поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.12.2017 Ана теле

Ана теле: Яңа сүзең хәрәкәттәме? (ДӘВАМЫ)

Яшәешебездә яңа төшенчә барлыкка килү дә, аңа яңа сүз (неологизм) табып яисә ясап аны кулланышка кертү дә бүген табигый ихтыяҗдыр. Бу гамәлнең төп максаты – аны аралашуда куллану, шуның ярдәмендә сөйләмеңне тәэсирле, камил, кыска, аһәңле итү.

Иң әүвәле яңа сүз ана теленең асылына, барлык сыйфатый таләпләренә туры килергә, аны кулланырга тиешле затларга уңай тәэсирле булырга тиеш. Ә кулланыр алдыннан аның телебездә алачак урынын, әһәмиятен тоемлау зарурдыр. Сөйләм берәмлеге буларак та неологизмнар үзенчәлерәк сыйфатларга ия.

Тәрҗемә иҗатында, аннары терминологиядә неологизмга, битараф берәмлекләргә караганда, икенчерәк таләп. Әйтик, элек яшәп тә берара телдән (сөйләмнән) төшеп торган берәмлекләрне (тарихи сүзләрне) неологизм буларак кабул итү – катлаулы күренеш. Һәрхәлдә бу төр берәмлекләрне төрле яклап тикшерү, бигрәк тә аларны журналист сөйләмендә (текстында) куллану үзенчәлекләрен ачыклау гамәли әһәмиятледер дип саныйбыз.

Яңа сүзләр тормыш-көнкүрештәге үзгәрешләрне чагылдыра, шул үзгәрешләр белән бергә туа. Алга таба,–иҗтимагый яшәеш барышында,– яңа сүзләрне төрле язмыш көтә: кайберләре кыска гомерле булып – бүген барлыкка килеп, озакламый юкка да чыгуы ихтимал. Кайберләре исә еллар узгач, искерә – юксыл, нэп, футурист, гыйсьянчы неологизмнары заманында нинди генә әле яңа булгандыр; Алай гынамы: әле ун-унбиш ел элек кенә дәүләт кабул итүе, сыйфат билгесе, нык үскән социализм кебек берәмлекләрдә яңалык төсмере бәреп тора иде. Искерделәр. Кайберләре бүген хәтта архаизм – иске сүзләр, тарихи сүзләр рәтенә кертеп санала. Неологизмнарның күпчелеге иҗтимагый-сәяси, мәдәни, икътисадый термин рәвешендә пәйда булып, аларның.–теге йә бу һөнәрнең, белгечлекнең, фән юнәлешенең озынмы, кыскамы гомерле булуына бәйле рәвештә,– телнең сүзлек хәзинәсенә мәңгелеккә дә кереп калуы ихтимал.

Терминология кысаларында гына калмыйча, телнең гомуми (битараф) сүзләре рәтенә кереп урнашканнары да бихисап (башкала, газ, самолет, космос, эзтабар һ.б.). Текстына, стиленә карап яңа сүз бик “мәгънәле” генә, бик урынлы гына кереп китә ала. Кай очракта яңа сүзнең мәгънәсен фикер сөрешеннән аңлатып китеп була, бу үзе бер осталык. Әмма көндәлек хәл, вакыйгалар турындагы яңа хәбәрләрне гадәти укучы йә тыңлаучыга тиз һәм кыска вакыт эчендә бәян иткәндә шундук аңлашылырлык, күреп, ишетеп күнегелгән сүзләр белән эш итү зарур. Бу минутта адәм баласы яңалык белән кызыксына, ят сүзне аңлар өчен аның кул астында сүзлек тә, мәгълүматлы кеше дә булмавы ихтимал. Берара “Азатлык” радиосы Ташкенттан Әдхәт Синеугылның татарча хәбәрләрен сүз саен диярлек ягъни, икенче төрле әйткәндә, элеккечә әйткәндә дигән өстәмә, искәрмәләр белән (баш вәзир, ягъни премьер-министр), (сармая, икенче төрле әйткәндә капитал), (икътисадый, элеккечә әйткәндә экономик) чуарлап, текстны бик авыр аңлаешлы иткәләгән иде. Яңа сүз ул хәбәрне чыннан да яңалык дип кабул итәргә булышсын, шул яңа сүздән тәм, ләззәт алырлык булсын.

Сүз уңаеннан: Әдхәт Синеугыл тел белгече, сүз ясау остасы да иде. Бер генә мисал белән чикләник: ...катнашлык итте (“Азатлык” радиосы, 1995, 27 гыйнв.). Неологизмны сөйләм оештыруда куллануның кайбер үзенчәлекләренә тәфсиллерәк тукталыйк. Иң төп үзенчәлек шунда ки, бу төр берәмлекләрнең сөйләмгә тәкъдим итү-итмәвебез үзебезнең ихтыярда. Бу – җаваплы адым.

Иҗат ике юнәлештә бара: кемдер тапкан яңа сүзне сөйләмеңә тәкъдим итәргә кирәк булганда, ул берәмлек турында уйлану, аңа карата үз фикереңне белдерү. Монда ашыгырга ярамый: яңа сүз телдә “урнашып” киткәнче байтак вакыт үтә; төрле кеше кулланганга, сөйләмдә аның төрле вариантлары йөри. Халыкара төшенчә компьютер, мәсәлән, һаман да әле үзенең татарча сүзен табып бетерә алмый – бер үк газет аны кампитер, компитр дип тә, санак дип тә яза. Коттедж, бомыж, пейджер, имидж, колледж сүзләре дә әйтелеше белән урнашып бетә алганы юк. Дөресен әйткәндә, бүген без көн саен бәреп кереп торган яңа сүзләрне тирәнтен уйланып, аларны җиз иләктән иләп, ана телебез кануннарына буйсындырып, үзебезнеке итү хәстәрен күрмибез әле; моңа вакыт та, белгечлегебез дә җитми. Кичәле- бүгенле генә сөйләмдә еш кулланылып килгән менталитет, генофонд, милли компонент, наркоман, толерантлык, саммит һәм башка дистәләгән неологизм татарчалаштырылуга мохтаҗ. Бу иҗади эшкә мәктәптә балаларны, югары уку йортларында яшьләрне җәлеп итәргә, мавыктырырга иде.

Тел бит аларга каласы, аларның таянычы-коралы булачак. Һәр яңа сүзгә карата фикер алышу оештырыйк, сүзлекләргә тәкъдим ителгәнче, һәркайсы халык иләге аша үткәрелсен. Бу иҗат тәҗрибәсеннән барланган кайбер фикер-киңәшләргә генә туктала алырбыз. Әйтик, яңа предмет, төшенчәнең үзе генә түгел, аның аерым мәгънә төсмере дә яңача әйтелү “даулый”. Тәрәзә үзе татар төшенчәсе, татар сүзе, ә менә кемдер аңа тишек тишеп, форточка дип атаган, татар шуны алган, үзендә куллана башлаган, тәрәзә җиллеге дип йә бүтәнчә атарга кирәк булган да бит, юк, эзләп тормаганнар. Тәрәзәне эчтән каплый торганы тәрәзә пәрдәсе, ә менә өстән үк төшерелеп каплый торганы кергәч, штора дип атаганнар. Үлән оныннан умач кебек укмаштырылган бөртекләр (үлән борчагы, бөрчек, шарчык һ.б.) гранула дип атала. Үзе куган исерткечне татар бик урынлы көмешкә дигән дә бит, урыстан кергән самогон сүзе аны кысрыклый бара.

Мәгънәгә өстәмә төсмерләргә дә атама бирергә һәм нәкъ менә читтән кергән атаманы тагарга омтылуы татарның төгәллеккә, конкретлыкка хиреслеге, тотып карамыйча ышанмау холкы-табигате белән дә аңлатырга кирәктер; Стена, рам сүзләре татар теленең төрле законнарына буйсындырылып, тәмам үз булып беткән, ә менә стенка һәм рамка сүзләре урысның грамматик чаралары өстенлек иткәнгә, ягъни бу сүзләрдә басымның соңгы иҗеккә төшә алмавы бу берәмлекләрнең тиз арада үз булуына өмет баглатмый. Куен дәфтәремдә “Яңа сүз...” дигән сәхифә бар. Шуннан кайбер “парча”лар: – неологизм кабул ителсең дисәң, беренче шарт –әйтелеше татарча булырга тиеш. Староста. Татарча әйтеп булмый. Яңа сүз ясарга омтылып карамадылар түгел. Вахит абый Хаковның “баш катырганын” хәтерлим; югарыдан кемдер кушкан иде, эзләде. “Авыл мәлиге” аныкы иде бугай. “Кыскалык” таләбе үтәлмәде. “Колхоз”, “совхоз”лар да татарча түгел иде. “Күмхуҗ” дип, тагын нәрсә дип азапландылар. Яңа төр хуҗалыкларга татарча исем таба алмыйча әле дә азапланалар. Сүз җаеннан: үткән гасыр башында Уфа төбәгендә үзе оештыра башлаган күмәк хуҗалыкларны иктыйсадчы Гыйлемдар Баембәтов “капиратиф” дигән; – Радик Фәизев язмасында (“Мәдәни җомга”) Арча бистәсе диелгән. Сәерсендем: текстка редактор кулы тигән, Радик алай димәс, бистәнең шәһәр чите икәнен ул яхшы белә, ә Арчасы үзе шәһәр ләбаса! – һәр неологизм – иҗади табыш. Аларга карата авторлык хокукын беренче чиратта сакларга кирәк.

Менә боларны кем “ясаган”: карамай (итек кремы), язарлар (язучылар), юлчыханә (кунакханә)? Бәлки арагызда белүчеләр бардыр; – “Азатлык” радиосы куллана торган “яңа”лар уңай тәэсир калдыра: алгарыш (прогресс), боралак (вертолет), кайгынамә (некролог), чигенү (отставка), мәхкәмә (суд), матдә (статья), фәрман (приказ) һ.б. Аннары, алар неологизмны термин кебек рәсмиләштереп куймый, “катып” калган сүзгә санамый, аны “шомарту ” ягында. “Цивильный илләр” (цивилизацияле илләр) (Фәридә Хәмит); – “Перевал”. Татарчасы юк. Дөресе: мин белмим. Сүзлектә “үткел”. Ясаганнар, тик чын татарча түгел. Тау-таш мөхите җитенкерәми. Елгада “кичү” татарча бит; – неологизмны да язу мәсьәләсе хәл ителмәгән “төер” булып кала бирә. Алынмаларга караган язмаларда бу хакта күп “борчылдык”, мисалларны җитәрлек китердек, орфография, орфоэпия кагыйдәлерен яңарту таләбе, күрәбез ки, бу темада да аз түгел. Мәсәлән, текстта “яңа-иске” варианты бергә язылу очраклары да бар: (“...шәхесләрнең мораль–әхлакый сәламәтлеге сорала” (Ш.К., 1996, 7 июнь). Хупламас идем. Һәрхәлдә, неологизмнарны кулланганда әле ачыкланып бетмәгән, сөйләм оештырганда “төртелеп”, уйланырга мәҗбүр булган очраклар аз түгел. Уйланыйк соң, эзләник, тәҗрибәне шулай гына туплап була.

Әйтик, без әле бу төр иҗатның бер юнәлешенә бөтенләй тукталмадык. Безнең аңда һәр төшенчә, бигрәк тә хис белдерү төшенчәсе һәм аны белдерүче сүз туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле рәвештә яши. Неологизмны да шушы ике аспектта карау мәҗбүри иде. Бу язмамны әзерләгәндә бүленеп торырга туры килде – “Телбизәк дөньясында” дигән китабымның корректурасы килеп җитте. Чыннан да, үзенә бер дөнья икән – менә ничәнче тапкыр инде мавыгып укылды. Нәрсә турындамы? Матбугатта ана телебезнең сүз байлыгын куллану мәсьләләре. Бу хәзинә тулаем алганда ике төп төркемнән тора: туры мәгънәле берәмлекләр һәм күчерелмә мәгънәлеләр. Даими лексик берәмлекләр дип төркемләнгән (сан, атама, термин, газетизмнар) туры мәгънәле лексика заманында “Матбугатның тәэсирле сүзе” дигән хезмәтебездә җентекле анализланган иде.

Инде хис белдерү берәмлекләренә – тел бизәкләү чараларына килгәндә, алар, башлыча, күчерелмә мәгънәле сүз, гыйбарәләрдән тора – яңа хезмәтебезне тулаем шушы хәзинәне өйрәнүгә багышладык. Анда Яңа сүзне кем ясый? дигән махсус бүлек бар. Сүзнең күчерелмә мәгънәле вариантын эзләү, ясау хикмәте ул теләсә кайсы яңа сүз (неологизм) ясау, иҗат итү күренеше белән бик охшаш. Хәер, бу инде үзенә аерым сөйләшү темасы. Аллаһы боерса, интернетчыларыбыз кызыксынса, ул хакта да гәп куертырбыз.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»