поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.11.2017 Милләт

Европа "Татарча диктант" язды (ФОТО)

Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган акция кысаларында Германиянең төрле шәhәрләреннән махсус килгән милләттәшләребез Лейпцигта татарча диктант яздылар.

Бу чараны без, "Аргамак" вәкилләре Асия Матушанская, Гөлназ Вәлиева hәм Данис Алиаскәров, Альбертина исемле, 5 миллион томлык хәзинәгә ия булган атаклы университет китапханәсендә уткәрдек. Әле куптән тугел генә Лейпциг университетында докторлык диссертациясен яклаган Асия кунакларны белем сакчысы булган борыңгы бинаның тын залларына җитәкләп алып керде. Бу заллар татар теленең яңгыравына исе китеп, сокланудан тагын да тынып калган иде сыман. Гомумән, диктант ниндидер күтәренке бер рухта утте. 

Башлангыч мәктәпнең дүртенче сыйныфында укучы, Германиядә туып үскән Эльнара Ильясованың кечкенә генә бармаклары белән тоткан каләме татар сузләрен тезүе аеруча күңелне җылытты. Лейпцигтагы диктантның үзенчәлеге дә булды: бүген монда диктантны бер немец егете дә язды бит әле! Максимилиан Фляйг бер ел элек Диләрә исемле татар кызына өйләнгән hәм шуңа татар телен өйрәнә икән.

Ул, әлбәттә, текстның катлаулыгына борчылды, әмма алай да тырыша-тырыша ике сәгатьлек диктантны язып чыкты. "Мин бик теләп бу чарада катнаштым, чөнки минем татар телендә яза алам микән дип, көчемне сынап карыйсым килде" ди Максимилиан. Ул татар җырларын тыңлый, Диләрәдән татар әкиятләрен укытырга ярата икән. Татар теле шигъри тел һәм матур яңгырый, дип соклануын белдерә ул. "Мин татар телен, беренче чиратта, ул - хатынымның һәм аның гаиләсенең туган теле булганга күрә өйрәнәм. Балаларыбыз тугач та, аларны, әлбәттә, татарча язарга һәм укырга өйрәтәчәкбез, туганнары белән дә, башка татарлар белән туган телендә аралаша алырга тиеш алар." ди немец егете. "Татарларның төрле чаралар оештырып, үз мәдәниятларын һәм телләрен саклап килүләре бик мөхим. Бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә, азсанлы халыкларның тел һәм мәдәният үсешенә киртәләр куелып, шул ук вакытта күпсанлы халыкларның милләтчеләрен тыймаган чорда.

Германияның тарихында андый вакыт булды инде, нәтиҗәсе - немец халкының мәнфәгатьләрен теләсә нинди бәя хакына башка халыклардан өстенрәк куйган канлы Гитлер режимы булды. Без, Европада яшәүче мәгърифәтле кешеләр дөньяда барлык халыклар да тынычлап яши алуы өчен, милләтчелек һәм шовинизмга каршы көрәшергә тиеш", - ди Максимилиан.

Шулай итеп диктанттан соң кешеләр әле үзара фикер алышты. Барлык катнашучылар да бу акция татар теле кагыйдәләреннән башлап туган телебезнең хәленә кадәр төрле темаларга уйланырга мәҗбүр итә дип килештеләр.
 
Татарча диктантны укырга тиеш булган режиссёр Илшат Рәхимбай, Барселонада рейс тоткарлану сәбәпле, чарага килеп өлгермәде. Нәтиҗәдә, бу юлы укытучы вазифасын мин башкардым. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзекне бүген безнең татарларыбызга уку үзе бер рәхәт булды.
 
Гөлназ Вәлиева,
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,
Лейпциг, Германия.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»