поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.12.2017 Әдәбият

Мәчтүрә эшләпәсе (ХИКӘЯ)

Җәй уртасы. Көннәр яман эссе тора иде. Кичә кичтән җил-давыл белән килеп, бераз яңгыр явып үтсә дә, кояш бүген таңнан тагы кыздыра башлады. Эсседән качып яр буендагы өянке ышыгында икәү утыра. Сабир белән Марат иде бу.

Ерак та түгел кармаклары да суга салынган.
 
Тирә-якта тынлык. Ара-тирә мал-туар, кош-корт тавышлары ишетелеп кала. Балыкчылар һәркайсысы үзенең уе белән. Кинәт икесе дә берьюлы елганың нәкъ уртасыннан нидер йөзеп килгәнен шәйләделәр. 
– Үрдәк дисәң, үрдәк түгел, – дип башын кашыды Сабир.
– Ниндидер савытка охшаган бу, туган. Алып чыгыйм әле үзен, бәлки эшкә ярап куяр, – диде, тапкан бар нәрсәне өенә ташып өйрәнгән Марат һәм, чалбар балакларын җәһәт кенә сызганды да, суга кереп китте. Эчкәрәк үтеп, теге йөзеп килгән нәрсәне тотып та алды ир.
– Эшләпә бу, Сабир, эшләпә!
– Күр әле, саламнан үреп ясалган, кырлары киң, – дип тегеләй-болай эшләпәне озак әйләндереп утырдылар алар.
–Менә монда “Маде ин Турки” дип язылган, күр әле, – дип, мәктәптә укыганда нимесчә ару гына сукалаган Марат Сабирга эшләпәнең җөенә ябыштырылган язуны күрсәтте.
– Димәк, моны берәрсе Төркиядән киеп кайткан!
– Тәк-тәк..., – дип сузды Сабир. –Чит илләргә безнең яктан очучылар сирәк ул, малай, юк дисәң дә була.
– Хе, мин, мәсәлән 86да Болгариягә барган идем, без районнан ике кеше булдык анда, берсе мин–алдынгы комбайнчы, икенчесе – күрше колхоздан мал докторы. Яхшы эшләгән өчен бүләкләгәннәр иде, – дип горур елмаеп куйды Марат. 
– Чит илләрне бәгъзе берәүләр телевизордан гына карап ята, син хет барып күргәнсең, – дип Сабир Маратның аркасын кагып алды. – Сарымыштан ерак китеп булмады инде, гомер үтте, безнең кебек гади халык шунда йөри аламы соң?– дип көрсенеп куйды шуннан.
– Нигә алай дисең? Акчаң булса – рәхим ит! Әнә, узган ел Мәчтүрә барып, диңгез буенда ял итеп кайтмады мыни?! Төркия ирләрен күпме мактап йөреде шуннан. Имеш, эчмиләр, тартмыйлар...
– Төркия!? Менә кемнең эшләпәсе бу! Мәчтүрәнеке! – Сабир кинәт сикереп торды. –Әйдә, илтеп бирик, башына эссе сукмасын, бәлки берәрне салып та бирер, үткән атнада туган көне булды, калгандыр әле безгә дигәне. 
Мәчтүрәнең ишеге бикле булып чыкты.
– Ни кирәк сезгә, ахмаклар, – дип кычкырды боларга күрше карчыгы. – Өйдә юк ул, иртүк каядыр чыгып китте.
– Башында эшләпәсе бар идеме?
– Булмый ни, монау эсседә башыңа кими йөреп кара! Ул хатын эшләпәсен өйдә дә киеп йөридер әле, бер дә салганын күргәнем юк.
– Шушымы? – дип Марат кулындагы эшләпәне селкеде.
– Шул бугай. Ә Мәчтүрә үзе кая?
– Әллә тагы, без елгадан эшләпәсен генә тоттык.
 
Авыл “ду” килде ул көнне. Чөнки “Мәчтүрә югалган” дигән хәбәр урамның теге башыннан бу башына яшен тизлегедәй үтте. Халык төркем-төркем урман-кырларны айкарга чыкты. Ике-өч сәгатьтә тирә-якны карап кайткач, “Суга баткан, эшләпә бит судан табылды” диештеләр.
 
– Водолазлар чакырылды, ләкин иртәгә генә килеп җитәчәкләр, – дип хәбәр салды участковый Галимов.
Кыюрак ир-атлар елга төбенә чумып-чумып хатынның гәүдәсен эзләделәр.
– Бичара, нинди яхшы кеше иде,– диештеләр ярдагылар.
 
