поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.11.2017 Ана теле

Ана теле: Яңалык әйтәсең килгәндә

Неологизм – иҗат берәмлеге. Көндәлек сөйләм оештырганда инде күнегелгән, әзер сүзләрне эзләп табу белән бергә яңа төшенчәләргә яңа сүзләр ясау белән дә шөгыльләнергә туры килә. Бу – сөйләм гамәленең үзенә бер әһәмиятле юнәлеше. Сораулар да туып тора.

Шөкер, бу тема – неологизмнар өлкәсе телебез фәнендә дә үзенә лаеклы урын алган. Нигезсез дә түгел, туфрагы ашланып тормаса – ќиребез, агачы утыртылып тормаса – урманнарыбыз, чишмә күзләре арчылып тормаса, эчәр суларыбыз фаќигагә тарыр иде – шуның кебек, телебез дә аерым кешеләр күңелендә туган сүзләр, гыйбарәләр исәбенә тулылана, яңара бара.

Вахит Хаковның “Татар әдәби теле тарихы” (Казан, 1993) китабында дистәләрчә әдипнең сүз иќаты турында, телебезне баету хакына фидәкарь хезмәте турында бихисап мәгълүмат китерелә; тел – чыннан да, халыкның үзенең иќаты, џәм ул иќат бүген дә сүрелмәскә, иҗат илһамы һич тә сүлпәнләнмәскә тиеш, дигән нәтиҗә ясалган. Тел галиме Хәлиф Курбатов бу төр сүзләргә менә мондый билгеләмә биргән: “Яңа сүзләр (неологизмнар) дип телнең үз кануннары нигезендә барлыкка килгән яки башка телдән алынган (тәрҗемә ителеп яисә тәрҗемә ителмичә), эчтәлеге белән дә, формасы белән дә яки йә эчтәлеге, йә формасы белән генә яңа булган һәм шушы телдә сөйләшүчеләр өчен билгеле бер вакыт дәвамында яңа булып тоелган сүзләргә яки ныклы сүз тезмәләренә әйтәләр”.

Фәнни хезмәтләргә без яңа сүз иҗат итү “газабы” башлангач күз текибез. Бу язмабыз уңаеннан да лексикологиянең шушы төр берәмлекләрен тикшергән хезмәтләр белән җентеклерәк танышырга тәкъдим итәбез. Ник дигәндә, аларда бу төр сүзләрнең барлыкка килүенә, тарихына, төзелешенә караган мәгълүмат кына түгел, сөйләмдә куллану өчен дә кирәкле нигезләмә, кагыйдәләр, киңәш-тәкъдимнәр дә очрап куя. Мәсәлән, Флера Сафиуллина яңа сүзләрнең инде гадәткә кергән ясау ысулларын-чараларын төркемләгән. Менә кайберләре: 1) телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялгау, 2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү, 3) башка телләрдән сүзләр алу, 4) яңаларын уйлап табу. Ихтыяҗ килеп туса, эзләнергә тотынсаң чыннан да төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәсең. Кичәле-бүгенле генә шундый эзләнүгә тарыдым. АКШ –Россия сәяси мөнәсәбәтләрендә низаг чыгып, кайбер гаммәви чараларны урысча “нежелательный” дип тамгалап, кирәксенми башладылар. Төшенченең рәсми-иҗтимагый төсмере барлыкка килеп, аралашуда активлашып ук китте; терминны татарча да белдерергә кирәк иде – сүз табу мәсьәләсе пәйда булды.

Мәсьәлә турыдан-туры үзенә дә кагылганга, моңа иң башта “Азатлык” радиосы алынырга мәҗбүр булды. Сизелеп тора: уйланганнар, эзләнгәннәр! Беренче хәбәрләре “Русия Думасы "теләнмәгән" сайтларны томалау турында канун кабул итте” иде. Интернетчылар, әлбәттә инде, “теләнмәгән” сүзенә диккать иттеләр, килешмәүчеләр булды, чөнки бүгенге татар аны иң әүвәле теләнү (хәер сорау, түбәнсенеп үтенү) мәгънәсендә куллана. Фикер әйтүчеләр дә булды. Зөбәер Мифтахов: “Нежелательный" – татарча "Өнәмсез" була. Контекстка карап "Ошаусыз" дигән сүз дә кулланырга ярый”, диде. Мин дә уйландым, төрле чыганаклардан эзләндем. Яңа төшенчәнең төп мәгънәсе: бу гаммәви чара бу илдә кирәксез, кирәкле түгел); Димәк, термин: кирәксенмәгән, кирәксенелмәгән). Өнәмәү, ошатмау – болары да мәгънәгә якын, тик алар туры мәгънәдән бераз читләшкән (термин өчен ярап бетми), күчерелмә мәгънәгә (метафорага, телбизәккә) тартым – әйтмә сөйләм, сәнгати жанр өчен кулай. Неологизм ясау өчен галимә тәгаенләгән тезисларның гамәлдә ничек кулланылуына без әле тагын тәфсилләбрәк тукталырбыз.

