поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2017 Мәдәният

Казанда Айрат Арсланов исемендәге урам барлыкка килде (ФОТО)

«Салават күпере» торак комплексында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Арсланов исемендәге урам барлыкка килде.

Айрат Арсланов – сөйләм жанрында күренекле нәфис сүз остасы, танылган артист. Дистәләгән еллар дәвамында Мәскәүнең үзәк концерт мәйданнарында, Санкт-Петербургта, илебезнең башка шәһәрләрендә һәм чит илләрдә сөйләм жанрында уңышлы эшләде.
 
 
          1949 елда Айрат Арсланов Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институтының актерлык факультетын тәмамлый.
          Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1949 елда Татар радиокомитет дикторы буларак башлап җибәрә. 1956 елдан алып 1960 елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драма артисты булып эшли. Театрда эшләү чорында Айрат Арсланов күп кенә татар, рус һәм чит ил драматурглары әсәрләрендә кабатланмас образлар тудыра, зур рольләр башкара. Иҗатын режиссерлар да, тәнкыйтьчеләр дә югары бәяли.
          1961 елдан алып 1965 елга кадәр Айрат Арсланов телевидениедә диктор булып эшли. Осталыгын камилләштерү теләге артистны соңрак зур концерт эшчәнлегенә китерә.  
          1965 елдан – Айрат Арсланов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты. Концертлар белән  барлык СССРны йөреп чыга, гастрольләр Финляндия, Польша, Венгрия, Чехословакия илләрендә була. 1991 елда аны филармониянең халык коллективлары бүлеге режиссеры итеп билгелиләр.
          Кырык елдан артык Айрат Арсланов эстрада, радио һәм телевидение аша тыңлаучыларга татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрен җиткерә.
          Айрат Арсланов Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләрен», Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм поэмаларын,  Гаяз Исхакыйның, Һади Такташның, Хәсән Туфанның, Сибгать Хәкимнең һәм күп кенә башка авторларның әсәрләрен диск итеп чыгарган беренче нәфис сүз остасы. Аның иҗади образы бигрәк тә гражданлык лирикасында ачык чагыла. Аның иң көчле һәм популяр әдәби-музыкаль композицияләре булып «Герой шагыйрь Муса Җәлил», «Татар совет поэзиясе»,  «Туган ягым – Татарстан»   санала. Радио һәм телевидениенең «Алтын фонд»ында Айрат Арслановның татар һәм рус телендә башкарган татар әдәбияты әсәрләре саклана.
 
2010 елның апрелендә Айрат Гәрәй улы Арсланов вафат булды.
 
2013 елда халкыбызның асыл улы, татар сүзен дөньяның төрле кыйтгаларында яңгыраткан, рус авторлары, чит ил классиклары әсәрләрен дә югары кимәлдә  башкарган затлы, зыялы Айрат Арслановның тууына 85 ел тулу уңаеннан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә искә алу кичәсе узды.
 
 
2014 елның 25 декабрендә Айрат Гәрәй улы Арсланов яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде.
 
2015 елның  21 апрелендә Татар филармониясендә Габдулла Тукай, Усман Альмеев, Айрат Арслановларга багышланган зур кичә узды, 24 апрельдә аларның рухына  Мәрҗәни мәчетендә Коръән укылды. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»