поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.11.2017 Җәмгыять

“Минем дә балам булачакмы?”

Редакциягә трамвай белән барганда, бер тукталышка җиткәндә, зур баннерда инде баласы туарга әзер корсагын күрсәткән әни фотосурәте, янында 5 яшьләр тирәсендәге кызының куллары кендек тирәсенә төбәлгән. Үткән саен сорау туа: бу нинди максаттан эшләнгән?

“Яңарыш”ның 38нче санында “Кияүгә чыктым әле” дигән язма һәм өлешчә кайтавазлар да шуңа охшаш эчтәлектә. Ләкин урыс әйтмешли “около да вокруг”. Теге рекламаны күргәч, бала: “Әни, бу апаның эчендә бәби бармы?” — дип сораячак. Аннан сораулар яңгыры явачак: “Мин дә шулай синең эчеңдә яттыммы? Ә ничек анда кердем? Ә ничек чыктым?” Күп әниләр: “Аптыратма әле, үскәч белерсең”, — дип кенә җавап бирәләр һәм үзләре үк балада кызыксыну тудыралар. Интернет, телевидение заманында үскән сабый “Сине ләкләк алып килде, кәбестә арасыннан алдык”, — дигән әкияткә ышанмый инде, күп нәрсә күз алларында бит. Шуңа күрә белгечләр балага уйдырмалар чыгарып җавап бирмәскә киңәш итә. Ата-ана дөресен сөйләмәсә, җавапны читтән эзләячәк.
 
Педучилищеда укыганда, безне җиткән кызларны, әңгәмәгә чакырдылар. Ә иң көтелмәгәне, иң кызыгы һәм бераз шүрләтә, кызарырга мәҗбүр иткәне иң сөекле, иң хөрмәтле педагогның бары безгә – кызларга гына оештырылган әх­лакый тәрбиясе булды. Без үсеп кит­кәндәй булдык, кыз баланың җиткән кызга әйләнүен, аннан әни буласын, ә малай — ир-ат булачагын аңладык.
 
Ул вакытта сыйныф җитәкчесе дә тәрбия сәгатьләрендә шул теманы кабатлый, ялгыш юлга басмаска нинди юллар барлыгын аңлата иде, хәтта әти-әниләрне бу темага җыеп та сөйләшәләр иде. Ир әдәплелеге турында төпле итеп улыңны инандыру, кыз намусы турында ананың акыллы һәм таләпчән сүзе – иң төп тәрбия шул инде ул.
 
Психологлар баланы “тиеш түгел” сораулар биргәне өчен ачуланмас­ка, ә бу катлаулы сорауларны акрынлап кына аңлатырга киңәш итә. Шулай да иң мөһим сорау – кечкенә “нокта” әнинең эченә ничек кергән. Балага иң элек үзегезнең мәхәббәт тарихын сөйләгез – әти-әни очраш­каннар, бер-берсен яратканнар, өйлә­нешкәннәр, диегез. Моны йорт кош-хайваннары мисалында аңлатырга була. “Әни, алар нишли?” — дигән сорауга аларның шулай яратышуын, аннан соң бәбиләре туачагын аңлатырга була. Нәни кошчыклар тугач, әни кошның ничек кайгыртуын, үзегезнең дә аны шулай яратуыгызны әйтегез.
 
“Минем дә балам булачакмы?” — дигән сорауга да җавабыгыз дөрес булсын: “Әлбәттә, тик зур үскәч кенә, башта берәр кыз (егет) белән танышырсыз, дуслашып, яратышырсыз, берегезне-берегезне сынагач, өйләнешерсез. Шуннан соң сезнең дә балаларыгыз булачак”.
 
Дания Борһанова, Ижау шәһәре.

Сабыйларының: «Мин дөньяга ничек килдем?» — дигән сорауларына яшь әниләр ничек җавап бирәләр икән?
 
Гүзәл Шакирова: “Минем малай бу сорауга җавапны, энциклопедиядән укып, үзе тапты. Сеңлесе Алина белән авырлы вакытта аның айлап үсүен ки­тап буенча тикшереп барды. Бу айда ул — борчак, аннан виноград, аннан алма Һәм соңгы ай карбыз. Чыгу юлын гына күрсәтмәгән китап. Аңлатырга туры килде. Эчкә операция ясап, кисеп алдылар, дидем. Кая эзе дигәч, матур булсын өчен врач апалар лазер белән бетерде, дидем. Шуның белән сорау ябык”.
 
Эльвира Хөсәенова: “Башта һавада йолдыз булдың, үзеңә әни белән әти эзләдең… соңыннан эчкә төштең”.
 
Ализа Хурамшина: “Ирек кирәк, дип, әтиең махсус үпте дә, син барлыкка кил­дең. (Болай үпкәннән дә бала була, дип аңларга мөмкин. Шуңа “махсус” дип әйтәм). Син бик кечкенә идең. Шуңа минем эчемдә өең булды. Кендек аша мин ашаган ризыкларны ашап үстең. Безнең янга чыгам дип, эчкә типкәч, эчне ярып алдылар, дип аңлатам”.
 
Рәфинә Сабирҗанова: “Хәзерге замана баласына әкият сөйләп тору файдасыз да, мәгънәсе дә юк. Алар бу күренешне Интернет аша беләләр инде. Ә баланы Интернеттагы булганнардан саклап калу мөмкин түгел. Дустымның кызы әнисенә кайтып: «Мине бит эчеңне ярып алмаганнар, ә мин тегеннән чыкканмын. Миңа иптәшем шулай, дип әйтте”, — дигән. Ә болар икенче сыйныф балалары гына. Ә үзебезнең бу темага сөйләшкән юк”.

---
Яңарыш
№ --- | 26.11.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»