поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.12.2017 Язмыш

«Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...»

Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый.

Илмире кечкенәдән алма яратты аның. Әле теле дә юньләп ачылып бетмәгән сабые белән кибет яныннан үтә башласалар, «Әннә, амма, әннә, амма!»дип тәтелдәвен белде. Алмыймы соң инде, әлбәттә, ала Илзирә. Бәгырь җимеше башка балалар кебек кәнфит, шоколад сорамый ич! Баласының җиләк-җимешне үз итүенә ана кеше сөенде генә. Ә җәен, бакчаларындагы алмагачта нәни алмалар күренә башлауга, сабый кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенә, шул каты, әче алмаларны өзеп,чыраен да сытмый, шытыр-шытыр тәмләп ашап куя иде.
 
Ул елны да алмагач язын шау чәчәк атты. Чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыючы кортларны көзгә мәктәпкә барырга җыенучы Илмир исе китеп күзәткән иде. «Әнием, кортлар безнең алмагачның согын эчеп бетермәсләрме икән?» – дип, Илзирәне йөдәтеп бетерде. Ә Илзирә улына кортларның бары тик файда гына китерүен, алмагачта алмалар күп булып үссен өчен аларның шулай тырышуларын тәмләп кенә аңлатып бирде.
 
Ял көне гадәттәгечә башланды. Иренең эш сменасы ял көненә туры килү сәбәпле, Илзирә аның ашарына хәстәрләп озатты да, тәмле итеп йоклап ятучы улының бит очларыннан сак кына үбеп алды һәм бераз керләр юып алырга ниятләп, мунчага юл алды.
 
Ул арада Илмир дә уянып килеп җитте. Керләрен чайкап элде дә Илзирә, улы белән утырып чәйләп алды. Аннары бакчага чыгып, чүп утарга уйлады. Быел яңгырлар еш яву сәбәпле, чүпләре дә, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, баш төртергә генә тора бит аның. Илмир дә аңа иярде. Әнисенә булышып, аны куандырырга теләде ул.
 
Илзирә улына түтәл араларын утарга кушты.Үзе исә койма кырында кеше буе булып җитешкән кычытканнарны йолкырга кереште.Эш белән шулкадәр мавыгып кителгән ки, ниндидер сәер гырылдау ишетеп, Илзирә бераз исенә килә алмый торды. Аннары, корт чаккандай, әлеге аваз килгән якка борылды. Вак яшел алмалар белән сыгылып торган алмагачның юан кәүсәсе буйлап Илмирнең шуып төшкәнен күреп, башта катып калды. Аннары ук кебек сабые янына атылды. Битләре зәңгәрсу төскә кергән, авызыннан күбек килгән баланың аяклары тартыша башлаган иде инде... «Улыыыым-м!» – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Илзирә.
 
Илмирнең битләрен чәбәкләргә тотынды. Мескен ананың үзе дә аңламый ясаган кискен хәрәкәте баланың сулыш юлын бөтенләй каплап куйды. Илзирә калтыранган куллары белән ашыгыч ярдәмнең номерын җыйды. Адресны әйткәндә буталып, тотлыгып бетте.Табиблар килеп җиткәндә, Илмиргә ярдәм итүнең кирәге калмаган иде шул инде.
 
Бар дөньяның асты өскә килде. Илзирә иренең атылып кайтып керүен дә, улының гәүдәсен ярдырырга алып китүләрен дә, аны җирләгәннәрен дә аңлашыр дәрәҗәдә түгел иде. Үз хәле хәл иде шул мескен ананың. Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син...
 
Шул көннән алып Илзирәнең гүя кояшы сүнде. Улы вафат булган алмагач төбендә ауный-ауный, җирне тырный-тырный елады ул. Иренә баштарак алмагачны кисеп аударырга кушса да, ниндидер көч аларны тыеп калды. Алмагачның кәүсәләренә улларының куллары җылысы сеңеп калгандыр кебек тоелды. Аннан соң Илзирәнең төшенә керде Илмире. Үзе матур итеп елмая, ә кулларындагы кып-кызыл алмаларын әнисенә суза. «Бәгырь җимешем оҗмахтадыр, анда да үзенең яраткан алмаларын ашыйдыр!» – дип юрады ана төшен. Юк, кистермәячәк, улының төсе итеп тотачак ул алмагачны.
 
Улының вафатына инде ике ел узды. Уйларына бирелә-бирелә, Илзирә алмагачка су сипте. Чиләктәге суга күзләреннән тозлы яшьләре тамды. Шулчак карынында ниндидер хәрәкәт сизде. Илзирәнең сабырлыгына җавап булып, яңа җанның яралган мәле иде бу!
 
Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА, Азнакай.

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.12.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»