Почта бүлегендә эшләүче Шакира Мәчтүрәнең моннан ким дигәндә ике йөз чакрым чамасы булган шәһәрдәге кызы Венераның телефон номерын табып шалтыратып яман хәбәрне салганда төш үткән иде инде. Кич җитеп, маллар көтүдән кайта башлауга Мәчтүрәләрнең капка төбенә бер яктан – чуар сыеры, икенче яктан ялтырап торган чем-кара машина килеп туктады. Венера кайткан икән. Тирә-яктан байтак халык җыелды. “Ах” та “ух” килде алар. Шул чак көтү тузаны да басылмаган авыл юлында бер шәүлә күренде. Аксыл гына яшел күлмәк, кулында – зур булмаган сумка, ә башында...ә башында – салам эшләпә!
 
– Мәчтүрә бит бу, – дип беренче булып сөрән салды Сабир һәм кулындагы нәкъ шундый ук эшләпәне болгый-болгый каршысына йөгерде...
– И юләрләр, бер эшләпә күпме биеткән сезне, – дип кет-кет көлде Мәчтүрә, мондагы мәхшәрне сөйләгәч. – Ә мин бүген рәхәтләнеп Тавыклыда торган Әлфирә ахирәтемдә кунак булып кайттым. Кара, көне буе өйдә утыр –кереп әйләнгән кеше дә юк, эшләпә тапканнар иде – дөнья бетереп эзләгәннәр.
 
...Ул көнне Мәчтүрәнең өендә ут сүнмәде. Инде үткән җәйдән бирле авылга кайтырга җае чыкмаган Венера кызы белән чәйләр эчә-эчә таңга кадәр сөйләшеп утырдылар.
 
Авылның икенче очындагы кечкенә өйдә дә төне буе ут янды. Шакир карт бер ятты, бер торды. Бөере борчый соңгы көннәрдә, бер дә кәефе юк.
 
Шулай да таң атуга, бераз җиңелрәк булган төсле тоелды. Җай гына атлап йорт алдына чыкты, чебешләренә җим сипкән булды. “Кичә дә карап булмады, көне буе авырып яттым. Теге мәлгунь колорадо кортлары үлгән микән? Азат улы бу ялда, килен белән кайтып, агу сибеп киткәннәр иде,” – дип таягына таяна биреп, бәрәңге бакчасына чыгып китте. Бакчага чыгып басу белән: “Китегез, бирән корсаклар,” – дип чыгар-чыкмас тавышы белән койма буенда утырган каргаларны куды. Быел бераз борчак сипкән иде ул, каргалардан һич тынгы юк, сырып алалар шул борчакны.
 
Аптырагач беркөнне куркылык ясап куйды бабай. Инде күптән кимәгән кәчтүмен, мәрхүмә Зәлифәсе Казаннан алып кайткан зәңгәр чалбарын кидерде аңа. Ә менә эшләпә таба алмый озак йөрде карт. Үзенекен әле киеп йөрисе бар, жәлке. Шунда күзе кадакта эленеп торган салам эшләпәгә төште. Килене онытыптырмы, болай калдырып торгандырмы... “Нәкъ миңа кирәге!” – дип куанды Шакир карт. Куркылыкны шунда ук бакча башындагы багана башына мендереп бастырды да башына “шап” итеп киленнең эшләпәсен кидерде. Мунча алларын бераз җыйнаштырып йөрде, себерке бәйләп алды, ә үзе – бакча башын күзәтте, янәсе, килерме икән каргалар. Күренмәделәр. Кичкә таба көн бераз бозылды.
 
Шакир картның борчагында буласы каргалар барасы да озын озак күктә очып йөрде. Көчле җил капкаларны, тәрәз капкачларын ачып япты, агач яфракларын койды. Шакир картның куркылыгындагы салам эшләпәне дә секунд эчендә җиргә атып бәрде. Җил уңаена тәгәри-тәгәри, эшләпә бакча артындагы елгага барып төшкәнен берсе дә күрмәде. Төн үткәнче яр буендагы чыбык-чабыкларга төртелә-төртелә иртәнгә авылның икенче башына, нәкъ Сабир белән Марат балык кармаклап утырган төшкә килеп җиткән иде салам эшләпә... 
 

Фаягөл ЙОСЫПОВА, Стәрлебаш районы
Өмет
№ --- | 20.12.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»