поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
15.12.2017 Җәмгыять

Телебез булмаса, карга күтәреп китәр

Бу атна да көтелмәгәнчә кызык башланып китте. Иртәдән үк:
– Мин “Ватаным Татарстан” газетасына язылдым, китап бирәсезме? – дип шылтыраттылар.

– Бирәбез, әлбәттә! – ди­гән булдым. Ә ул озак көт­термәде. Олы яшьтәге, дәү генә гәүдәле агай, бер уч квитанция һәм “Ватаным Татарстан” газетасының 9 декабрь санын тотып, килеп тә җитте.
 
Казан шәһә­ренең Адо­ратский урамында, 23 нче йортта яшәүче Шәй­хулла Хәлиуллин кви­тан­цияләрен алдыма тезеп тә салды. Кулыма алып караган булам – җәй уртасында ук язылган. “Әни һәр­вакыт, эшегезне соңгы көн­гә калдырмагыз, алданрак эшләп куегыз, дип әйтә иде”, – дип көлемсери абзый. Үзе бик уңган кешегә охшап тора, алдан ук хәс­тәрен күргән: “Татар матбугатын гомер буена укыйбыз, хатыным Сания дә, улларым, килен дә газета-журналлар, китап укырга ярата”, – ди. Шулайдыр, үз татарының телен­нән, го­реф-гадәтләреннән, га­зе­та-журналларыннан аерылмаган кеше, кем генә булса да – заводта эшлиме, кош-корт үрчетәме, көтү көтәме – барыбер затлырак, зыялырак. Үз фикере булган, акыллы, үз туган телендә дөрес итеп сөйләшә торган чын татарларыбызны барлар чак җитте. Толерант, дус булып яшәү яхшы ул. Тик толерантлык ике як та тип-тигез булганда гына мөмкин шул.
 
Ник аларның телен атнага 8 дәрес, ә минем телем­не 2 генә дәрес өйрәтмәк­челәр соң? Милләтләрне ким­се­тергә ярамый, шуның өстенә без бит әле – бу җирдә яралган, туган, гомер бакый Рә­сәйне ашаткан халык. Ашатырбыз, киләчәктә дә аттан артык эшләрбез, ә инде сугышта Рәсәйне сак­ларга кирәк булса, арысландай көчле без. Безнең дә башкаларга охшамаган, геннар бе­лән кан тамырларбызда бүгенгә кадәр килеп җиткән якларыбыз бар. Бөтен дөньяга билгеле татарыбыз Рудольф Нуриев үзенең Парижда чыккан китабында: “Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман өм­мә­теннән булам. Мин үзем­нең татарлыгымны җа­ным-тә­нем белән тоям. Без­нең тамырларыбызда кан тиз­рәк ага дип әйтимме, кай ягыбыз беләндер без урыслардан аерылыбрак торабыз.
 
Борынгы ата-ба­ба­ла­рыбыз күчмә кабиләләрдән булгангамы, әллә инде башка сәбәптән, татарларның холкы бөтенләй үзгә. Бер яктан, борынгы җай­даклар кебек кырыс халык, икенче яктан исә, кү­ңелебез артык нечкә. Мондый сыйфатларның кушылмасы урыс халкына бик үк хас түгел”, – дип язган (Марсель Галиевнең “Рух” китабыннан).
 
Татар халкы шулай ук укымышлы халык, бу турыда Ленин бабай сайланма әсәр­ләрендә, “батюшка” Петр Знаменский “Казан татарлары” дигән китабында бик матур итеп яза. Бу сыйфатны үзебез бирмәсәк, берәү дә аны бездән тартып ала, тел­дән мәхрүм итә алмый. Бирмәскә иде бит. Юкка гына безнең элгәр­лә­ребез: “Те­лең булмаса, карга күтәреп китә”, – димәгән бит.
 
Шәйхулла Хәлиуллинга Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” дигән җыентыгын бүләк иттек. Әй шатланды, тагын бер килеп чыксын иде – “Мөгаллим сәни” һәм “Намаз укырга өйрәнү” китабын да бүләк итәрбез. Үзенең кулы да җиңел икән, ул көнне килүчеләр дә, телефон аша элемтәгә керү­челәр дә күп булды. Алда күрсәтелгән адресыбызда газета-жур­нал­ларга язылганнарны, язылырга теләү­челәрне кө­теп калабыз. Адашып калсагыз, эш телефоныбыз: 293-83-16.

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы