|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2017 Дин
“Сихер ак-карага бүленми”Чирләсә дә, әйбере югалса да, бүтән берәр проблема булса да, халык багучы, өшкерүчегә ашыга. Аларга ышанырга ярыймы? Бозым дигән нәрсә чынлап та бармы? Шул хакта “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
— Нурулла хәзрәт, бозым, сихергә ышанырга кирәкме? — Бозым, багучылык — барысы да сихер эше дип атала. Сихер ак-карага бүленми. Алар — бөтенесе дә зур гөнаһ. Кайбер кешеләр: “Бозым, сихергә ышанмыйм”, — ди. Бу — шулай ук имансызлык, чөнки дин аларның барлыгын хәбәр итә. Мөхәммәд (с.г.в.) сихергә дучар була. Ул: “Госелем юк”, — дип туктаусыз уйлап йөри башлый һәм гел госел алып торырга мәҗбүр була. Бик газаплана. Шуннан Аллаһтан: “Ни өчен минем белән шундый сәер хәл күзәтелә?” — дип сорый. Аллаһы Тәгалә аңа хәбәр сала: “Сине бозганнар, чәчләреңне кулланганнар”. Аларның бер коеда яшерелгәнен дә әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу коены таба, сүрә-аятьләр, догалар укып, аны күмә. Шуннан хәле әйбәтләнә. Шулай булгач, сихергә ышанабыз, ә менә сихерче, багучының сүзенә — юк.
Сихергә ышанмаган кеше үзе үк бозымга тап булырга мөмкин. Дошманны күрмәсәң, юк дип уйласаң, бу — аның өчен кулай ысул. Ул теләсә нәрсә эшли ала, чөнки син аннан ниндидер начарлык көтмисең.
— Ә сихер каян килә? Нәрсә ул?
— Шайтаннан килә. Безгә Харут белән Марут дигән ике зат турында мәгълүм. Алар башта фәрештә булган, дип әйтәләр. Җиргә төшкәч, Харут белән Марут бозылган. Халыкка сихерне: “Менә шушыны эшләмәгез”, — дип күрсәтәләр. Ә кешеләр аны башкача кабул итә һәм үз файдасына куллана башлый.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|