Мисалларны күбрәк яшәеше, эшчәнлеге туган тел аша бүтәннәргә дә йогынты ясау белән бәйле кешеләрнең, – язучы, журналист, актер, укытучы, дин әһеле һ.б.,– телне үзенең төп тәэсир коралы дип санарга тиешле затларның иҗатыннан алдык. “...Һәр әдип зур әсәр язарга керешкән саен, үзенә ифрат җаваплы бер сорау һәм таләп куя: син бу әсәреңдә халкың бишектә чагында ук өйрәтә башлаган үз ана телеңә нинди-нинди яңа бизәкләр өстисең, аны укучыга тагын да баетыбрак кайтару өчен ниләр эшлисең?”, дигән атаклы язучыбыз Гомәр Бәширев. Сүз табу, сүз иҗат итү шөгыленең асылын остазыбыз болаерак төшендерә: “... Мин әдәби телебез барыннан да элек һәм беренче нәүбәттә халыкның үз сөйләм теленнән кергән яңа сүзләр исәбенә баерга тиеш дигән карашта торам. Минемчә, әдәби телләр үсешендә бу иң прогрессив һәм бердән-бер табигый юл. Үзен-үзе ихтирам итә торган башка телләр нәкъ менә шул юл белән үсәләр . Әгәр кайсы да булса бер шивәдә (диалектта) – мишәрдәме, Казан артындамы яки элек керәшен дип йөртелүчеләрдәме, моңарчы әдәби телдә булмаган кирәкле бер төшенчәне аңлатырга сәләтле бер сүз килеп чыга икән, нигә аны әйләнешкә кертеп җибәрмәскә? Шул караштан чыгып, мин бу әсәремдә (“Туган ягым – яшел бишек” –Н.И.) әдәбияттә бик сирәк очраган яки бөтенләй булмаган сүзләр дә кулландым (Мәсәлән, раван, тияк, соян). Теге яки бу фикернең яисә төшенчәнең, әдәби тел кануннарына бик үк сыймаса да, халыкча әйтелешен, халыкча тәгъбирен дә биргәләдем (Мәсәлән, күплек формасы: танымыйлар да торам, таулар шуды, кичләр утырды һ.б.).

Гомумән, халыкның поэтик сүзлеген күбрәк, киңрәк кулланырга тырыштым...”. Әдип үзе бер әсәренә карата шулай ди. Ул бит һәр иҗат җимешен шундый таләп белән тапкан-тудырган. Аның иҗатын бик яхшы белгән, үзен аның шәкерте санаган Гариф Ахуновны укыйк: “Г.Бәширев халык авыз иҗатындагы образларны, сурәтләү чараларын әсәрнең гомуми эстетик максатына туры килгәндә турыдан-туры ала яки тагын да үстеребрәк җибәрә һәм халыкның эстетик нормаларына ятышлы рәвештә үзе дә төзи, дөресрәге, халыкның тел иҗаты процессында потенциаль рәвештә сакланган әйберләрне ачып, аны үзенә кайтарып бирә... Авторның үз хикәяләү телендә дә моңарчы әдәби телдә булмаган уңышлы сүзләр бар. Мәсәлән, тоҗым, үзбелдек, мутлану – рәхәтләнеп әдәби телдә урнашачаклар. Тоҗым – һавада йөрүче пәрәвез. Әгәр пәрәвез дип алсаң, бу сүз ташландык урыннарда үрмәкүч корган пәрәвезне күз алдына китерә. Тоҗым исә һавада очып йөрүче нечкә генә җепләр, язучы аларны бушап калган кырларны сурәтләгәндә, матурлык төшенчәсендә куллана...” . Болар әле бер генә язучы, аның да бер генә әсәре мисалында. Һәр әдип һәр әсәрен шулай иҗат итәргә тырыша да. Никадәр хәзинә!

Әмма татар телен баетуда К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов һәм башка классик әдипләребез керткән өлеш берникадәр өйрәнелсә-барланса да, күпчелек әдип-мөхәррирләребезнең, журналист, зыялыларыбызның шул хезмәте бер тәртипкә салынып, эзлекле өйрәнелмәгән әле. Язучы, журналистларыбыз, актер, галимнәребез кулланышка тәкъдим иткән сүз, терминнарны, грамматик үзгәрешләрне, фразеологизм, әйтем, мәкальләр, канатлы сүзләрне теркәү, бастырып халыкка җиткерү – изге бурычыбыздыр. Үзем, мәсәлән, укыган әсәрләрдән, матбугаттан, радио, телевидение тапшыруларыннан яңа берәмлекләрне, яңа сүзформаларны, аеруча яңа терминнарны кулдан килгәнчә чүпләп барам, җае чыкканда уңышлыларын алга таба үз язмаларымда, аннары сүзлекләр төзегәндә файдаланырга тырышам. “Телбизәк дөньясында” дигән ике томлык хезмәтем чират көтеп, нәшрияттә ята. Кайбер мисалларны бу язмаларыбызда да шәрехләргә тырышырбыз. Хәзер фәнни тезисларга таянып яңа сүз табу, ясау “ләззәтен” дәвам иттерик. Мондый очракта үзеңнең тумыштан, әни сөте белән бирелгән тел тоемлау сәләтеңне эшкә җигәргә кирәктер – телебезнең мәгънә белдерә торган берәмлекләрен искә төшерергә: гомуми (битараф) сүзләр, сан, атама, термин кебек төгәл мәгънәле берәмлекләр... Сиңа кирәкле берәмлек бәлки тарихи, профессионализм, диалектизм һ.б. лексик төркемнәр арасындадыр. Ә нигә әле, әйтик, актив-пассив дип тәгаенләнгән төркемгә тукталмаска!? Шуларны барлаганнан соң сүз эзләү өчен кайсы чыганакка беренче чиратта мөрәҗәгать ителә?

Әлбәттә инде, иң әүвәле ана телебезгә нигезләнгән чыганакка! Әйтик, пассив сүз дигәндә, аның телебезнең әйтелеш, язылыш канун-кагыйдәләренә нигезләнеп ясалып, куллану сынауларын үткән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында әдәби телдә колачы тарайган – пассивланган сүзләрне нигә кабат “җанландырмаска”! Уйлый калсаң, алар сан ягыннан да бихисап икән ләбаса. Бик алҗыган, кулга бер эш бармаган минутларда мин “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләрен, ике томлык фразеологизм сүзлеген алып укыйм. Халык сөйләмендә саклана биреп, безнең язмаларга кереп тә карамаган күпме сүз яшәп ята аларда! Бүген без йөзләп сүзне хәтерләп калганбыз да шуларны изәбез дә басабыз. Хет синонимнары барлыгын онытмаска иде. Зифа, зарыгу, хәлсерәү, йотлыгу кебек гап-гади берәмлекләрне күрмәгәнгә-ишетмәгәнгә инде ни гомер! Менә Фатих Хөснинең публицистик мәкаләсен укыганда очраган “сәер” сүзләр: “...Бала бер якка атламакчы, ә гәүдә икенче якка чөйкәлә”; “...Бу иптәшләр әнә шундый чәмчәле “бизәкләр” белән хикәяне матурлыйбыз лип уйлыйлар бугай...”; “...Минем җан атып сөйгән командам баш килде...”; “...Мин ул чәтерчән егетләрне яратам...”; Гомәр Бәширевтән: “...Һәммәки машиналар...”; Мөхәммәт Мәһдиевтән: “...Әтәтерләнеп актарына башлады...”; Яисә Аяз Гыйләҗевнең “Зәй энҗеләре”ннән: биләмче карчык; алар шикләнеп тасыраештылар; юл кырыена тәкмәрлиләр; барлыкмасын дип тырышты; ул каударланды; кузлага менеп кунаклады; хөрдәләп җиңү; кыерак чыкмагандыр; колак бөтеркәләре; җемәеп кенә көлү һ.б.

Сүлпәнләнгән берәмлекләр арасында заманында киң кулланылып та, утызынчы-кырыгынчы елларда “гарәп-фарсы элементлары” дип һич гаепсезгә уптымиллаһый куылган берәмлекләр дә күп. Дөрес, тел тәмен белеп эш иткән әдипләребез аларны җай чыккан саен урынлы кулланып, әкрен-әкрен кайтара тордылар: кәсәфәт, көлле һ.б. (Хәсән Сарьян); химая, хәкәрәт, хәсият һ.б. (Атилла Расих); Илленче елларда ук әле Г.Бәширев тә битараф, биһуш, намь, битараф, бәян итү, рухи хәләт, мәдәният, мәдхия кебек берәмлекләрнең “кайтуын” хуплаган иде. Мондый берәмлекләрне һич тә үзгә бер катлам дип уйларга ярамый; алар татарның “үз” берәмлекләреннән берни белән дә аерылмый. Аларны заманында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һәм башка язучы, әдипләребез нинди мәгънәдә кулланган, нәкъ шул мәгънәләрендә йөртергә кирәк тә. Тик нәкъ кирәгенчә, нәкъ үз урынында гына куллан.

