поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ябыгырга кирәк икәнен Лилия шунда гына аңлады – ялгыш кына капкачы ачык люкка баскач, ул аның эченә төшеп китә алмады.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Июль
  • Рамил Юныс - дин әһеле
  • Динә Закирова - скрипкачы
  • Рәшит Гатауллин (1938-2000) - шагыйрь
  • Диләрә Тумашева - тел белгече
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
23.11.2017 Могҗиза

Үлеп терелү: Кулларым суынган, манма тиргә батканмын, иреннәр зәңгәрләнгән иде

Туу һәм үлү. Кеше тормышындагы бу иң мөһим вакыйгалар зур сер булып кала бирә. Бар нечкәлекләренә кадәр аңлатып булмый торган әлеге халәтләр икесе дә зур сынау. Ни хикмәт, Ходай Тәгалә шулай яраткан, кеше үзенең бу дөньяга аваз салгандагы хисләрен җиткерә алмый, хәтерләми, вафат булган вакытны да тасвирлап булмый.

Әмма бакый дөньяны үз күзләре белән күргән кешеләр дә очрый. Бу – үлеп терелгәннәр. 
 
Сәкинә апа сәер төш күрә. Имеш, бик күп хәрби кешеләр. Араларында күптән вафат җизнәсе, әтисе дә бар. Сәкинә аларның: «Монда нишләп йөрисең?» – дигән соравына: «Чөгендер алырга килдем», – дип җавап биргән. Әтисе: «Бар кайт, чөгендергә иртә әле сиңа», – дип кайтарып җибәргән. Шул төштән соң Сәкинә апаның күңеленә шик керә. Әллә аның да санаулы гына көннәре калдымы икән?
 
Беркөнне сыер саварга җыенып йөргәндә, кинәт аның хәле начарлана. Күңеле болгана, башы әйләнә, кан басымы төшә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табиблар, тиз арада операция ясатырга кирәк, диләр. Сидек юллары ялкынсынган, бөердә таш кузгалган. 
 
Сәкинә апа бик катлаулы операция кичерә. Бөереннән шактый зур дүрт таш алалар. Операциянең дүртенче көнендә табиб аңа акрын гына йөреп карагыз дип киңәш бирә. Сәкинә ханым үзен саклап утыручы апасы ярдәмендә аякка баса. «Карават башына тотынып, апаның урын-җирне алыштырганын карап торам, биш минут басып тордыммы икән, кинәт башым әйләнеп, каян икәнен дә аңламый калдым, шаулатып кан китте. Аңымны югалтып егылганмын», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Шулчак ул гаҗәп нәрсәләр күрә. Юк, бу төш түгел. Сәкинә озын тоннельдән очып бара, рәхәт, җиңел, еракта яктылык күренә. Кинәт апасының: «Сәкинә, Сәкинә, китмә, Сәкинә!» – дигәне ишетелә.
 
Ул егылгач, апасы тиз арада табибларны чакырткан икән, аңсыз авыруны урынга салганнар. Аның пульсы, йөрәк тибеше бер мизгелгә туктап калган булган. «Кулларым суынган иде, үзем манма тиргә батканмын. Иреннәр зәңгәрләнгән. Аңыма килгәндә, күз төпләрендә яшь иде. Палатадашларым: «Син нәкъ үлгән кешене хәтерләтә идең. Хәтта сиңа карарга да курыктык дип әйттеләр», – дип искә ала Сәкинә апа. Ул клиник үлем хәлендә була. 
 
Галимнәр нинди генә ачышлар ясасалар да, үлеп терелүне Ходай кодрәте белән бәйләмичә аңлатып булмыйдыр. Клиник үлем – организм эшчәнлегенең вакытлыча туктап торуымы, әллә Ходай каршына барып кайтумы – монысы мәңгелек сер булып кала бирә.

Нәфисә ГИНДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 23.11.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы