поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, кызым, синең курчагың кайда?
    – Мин аны йокларга яткырдым, әни. Чөнки бу кино балалар өчен түгел.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Ноябрь
  • • Альберт Яхин (1931-2010) - язучы, галим
  • • Нурзидә Нотфуллина - язучы
  • • Хәй Хисмәтуллин (1895-1977) - әдәбият галиме
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
Архив
 
20.11.2017 Дин

"Муллалар шулай йөрергә тиешме?"

Мулла нинди булырга тиеш? Шул хакта “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

— Нурулла хәзрәт, авыл мулласы нинди булырга тиеш? 
 
— Беренчедән, шуны аңларга кирәк: муллалык ул эш түгел, ә хезмәт. Эш сәгать 8 дә башланып, 5 тә тәмамлана. Эш вакыты беткәч, кайтып китәсең, шуның белән бетте. Ә хезмәт — 24 сәгать буе эштә булу, аның вакыты юк. Мисал өчен, табиб һөнәре. Ярдәм сорап төнге сәгать 12 дә киләләр икән, ул: “Иртәнге 8 гә кадәр түзсен”, — дип әйтә алмый. Шулай дисә, димәк, чын табиб түгел. Муллалык та — хезмәт. Мәчеткә кергәч, мулла булып, аннан чыккач, туктый алмый. Ул — төнлә дә, көндез дә, күршесенә дә, туганына да мулла. Аның бер генә максаты бар — кешегә яхшылык эшләү. 

— Яхшылык эшләү ничек була? 
 
— Кешегә үз-үзенә начарлык эшләргә комачаулау. Бу вәгазьләр, киңәшләр бирү дигән сүз, ә иң яхшысы — яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк күрсәтү. Менә шул вакытта гына ул чын мулла була ала. 
 
— Түбәтәегезне бер дә салмыйсыз. Муллалар шулай йөрергә тиешме? 
 
— Берничә ел элек үз-үземә, кая барсам да, түбәтәйдән йөрергә, дип таләп куйдым. Мәчеттә генә түбәтәй кию икейөзлелек була бит. Аллаһ йортына килдем — кидем, чыктым — салдым. Махсус эш киеме кебек. Мин бит завод эшчесе түгел. Аннан соң сакалны үстердем. Бу кыяфәтем үзе үк тәртипкә өйрәтә. Юлда барганда берәрсен ачуланасым килсә, тукта, мин түбәтәйдән, дим. Кешегә начар сүз әйтәм икән, Нурулла түгел, ә мулла буларак әйтәм. Димәк, үземә түгел, дингә тап төшерәм. Шуңа да һәр мулла түбәтәйдән йөрергә тиеш, дип саныйм.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.11.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы