поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2010 Мәдәният

«АРТИСТ КЫЛ ӨСТЕНДӘ ЯШИ»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакировка быел 70 яшь тула.

Әзһәр абый кар яуган көннәрдә ишегалдында еш очрый. Салмак кына кар көри ул. Ишек төбендәге карны чистарту яшьрәкләрнең башына да килми, ЖЭУны ачулана-ачулана, карга бата-чума ашыккан-чапкан булабыз. Ә без таптаган баскыч төбен, башкаларга йөрергә уңайлы булсын өчен, татарның бөек артисты көрәп-чистартып куя…

 

Җитмеш яшь куркытамы? – дип сорадым мин Әзһәр Шакировтан аның юбилейга әзерләнеп йөргән көннәренең берсендә.

 

– Моннан илле еллар элек Хөсәен абыйлар, Габдулла абыйлар, Хәлил абыйлар бик карт булып күренәләр иде. «Ничек йөриләр икән болар» дип, гаҗәпләнә идем. Аллага шөкер, гомер булгач, үзем дә җитмешкә җиттем. Кем уйлаган артист кеше шул яшькә кадәр җитә алыр дип?! Гел кыл өстендә яши бит ул. Аны фәрештәләр генә саклыйдыр…

 

– Үткәннәр турында уйланасыздыр. Үкенечләр бармы?

 

– Үкенечләр дип… Артистлар алар рольләр аз уйнадым дип зарланырга яраталар инде ул, рәнҗеттеләр дип…

 

– Сез дә шулай дисезмени?

 

– Алай димим. Мин бит үземне татар академия театрына гына хас артист дип хис итмәдем. Укыган чагында рус һәм чит ил артистларының кабатланмас рольләрен күреп, мин дә шулай уйнасам иде дип хыялландым. Чөнки үземне көчле классик рольләр уйнар өчен яратылган дип уйладым. Ә менә режиссерларда миңа карата андый ышаныч булмаган, күбрәк үзләре турында уйлаганнар.

 

– Ә бит халыкның яраткан артистына әверелә алдыгыз.

 

– Аның сере телевидениедер дип уйлыйм. Анда чын фаҗигале язмышлар уйналды. Алар тамашачыга тәэсир итәләр иде. Ул чакта бит Бразилия сериаллары юк, тамашачы безне карады. Рестораннарга чакыралар иде, үзләренчә хөрмәт итәләр, чын күңелдән сыйларга тырышалар иде.

 

– Ә хәзер халыктан игътибар бармы соң?

 

– «Син һаман исән икәнсең әле, ничек йөрисең?» – дип килеп дәшәләр инде. Чөнки мин бик яшьтән картларны уйнадым. Шуңа күрә тамашачы күңелендә карт кеше булып калганмындыр. Тамашачы бит артист белән ул уйнаган образны тәңгәл итеп күрә. Начар кешене яхшырак уйнаган саен тамашачы сине күбрәк яратмый. Яшь артистка үскән вакытында уңай геройларны уйнап, тамашачаны үзенә күнектерергә, яраттырырга кирәк…

 

Тамашачы Әзһәр Шакировны соңгы вакытта ике рольдә күрде: берсе – Сәлим бай («Курчак туе» спектакле), икенчесе – Мирзаһит (“Бөркетләр» фильмы) образлары. Икесе дә татар сәнгатендә лаеклы урын алырлык әсәрләр. Юбилей уңаеннан оештырылган бу әңгәмәдә без шул хакта сөйләштек.

 

...Камәр урынында булсам, мин «Курчак туе» (Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид пьесасы) спектаклендәге Сәлим байга гашыйк булыр идем. Авторлар аны шактый явыз итәргә тырышканнар – ямьсез һәм әшәке итеп сурәтләгәннәр, әмма Әзһәр Шакировның Сәлим бае шактый мәхәббәтле кеше булып күренә.

 

– Кабахәт байларны үз гомеремдә күп уйнадым инде. Мин Сәлим байны мөмкин кадәр үземчә үзгәртеп, аның ихлас мәхәббәтен ачарга тырыштым, – ди Әзһәр Шакиров роле турында. – Байларыбыз гел шакшы булгач, мәчет-мәдрәсәләрне кем салган соң? Газета-журналлар, китаплар кем акчасына чыккан? Мәктәпләрне кем тоткан? Урыс хөкүмәте бит татар халкына урысларга ачкан кебек мәктәпләр ачмаган, укытучыларга хезмәт хакы түләмәгән: «Сез, татарлар, аракы эчмисез, сездән дәүләткә табыш керми, шуңа күрә сезгә урыс дәүләтеннән бернинди ярдәм тимәячәк, көтмәгез», – дигән. Заманында татар байларында милли рух, халыкның аң-белемен үстерү теләге көчле булган. Алар хәзерге заман байлары түгел, алар үз байлыкларын милләт өчен тотканнар, тормышны мөмкин кадәр яхшы якка үзгәртергә омтылганнар, үз заманы өчен укымышлы булганнар. Сәхнәдән менә шундый байларны күрсәтергә кирәк! Кайда соң ул татарның юньле байлары? Сәхнәдә 50 елга якын эшләп, андый байларның фаҗигале язмышын күргәнем булмады…

 

– Уеннан рухи канәгатьлек алдыгызмы?

 

– Спектакльдә минем өчен иң зур бәхет – Нәфисәнең (театрның яшь артисты Нәфисә Хәйруллина) эше. Мин аның өчен бик борчылдым һәм хәзер аның уңышы өчен бик шатланам.

 

– Нәфисә дигәннән, театрга бик күп яшьләр килде. Сез бүгенге яшьләрне аңлыйсызмы һәм яратасызмы?

 

– Театрга талантлы яшьләрнең килүенә бик сөендем. Аларның сәнгатьне яратканга күрә күңелләре якты, үзләре шулкадәр тәүфийкълылар, күз генә тия күрмәсен! Тамашачының яшьләрне кинәт кенә кабул итә алмавы – ничәмә еллар безнең йөзләргә, безнең уеныбызга күнеккән булуында. Вакыт үзгәрә, телисеңме, теләмисеңме, алар беренче планга чыгачак, үзләренә хас уеннары белән тамашачыны кызыксындыра башлаячак. Тик бу заманда драма артисты булам дип, юк хезмәт хакына ничек яшәрләр икән дип, алар өчен бик борчылам. Үзебезнең дә 60-70 сум хезмәт хакы алып яшәгән чакларыбыз искә төшә. Ләкин бит безнең заманда акча андый зур мәгънәгә ия түгел иде. Бөтен кешенең хезмәт хакы бер чамадарак иде. Талантның бәясе акчада түгел, кеше күңеленә, җанына тәэсир итү көчендә. Талантлы булып, сәнгатькә хезмәт итәм дип, гомер буе хәерче бул, янәсе, ә талантсызлар синнән яхшырак яшәсен! Татар театры тормышы һаман шулай барса, безнең ул яшьләребезне югалтуыбыз да ихтимал. Чөнки безнең яшь артистларыбыз рәхәтләнеп русча уйный алалар. Әнә урыс киноларында русча сөйләшә торган күпме татар уйный. Чулпаннар, Маратлар, Розалар… Әйе, болай булса, рус театрларында үзләре теләгән кадәр акча алып, татар балалары уйнаячак. Минем өчен моннан да зур хурлык, фаҗига юк! Шуңа күрә яшьләребез, ничек булса да, татар театрын ташламасыннар иде дип теләргә генә кала.

 

– Әзһәр абый, Сез электән үк телевизион фильмнарда уйный торган артист идегез. Соңгы елларда үзегезне зур экраннарда да күрергә насыйп булды. Былтыр халыкара мөселман киносы фестивалендә Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев белән бергә «Иң яхшы ирләр роле өчен» («Бөркетләр» фильмы) «Алтын мөнбәр» премиясенә дә лаек булдыгыз.

 

– Әле ярый Татарстанда «Алтын мөнбәр» бар. Кинофестивалебез булгач, телиләрме-теләмиләрме, елына бер-ике фильм эшләргә мәҗбүр булалар. Монда катнашкан фильмнарыбыз белән башка җиргә барсак, бәлки, безне якын да китермәсләр иде. «Сез әле андый югарылыкта түгел», – диярләр иде. «Бөркетләр» – Рамил Төхфәтуллинның тырышлыгы аркасында гына төшерелгән фильм. Аны күреп, аңа ияреп, бәлки, башкалар да керешер. Шушы кинофестивальне үз кинобызны булдыру өчен файдаланып калырга кирәк. Үз киноң булмаса, кунак чакырып буламыни?..

 

– Бармы соң кинобыз?

 

– Ничек булсын инде?.. Юк! Аның бит кино төшерергә павильоны да юк, аппаратлары да юк. Иң аянычлысы – чын күңелдән янып йөрүче профессиональ режиссеры да юк. Кунаклар: «Ничек инде татарларның киностудиясе дә юк?» – дип гаҗәпләнгәндә, бүтән берәү гарьләнеп үләр иде. Югыйсә, сан ягыннан Россиядә икенче милләт бит без! Иң бай республика! Алай гына да түгел, әгәр безне Мәскәү халык итеп санаса, кулыннан килгән ярдәмне эшләр иде.

 

– Кинобызның киләчәгенә ышанасызмы?

 

– Ышанам. Дәүләт милләтне саклап калам дип уйласа – кино булачак. Футбол белән хоккей бит безгә акча китерми, ә кино ул акча китерәчәк: күпме саласың – шулкадәр аласың. Кино – ул индустрия, аның мөмкинлекләре чиксез. Чөнки аны теләсә кайда күрсәтеп була. Ул сәнгать, аны күп еллар узгач та карыйсы килә. Футболны гына ул, исәбен белгәч карыйсы килми. Мин футбол белән хоккейга каршы түгел, әмма бүген милләтебез өчен татар киносы кадерлерәк һәм кирәгрәк.

 

– Әзһәр абый, кинода һәм театрда тагын яңа рольләр көтәсезме?

 

– Ходай Тәгалә гомер бирсә, ролен дә бирерләр, бәлкем. Мин бит ел саен уйный торган артист түгел.., – ди Әзһәр абый сабыр гына.

 

Аннары тыныч кына театр сәнгатенең яңа алымнары, үзе белән бер чорда эшләгән талантлы шәхесләр турында истәлекләр язуы һәм үзе язган, әмма төшерелә башлап, ярты юлда тукталып калган киносценарий турында сөйли. «Кешенең яшәү рәвеше үлем белән бәйләнгән, – дип дәвам итә ул киносценарийның эчтәлеген шәрехләп. – Үлем генә кешене ача. Сәнгатьтә тамашачыга тәэсир итәр өчен геройның үлем алдыннан биш минуты җитә. Кешенең эчке дөньясында фаҗига ята…» – ди. Ә мин Әзһәр абыйны тыңлап-тыңлап торам да, көтелмәгән сорау бирәм:

 

– Сез гашыйк буласызмы әле?

 

– Минем әле дә матур кешеләргә күзем төшә. Әмма яшь чактан ук үземне яраткан кешене генә яраттым. Башта яратсыннар, яратам дисеннәр – аннары мин яратырмын, дип яшәдем…

 

Тамашачы Сезне ярата, Әзһәр абый, Димәк, Сез дә аны яратып, яңа рольләрегез белән сөендереп яшәгез!

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»