәмәрдән машина юлының 63нче чакрымында Чуча авылы тирәсендә булган юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде. Видеода һәлакәтнең беренче минутларында шаһитларның кешеләрне коткарырга тырышулары төшерелгән. Элегрәк агентлык хәбәр иткәнчә, «Хендэ» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыккан һәм 36 яшьлек ир-ат йөрткән 14нче модельле “Лада” автомобиленә бәрелгән. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры урында ук үлгән, 4 кеше хастаханәгә озатылган. Зыян күрүчеләр авыр хәлдә, аларның берсе - 5 яшьлек бала, икенчесе – авырлы хатын-кыз.
Шулай ук укыгыз: Татарстанда юл фаҗигасе: 4 кеше зыян күргән - алар арасында биш яшьлек бала һәм йөкле хатын-кыз (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|