поиск новостей
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Февраль
  • Шаһинур Мостафин (1948-2020) - язучы
  • Рафаил Хәкимов - дәүләт эшлеклесе
  • Галия Измайлова (1923-2010) - балет биючесе
  • Рамилә Сәхабетдинова - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
13.12.2017 Җәмгыять

“Нәрсәгә миңа ир? Бала нәрсәгә?”

Беркөнне кызымның дусты Алисә кунакка керде. 25 яшьлек җиткән кыз, югары белеме, эше бар, үзен-үзе карый. Безгә керер алдыннан уртак дуслары – 19 яшендә кияүгә чыгып, инде ике бала үстереп ятучы Гөлшат белән очрашканнар. Гөлшат очрашуга балаларын да алып килгән. Алисә һаман да шул тәэсирдән арына алмый:

– Ничек инде шул яшьтән ике бала карарга була?! Гөлшат белән сөйләшеп тә булмый бит хәзер. Ул гел балалары турында гына сөйли. Аның белән аралашу да кызык түгел. Ә тормыш кайда соң? Кеше рухи яктан, аң ягыннан үсәргә тиеш, ә бала тапкач үсеш туктала, чүпрәк-чапрак тирәсендә генә бутала башлыйсың. Юк, минем бала табасым килми...

– Син, бәлки, әлегә “өлгереп” җитмәгәнсеңдер? Кемнеңдер 19да ук гаилә корасы, бала табасы килә, ә икенче берәүләрдә ул теләк 30 тулганда гына уяна. Синең дә, вакыты җиткәч, кияүгә чыгасың, бала табасың килер әле. Аннан соң, бала табу үсешне туктатмый. Анысы кешенең үзеннән тора, – димен, үз дусларымны мисалга китереп.

– Юк, минем әлегә генә түгел, минем бөтенләй бала табасым килми. Гомумән, нәрсәгә кияүгә чыгарга? Мин үземне-үзем карыйм, ашатам, кием-салым алам. Нәрсәгә миңа ир?
– Ә мәхәббәт? Хисләр? Менә иртәгә эшкә барырга дип урамга чыгарсың да, “шалт” – берәрсенә гашыйк булырсың. Шул кеше белән бергә буласың, гаилә корасың, балалар үстерәсең килер, – дип каршы килергә маташам.
– Мәхәббәт, хисләр белән генә яшәргә ярамый, уйлап эш итәргә кирәк, – ди ул. – Менә минем әни зур мәхәббәт дип 19 яшендә кияүгә чыккан, мин туганмын. Аннары 30 тулганда ялгыз калды, әти китеп барды. Ярый инде, аннары, зур мәхәббәт булмаса да, бүтән кешегә кияүгә чыкты, мин үги әти белән үстем. Әйбәт кеше туры килде. Менә сез, шулай ук 20дә кияүгә чыгып, бала тапкансыз да, күпмедер вакыттан аерылып, балаларыгызны ялгыз үстергәнсез. Юк, минем бала табасым килми!
 
Нәрсә әйтәсең инде бу балага? Хаклы бит ул. Коры хисләргә генә таянып гаилә корырга ярамый. Киләчәк турында уйларга, сайлаган ярыңның ышанычлы, таянырдый кеше булуына да инанырга, нәсел-нәсәбен дә чамаларга кирәк. Элеккеге заманнарда яучылар юкка гына егетнең дә, кызның да җиде буынын тикшереп димләмәгән бит.
 
– Ә менә син күз алдына китереп кара әле – сиңа 40-45 яшь ди, үзең генә аерым фатирда яшисең. Көндезләрен эштә, ә кичләрен буп-буш фатирга кайтырга кирәк. Бер атна рәхәт була, бер ай, ә аннары? Үзеңне ялгыз итеп тоймассыңмы? – димен, тагын үз ягыма каерып.
– Теләгән җиремә барам, дусларым белән очрашам, теләгән әй-беремне ашыйм, киям.
– 45 яшьтә көн саен каядыр чыгып та китәсең килми, дусларың күптән кияүдә, бала үстереп яталар. Кафега-кинога да ирләре белән баруны өстенрәк күрәләр. Синең белән айга, ике айга бер генә очрашырга вакыт табалар. Уртак темаларыгыз да юк диярлек, син аларны кызыксындырган әйберне белмисең, ә сиңа күңелле тоелган темалар алар өчен кызык түгел...
– Шулай ук булыр микәнни?! Минем бала табасым килми бит...
 
Бик озак сөйләштек, безнең бу турыда беренче генә сөйләшү дә түгел. 18-19-20дә бала тапкан дуслары белән очрашканнан соң һәрвакыт шушы тема калкып чыга. Алисә хәзергә барыбер үз фикерендә калды. Кайчан да булса уйлары бәлки үзгәрер. Әмма хәзергә шулайрак. Һәм бу аның фикере генә түгел, кызымның тагын берничә дусты шундыйрак уйда тора. Дөрес, алары бөтенләй кияүгә чыкмау, бала тапмау ягында түгел.
 
Исәпләре – кайчан да булса, 35ләрне узгач, рәхәтләнеп дөнья гизгәч, карыйсын карап бетергәч кенә кияүгә чыгу. Анысы шулайдыр да, әмма ул заманга аларга яраклы ирләр калыр микән соң? Яхшырак егетләрне 19-20дә кияүгә чыгучы кызлар “чүпләп” бетереп барачак бит. Ә боларның әлегә егетләре дә, егетләр белән очрашырга теләкләре дә юк. Хәер, алай дисәң, чиләгенә күрә капкачы барыбер табыла инде. Ничек кенә булмасын, замана яшьләренең уй-фикерләрен белеп тору кызык һәм файдалы нәрсә ул.
 

Зәйтүнә ШАКИРОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.12.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы