поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.02.2010 Мәдәният

ӨЧЕНЧЕ «МУЛЛА»

Төнге сәгать уникеләр тирәсе. Әтнәдән кайтып килеш. Әтнә районында моңарчы булганым юк иде, ничектер моңарчы сәбәбе чыкмады. Беренче сәяхәтемнән соң: «Монда ешрак килергә кирәк икән», – дип уйлап куйдым. Әтнәләрнең 90 ел тарихлы халык театры – «балык»ны кармакка эләктерер өчен әлләни отышлы «җим» түгел, дияр кайберәүләр. Һәм бу ялгыш фикер булыр. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мулла» спектакле белән мине бик тиз «кармак»ка эләктерде алар.

Драматургия

 

«Мулла» бүген өч театр сәхнәсендә уйнала. Иң элек аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында сәхнәләштерделәр. Режиссер – Айрат Әбүшаһманов. 2008 елда Казанга гастроль вакытында Уфа кунаклары бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә уйнадылар. Башкорт театрының директоры Рәис Исмәгыйлов ул вакытта «Мулла»ны башка татар һәм башкорт театрлары да сәхнәләштерсен иде», – дигән теләген җиткерде. Аның сүзе рас килде: бу сезон башында Дамир Сәмерханов «Мулла»ны Минзәлә театрында куйды. Яшь режиссер берникадәр үзгәртеп сәхнәләштергән спектакль тамашачы күңеленә шулай ук хуш килде. Инде менә Әтнә халык театры да бу әсәргә мөрәҗәгать иткән.

 

Ике ел эчендә өч театр бер үк әсәрне сәхнәләштерә. Әйе, татар драматургиясендә бүген тамашачы күңелен яулый алырлык яңа пьесаларга кытлык бар. Әмма бу вазгыятьне андый сәбәп белән аңлатасы килми. Димәк, пьесада замана өчен актуаль мәсьәлә күтәрелгән. Кайсы авылда ире-хатыны эчми бүген? Кайсы авылда халык күпләп мәчеткә йөри? Гомумән, бер үк әсәрне берничә режиссер сәхнәләштерүне уңай күренеш, дип бәяләргә кирәктер. Бу бер үк вакытта конкуренция шартларында эшләү дә, коллегаларның тәҗрибәсен өйрәнү дә. Мәскәү, Санкт-Петербург театрларына якынлашу түгелме соң бу? Аларда бит спектакльне кайсы режиссер сәхнәләштерүгә дә игътибар итәләр. Димәк, бездә дә сайлау мөмкинлеге бар. Әбүшаһманов куелышын сайларгамы, Сәмерханов яки Фазлыевныкынмы.

 

Режиссура

 

Г. Камал театрында тәҗрибә туплаган Рамил Фазлыев бүген Әтнә театрында эшли. Халык театры өчен профессиональ режиссер – зур табыш. Бүгенге режиссурада җитенкерәмәгән нәрсә – күп очракта режиссерның аерым стиле булмау. Спектакльне карагач: «моны бары бу режиссер гына шулай сәхнәләштерә ала», – дип сирәк әйтелә. Рамил Фазлыев сәхнәләштергән «Мулла» башкаларыннан аерыла. Ләкин спектакльләрне «начар-яхшы»га аеру, бер-берсе белән чагыштыру урынсыз. Спектакльләрнең өчесе дә уңышлы. Бары тик режиссер интерпретацияләре төрле.

 

Рамил Фазлыев тамашачыга нәкъ Туфан Миңнуллин язганча, «мәдрәсә тәмамлаган яшь мулла»ны тәкъдим итә. Налимәнең «Сабан туенда гер күтәрәм, кул көрәштерәм» дигән сүзләре дә ышандыра. Шулай да режиссер кайбер образларны үзгәрткән: Мөслимә әби Әсфәндиярны ашатып, өс-башын карап торырга бары эшмәкәр Самат биргән акчаларны галош төбенә салып куйгач кына ризалаша. Авыл бандиты Эльбрусны «үтерү»не (егет үз-үзенә кул сала) отышлырак күргән режиссер. Димәк, ул мулланың җиңә баруын безгә әнә шулай күрсәтә. Спектакльнең азагында ярымай фонында азан әйтеп килүче малай да шуны символлаштыра.

 

Әтнәләр куйган спектакльнең сәхнә бизәлешенә дә тукталып китми ярамас. Халык театры өр-яңа мәдәният йорты бинасы каршында эшли. Сәхнә шактый зур, уңайлы. «Мулла» спектаклендә сәхнә бизәлешендә артык элементлар кулланылмаган. Өй дивары вазыйфасын башкарган агач чаршау мәчеттәге күренешләрдә дә файдаланыла. Икенче ягын әйләндереп куйгач, урамдагы койма «килеп чыга». Өй нәкъ пьесадагыча җиһазландырылган: өстәл, берничә урындык һәм карават.

 

Пәрдә ачылуга, башта сәхнәдә мәчет эзли башладым. Төп каһарманы мулла булган спектакльнең сәхнә бизәлешен мәчетсез күз алдына китерә алмадым. Күпме генә эзләсәм дә, мәчет табылмады... Беренче күренеш тәмамлангач кына моның хикмәтенә төшендем: ут сүнгәч, караңгылыктан ярымай килеп чыкты!

 

Актерлар

 

Үткән елда Әтнә халык театрының 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чаралар вакытында бу театрга «профессиональ» дәрәҗәсен бирү хакында сүзләр күп булды. Бу сүзләрнең нигезе – театрга игътибарлы җитәкчелек, тәҗрибәле режиссер, яхшы зал һәм, әлбәттә, актерлар булуындадыр. Спектакльне карый башлаганчы «үзешчән театр инде бу, кайбер кимчелекләргә күз йомасы булыр», дигән уйларым бар иде. Тамаша ахырына алар юк булдылар. Артистларның уйнау дәрәҗәсе югары. Әсфәндияр ролен башкарган Риваль Хисмәтуллинны аласыңмы, Налимә ролендәге Гөлия Сибгатуллинанымы – һәммәсе дә образга кергән, текстны белүдә дә, тавыш уйнатуда да профессиональ театрларда эшләүче артистлардан калышмыйлар.

 

Шәхсән миңа «Мулла»да Вәлиәхмәт белән Бәдретдин ошый. Колоритлы образлар. Алар икесе генә уйнаган күренешләр дә, Әсфәндияр белән диалоглары да – спектакльнең бизәге. Таһир Габидуллин белән Марат Хәбибуллин бу образларны пьесадагыдан да катлаулырак, каршылыклырак итеп күрсәтә алган. Әсфәндияр белән аралашканнан соң әллә үзгәрдеме, ниятеннән кире кайттымы, дигәндә генә тамашачы каршында янә «авылга «Ясин» чыгарга кайткан» Вәлиәхмәт килеп баса. Бәдретдиннең Вәлиәхмәттән аракы сорап теләнеп йөрү эпизодын да бу спектакльдә иң тәэсирлеләрдән, дип атар идем.

 

Тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итәрлек тагын бер образ – участок милиционеры Әмир. Бу рольне башкарган Илфат Хәкимов бүген районның мәдәният бүлеген һәм халык театрын җитәкли. Әмма Әлмәт театрында туплаган актерлык тәҗрибәсен дә бушка таратмый. Әмир – бер үк вакытта көлке тудыра торган («Панимаешь, миңа аякны, фуражканы салу не положено», – дигән булып, оекбашының тишек булуын яшерергә тырышу күренеше генә ни тора!), шул ук вакытта җәлләүгә дә лаек персонаж. Мәчеткә дә йөрер иде ул, русчасын-татарчасын бергә кушып сөйләшмәс тә иде – заманасы шундый.

 

Яшь мулланың Вәлиәхмәтләр, Бәдретдиннәргә, динсезлеккә, эчүчелеккә каршы көрәштә ялгыз түгеллеген символлаштыручы балалар да үз рольләрен уңышлы башкарып чыктылар. Соңгы күренештә Илдарның (Радик Шәрәфиев) азан әйтүен тавыш белән генә чикләмичә, үзен дә ярымай фонында сәхнәгә чыгару белән күңелләрдә сүнеп барган өметне янә кабызалар.

 

Спектакльне аерым өлешләргә бүлеп карау уе күпкә соңрак туды. Чөнки тамаша залыннан ул бербөтен булып күренә. Күтәрелгән проблемасы шактый катлаулы булган пьесага алынган режиссер эше дә, актерларның уйнавы да, музыка да, сәхнә бизәлеше дә бары бер генә теләк уята – Әтнәгә тагын килеп, профессиональ дәрәҗәдә эшли торган халык театры спектаклен карау теләген.


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»