поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2017 Мәгариф

Ярсыган ир укытучының тешен сугып төшер­гән

Әти-әниләр хәзер укытучыны хурлау гына түгел, мәктәпкә килеп, кыйнап та китәргә мөмкин. Киров шәһәрендә, кызына начар билге куйган өчен, ир белән хатын уку йортында җәнҗал куптарган. Әнисе – полиция подполковнигы дорфа сөйләшсә, әтисе укытучыга кул күтәргән. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен нишләргә?

Бу көннәрдә Нократ дәүләт университеты каршындагы инновацион белем бирү лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Сергеева әти-әниләрнең корбанына әве­релгән. Директор кабинетындагы гауганы махсус чакырылган юрист та үз күзләре белән күрә. Әти-әни сүзләренә караганда, педагог кызга начар билге куйган, репетиторлык өчен акча алган. Укытучы мондый нахак тагу белән ки­лешмичә, очрашуга юристны да чакырган. Ярсыган ир аның тешен сугып төшер­гән. Педагог бу сугышны видеога төшергән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
 
РФ Дәүләт Думасындагы мәгариф комитеты рәисе беренче урынбасары Олег Смолин белдергәнчә, мәктәп бүген көннән-көн күбрәк бюрократлаша һәм кешелеклелек сыйфатларын югалта бара. “Монда укытучыны гаеп­ләп булмый. Алар мәгариф системасының корбанына әйләнде. Лаеклы хезмәт хакы түлибез дигән булып тө­бәк­ләрдә укытучыга эш күләмен арттырдылар. Бу хәл укытучыга рухи киеренкелек тудыра. Халыкара тикшерү­ләр шәхси вакытын кәгазь эшенә сарыф итү буенча безнең укытучыларның рекордчы булуын күрсәтә. Белем һәм тәрбия бирәсе урынга мөгал­лимнәр язып утыру белән мәшгуль. Әти-әни исә бала­сының яхшы билгеләргә генә укуын өмет итә. Укытучы балама гадел түгел, дип уй­лый. Әгәр бу гауга сирәк очрак икән, ул чакта әти-әниләргә җәзаны көчәйтергә кирәк. Ә инде гадәти хәлгә әйләнсә, мәгариф системасын гуманлаштырырга вакыт җиткән”, – ди ул.
 
Укытучылар әти-әни­ләр­не сабыр гына тыңлап, уку­чының ни сәбәпле өлгермә­вен аңлатырга, хәл­не тыныч кына анализларга тиеш. Замана педагоглары өчен бу – бердән­бер акыллы ысул. Арча райо­ны­ның ветеран укытучысы Наил Габдрахманов фикерен­чә, мәктәпләрдә элек­кеге әти-әниләр университетларын торгызырга ки­рәк. “Әти-әниләрне дә тәр­бияләмичә булмый. Безнең заманда айга бер тапкыр булса да очрашулар үткәрелә иде. Анда юристларны, ки­рәкле бел­гечләрне чакыра идек. Билге өчен укытучыга кул күтә­рә­ләрмени? Укуның энә белән кое казу икәнен әти-әниләргә яхшылап аң­лату җитми”, – ди ул.
 
Электрон журнал кертү дә әти-әниләрнең холкын кайнарлатып җибәрде. Араларында дәрес беткән саен журналны ачып караучылар да бар. Андыйлар баласының “2ле” алуын күрсә, гомумән, авыруга сабыша. Укытучыга шалтыратырга да күп сорамыйлар. Бала төне буе өй эшен эшләгән икән, ул начар билге алырга тиеш түгел. Бүгенге әти-әниләрнең мантыйгы бу.  Дөрес, укытучы­лар арасында идәнгә тәгәрәп төшкән каләмне рөхсәтсез күтәргән, дәрескә кирәкле әсбапны алып килмәгән өчен начар билге куючылар да очрый. Үзләренчә тәртипкә өйрәтергә телиләрдер, кү­рәсең. Тик билгене белем өчен куялар түгелме соң? “5ле”гә укыган кызымның дәрестән елап кайткан чаклары да була. Кайберләре дөрес билге куймыйча, бала күңелен рәнҗетә. Психологик белеме җитми, укучы белән уртак тел таба алмый. Без дә тимер түгел бит, эштән арып кайтабыз. Укытучылар бөтен гаепне әти-әнигә аудара. Мин укытучы янына барып, кызымның хатасын аңлатуын сорыйм. Гаеп булса, үзенә кайтып аңлатам”, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Фәнисә Зарипова.
 
Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты доценты, психология фәннәре кандидаты Надежда Ванюхина әйтүенчә, мондый очраклар элек тә булган, алга таба да булачак. “Һөнәри яктан әзерлеге җитмәгән укытучылар күп. Алар бала хисабына үзләрен күрсәтер­гә тырыша. Монда белгечлекне дөрес сайламау да, укытучы­ның талчыгуы да, башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Шулай ук адекват булмаган әти-әниләр дә шактый күп. Алар үз вазыйфаларын укытучыга йөкли. Монда кем гаеп­ле, кем хаклы икәнен тикшермичә генә әйтеп булмый. Бәлкем, укытучы билгене түбәнәйтеп куйгандыр. Әти-әнинең баладан югары нәти­җә таләп итүе дә ихтимал. Мине бигрәк тә бәхәснең кызулыктан, кул күтәрүдән башлануы куркыта. Әгәр укытучы сыйныфта шундый “түзә алмаслык хәл тудырган” икән, бу инде бер көн яки атна эчендә генә килеп тумаган.
 
Ни өчен мәктәп җитәк­челеге проблеманы тыныч кына хәл ит­мәгән? Бала гаиләсендә сөй­ләшмәгәнме? Әти-әни­ләр гаепне мәктәпкә аударырга телиме? Мондый күңелсезлек­ләрне бары укытучы белән әти-әниләр арасындагы мө­нәсәбәтне җайга салып кына хәл итәргә мөм­кин. Укытучылар әти-әнине дәрескә чакыра ала. Үпкә җыелса, шар кебек шартлый. Моны ике як та белеп торырга тиеш”, – ди психолог.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.12.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»