|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2017 Әдәбият
Агачларның башын киссәң... (ХИКӘЯ)Яшәгән, ди, бер авылда Кәрим исемле, бик хөрмәтле, акыллы һәм рәхим-шәфкатьле гап-гади игенче, авыл күрке бер бабай. Шундый күркәм булса да, ул һәрвакыт халык арасында кайнашкан. Игенен дә үзе чәчкән, үстергән, урагын да урган, ашлыгын да җыеп алып, тегермәнен дә тарттырган. Мөмкинлеге булса да, дөнья малына бер дә исе китмәгән. Бердәнбер аты бөтен эшен башкарырга җитешкән. Авылда эш күп инде ул, күтәрәсе-ташыйсы, илтәсе, алып кайтасы дигәндәй. Беркөнне Кәрим бабайның аты төнге көтүдән кайтмаган. Барысы да кара кайгыга баткан. Уллары кайгырган, бөтен авыл борчылган, бабайны тынычландырмакчы булган. Бабай һәрвакыттагыча тыныч калган, “Бигрәк начар булды, атсыз нишләрсең?” дигән кешеләргә дә, “МәшәАллаһ, атымның югалуы әллә яхшы, әллә начар, бер Аллаһ кына белә”, дигән. Кыш үтеп, язлар якынлашканда Кәрим бабайның аты кайткан, үзе генә түгел, үзе белән кыргый биш ат ияртеп кайткан. Күрәсең, ул аларны кыш буе тәрбияләгәндер, алар да кыргыйлыкларын оныткан. Бабайның уллары сөенечтән нишләргә белмәгән. Бөтен авыл чын күңелдән шатланган. Әле ул чакта кешеләр бер-берләренең кайгысына кайгыра, шатлыгына куана белгән. Бабайның гына бер дә исе китмәгән. “МәшәАллаһ, - дигән ул. – Бер көтү атларның йортыма килеп керүе яхшымы, начармы икәнен бер Аллаһ кына белә”, дигән. Ничек яхшы булмасын инде, бер ат үзе бер дәүләт чак. Ә монда биш ат!
Кырлар тиз арада сукалана, игеннәр чәчелә, ә бит авылда бер атсыз кешеләр дә күп, бу атлар бөтен авылга җитә. Язгы кыр эшләре тәмам, анда ямьле сабан туйларына әзерлек башланып китә, егетләр, яшь-җилкенчәкләр ат өйрәтә. Барысы да бәхетле, быел сабан туйлары да бик матур булыр кебек. Аларның мондый оча торган атларны гомерләрендә күргәннәре булмаган әле. Кызлар кулъяулык, сөлге чигә, яшь киленнәр өй юа, мич акшарлый, авыл бәйрәм көтә.
Тагын коточкыч хәбәр. Бөдрә яллы ак ат җайдагы белән кызыл ярдан очып төшә. Икесе дә каты имгәнә, авыл кара кайгыда. Улы турында начар хәбәрне Кәрим бабайга ничек җиткерергә, кемне җибәрергә, ничек әйтергә белмиләр. Ул исә хәбәрне алгач: “МәшәАллаһ, - ди. – Бу эшнең начармы, яхшымы икәнен бер Аллаһ кына белә. Аллаһның начар эше юк, ахыры хәерле булсын”, - ди.
Йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз балаң хушсыз ятсын әле, кызлар елый, апалар сыкрый, йә Раббым, сабырлык бирсәнә, сабырлык саваплары насыйп әйлә. Монда нинди начарлык, монда нинди яхшылык? Һәр икесе дөнья гарибе. Яралар төзәлә, сөякләр ялгана, ак айгырда өч аяк, хуҗасында бер аяк. Алар гел бергә, сүзсез аңлашалар. Мондый хәлләр тиз онытыла. Бер дә онытылмас кебек булса да, вакыйгалар бер-берсен күмә, тормыш дәвам итә.
Сугыш. Бүген минем аның турында язасым килми. Ул барысын да йота. Авылда бер аксак ат һәм гарип егет кала. Аларны сугышка алмыйлар, алар авылны һәм нәселне саклап кала. Начармы бу, яхшымы? Сорарга Кәрим бабай үзе дә юк инде. Дүрт улыннан кара кәгазь килгәч, Кәрим бабайның да йөрәге тибүдән туктый.
Начармы бу, яхшымы, сорарга ул үзе дә юк инде.
Яхшыдыр, өч аяклы булса да, ак айгырның дәрте, дәрманы ташып тора. Кәрим бабайның оныклары бишәү булган, барысы да малайлар, сабан туйларын һәм атларны яраталар икән.
Безнең урамга да бәйрәм килер әле бер, шуңа бүгенге хәлебез начармы икән, әллә яхшымы, әйтеп булмый. МәшәАллаһ, күзләребез ачылырга, кайда, кемнәр белән бергә яшәвебезне белергә бер сәбәп булса иде. Җаным сыкрый, йөрәгемнән давыл күтәрелә, гомер буена күңелемә җыелган гыйбарәләр хәтерне уята, шигырь язасы, йә булмаса җырлыйсы килә:
“Агачларның башын киссәң, төбе кала,
Төннәренә утлар салсаң, көне кала”.
Аллаһының начар эше булмый, зәңгәр күк, җылы кояш астында һәрберебезнең үз урыны бар. Күпме генә ямьсезләргә тырышсалар да, һәрберебезнең үз ризыгы, эчәр суы бар, аны беркем ала алмый. Дөнья матур, дөнья киң, анда барыбызга да урын җитә.
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|