поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
26.12.2017 Дин

Кеше өчен иң кадерле әйбер ул – мал, акча

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда мөмкинлекләрне, тормышны, гомерне, ниндидер ләззәтләрне чикләде. Бай кеше күпме генә акчага ия булмасын, ул ярлы кешегә караганда мең мәртәбә артыграк ашый алмый. Нинди генә җитәкче, патша булмасын, ул үз гомерен озынайта алмый.

Кулында күпме корал булмасын, мең кешене җиңә алмый. Ягъни бу дөньяда адәм баласының мөмкинлекләренә чик куелган. Ә менә Кыямәт көне өчен чикләр юк. Адәм баласы дөньяда изгелек кыла, сәдакаларын бирә, гыйбадәтләрен үти икән, Кыямәт көнендә Раббыбыз аның дәрәҗәсен арттырыр да арттырыр һәм аның чиге булмас.
 
Шушы гыйбадәтләр арасында ае­рым урынны сәдака алып то­ра. Без сәдаканы төрле урыннар­га – мәчетләргә, мохтаҗ гаиләләргә, авыруларга һәм башка күп төрле урыннарга тапшырабыз. Ягъни кесәңнән малыңны чыгарып бирүне без сәдака дип күз алдына китерәбез. Ләкин сәдака бирүнең мәгънәсе бик киң. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сәдака турында аңлатканда: “Елмаеп, кардәшең белән исәнләшү дә — сәдака”, — дип аңлаткан иде. Мондый киң мәгънәләр арасында бик якыны да бар. Үзеңә кадерле әйбереңне чыгарып бирү. Ә элек-электән, хәзер дә кеше өчен иң кадерле әйбер ул – мал, акча. Чөнки ул аны үзе эшләп тапкан, тырышкан. Аны кешегә бирәсе килми, үзе өчен кулланасы килә. Ләкин сәдаканы чыгарып биргән вакытта без бирмибез, ә киресенчә, Аллаһы Тәгаләдән алабыз. Бер сум бирсәк, Раббыбыз каршында без миллионнарны алырга мөмкинбез. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең “арифметикасы” белән безнең арифметика туры килми. Сәдака – зур нигъмәтләргә ия булган корал. Аны без кулланырга тиешбез.
 
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Хәйрия юлында нәрсә калдырасыз, ул — сезнеке”, — ди. Өл­кән яшьтәге күп кенә кешеләр: “Хәҗәте килеп чыгар әле”, — дип, акчаларын өйдәме, банклардамы саклый. 10 меңме, 100 меңме, аннан да күбрәкме байлыгы туплана. Ләкин бу кеше үлеп китә, акча балалары кулына эләгә. Күп очракта бу акча өчен балалары талашып та бетә. Исән чагында бу кеше шушы маллары, акчалары белән Аллаһ юлында хезмәт итә торган булса, алар аныкы булыр иде. Ә кайдадыр саклана торганы кемгә кала, беркем белми.
 
Бер мисал әйтеп үтәсем килә. Кеше әле мәчеткә йөрми, намаз укымый. Ләкин күңелендә иман нуры бар. Ул атна саен, бәйрәмнәрдә мәчеткә хәер китерә. Өендә ашлар уздыра. Аллаһның рәхмәте белән намазга да баса, хәрәм белән хәләлне аерырга өйрәнә. Ләкин шайтан көчле, адәм баласын бер төрле җиңә алмаса, башка яктан җиңәргә тырыша. Ул вәсвәсә кыла башлый һәм бу кеше үзен сәдака бирүдән туктата, бу саваплы гамәлне кылмый башлый. Шулай үзен саваптан мәхрүм итә.
 
Сәдака турында аятьләр бик күп. “Нинди генә тарафны карама, сәдака булыша”, — диелә аятьләрдә. “Чирне сәдака белән дәвалагыз”, “Сәфәргә чыкканда сәдака бирегез”, “Аллаһы Тәгаләнең ачуын басарга теләсәгез – сәдака бирегез”, — диелә. Мондый аятьләр, хәдисләр бик күп. Шуңа күрә хак мөселманнар бу нигъмәт турында онытырга тиеш түгел. Монда сүз күп акча, аз акча турында түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә: “Ярты хөрмә белән булса да сәдака бирегез”, — дип әйтелә. Бу ни дигәнне аңлата? Хөрмәнең яртысын каптың да, икенче өлешен балаңа, я берәр мохтаҗга каптырдың. Андый мисаллар Пәйгамбәрләребез тарихында бар. Сәдаканың күләме юк. Ул биргән кешегә никадәрле кадерле булуы белән бәяләнә.
 
Һәркемгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенәирешергә язсын.
 
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.

---
Яңарыш
№ --- | 25.12.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы