поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.12.2017 Шоу-бизнес

8 бала атасы Ренат Ибраһимов бәби таптыра торган мунча ачарга тели

Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш. Бу хакта Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте.

Татар-информ” язуынча, Ренат Ибраһимов: “40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң гына ир кеше җитлегә, аңа акыл керә. Китапларымны да мин олыгайгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына яза башладым. Өч китабым чыкты. Менә дүртенчесен язарга керештем. Яңа китабымда мунчада бала тудыру турындагы тәҗрибәм белән дә уртаклашырга уйлыйм. Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч "т" бар. Беренчедән, "тепло", икенчедән, "тихо", өченчедән "темно". Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар. Мин булдыра алмасам, башкалар эшли ала. Кырымда моның өчен шартлар тудырылган, анда җылы”.
 
Алты республиканың халык артисты исемен йөрткән бердәнбер җырчы Ренат Ибраһимовны яшь буын темасы да кызыксындыра.
 
“Бүгенге яшьләр аз кызыксынучан, безнең буын яшь вакытта активрак иде. Иҗатта мин һәрвакыт азатлык яраттым”, - ди Ренат Ибраһимов. Халык җырчысы Казанда шәхси мәктәп ачарга кирәклеген дә ассызыклап узды. “Нәкъ менә шәхси мәктәп, чөнки андый мәктәпне хөкүмәт яптыра алмаячак. 7 еллык программага исәпләнгән мәктәптә балалар тормышка яраклы, фикер йөртә алырлык итеп, ныклы тәрбия алырлар иде. Моның өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәк”,- диде ул.

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»