Югыйсә соңгы ун елда бу төр лексика телебезгә аеруча күпләп тәкъдим ителде. Дөрес, аларга караш бер төрле түгел: бар хупларга ашыгучылар, бар аяк терәп каршы чыгучылар, бар уйлап-үлчәп эш итүчеләр. Кем хаклы, кем ялгыша – вакыт күрсәтер. Миңа калса, нинди генә үзгәреш, яңарыш булмасын, ул ана телебезне баету, үстерү хакына булсын! Сәясәт, мәнфәгать, муафыйкъ, мәгъкуль кебек дистәләрчә берәмлек, вә, ошбу кебек синонимнар сөйләмдә нәкъ үз урынында кулланыла икән, телебез алардан җанланмыймыни!? Хәер, бу – гел уңыш-казаныштан гына тора торган гамәл түгел. Табылган, яисә ясалган, хәтта сөйләмеңә, әсәреңә керә алган һәр яңа сүз әле мәңгелек казаныш түгел. Әнә бит Г.Бәширев үзе дә, яңа сүз эзләп табу үзмаксат түгел, ди. “Әгәр кайбер сүзләр яки яңа әйтелешләр соңыннан әдәби телгә кереп китә алмыйлар икән, үпкәләштән булмас. Алар үз вазыйфаларын үтәп, автор әйтергә теләгәнне укучыга түкми-чәчми җиткерә алсалар, мин шул кадәренә дә бик риза...”. Менә-менә! Югыйсә, хәтта кайбер әдәби әсәрләрне дә сүзлексез аңлап булмый башлады бит, гади генә язмаларда да, радио тапшыруларында да “мөгез чыгарулар” еш очрый. Чөнки укучы үзе дә элек кулланылып та, хәзер пассивланган яисә “репрессияләнгән” сүзләрне кире кайтару белән мавыгып китте. Бу хакта осталар ни ди? Менә Кави Нәҗми сүзләренә колак салыйк әле: “...Искереп, җанлы телдән төшеп калган бик борыңгы – архаик сүзләр белән дә, бер-ике авылда гына, яки бер-ике семьяда гына кулланылган, сирәк очраклы сүзләр белән дә, үз башыңнан уйлап чыгарылган ясалма сүзләр белән дә мавыкмаска кирәк. Мәсәлән, 1915 елгы татарча календарьда “Онытылган сүзләр” дигән исем астында шундый сүзләр санала: моныган – бик картайган кеше, инәек – сыер, лыч – ялангыч, музык – куркак кеше, мүшүк – пуля һ.б. ... Теге яки бу сүзне куллану яки кулланмау мәсьәләсен уйлап, тикшереп хәл итәргә кирәк.

Мәсәлән, урманлы якларда яшәүче күмер яндыручы татарлар тискәре, кире кешене марсык дип атыйлар. Бу сүзнең төп мәгънәсе агачка барып терәлә. Тамырлары чуалып, бергә укмашып үскән каты агач төбен күпме яндырсаң да, үзәге тиз генә янып бетми ди. Шундый кисәүне марсык дип йөртәләр икән. Яки Казанбаш авылында бүлмәдә киеп йөри торган җиңел чүәкне чәпәли дип атаучылар бар. Әгәр мондый сүзләр шул урындагы киңрәк катлау арасында таралган булса, кулланырга мөмкин, әлбәттә. Югыйсә, барлык татар халкының, яше, карты, бертигез белгән сүзләрне генә әдәбияткә кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылатудан башка нәтиҗә чыкмаячак...”. Күренә ки, әдипләребез яңа сүз эзләгәндә, татар теленең барлык катлам, шивә, стиль чыганакларына игътибарлы булырга чакыра, шуларны нәкъ кирәкле урында кулланып, үтемле, тәэсирле чарага әверелдерү мөмкинлекләрен үз әсәрләрендә күрсәтә килә. Гамәли сөйләмияттә кулланырга мөмкин булган чараларның кайберләрен без дә тәкъдим итәбез. Мәсәлән, диалектизмнар. Кызганыч ки, мәктәпләребезнең күпчелегендә бу төр чараны өйрәнүгә, куллануга тискәре караш яши. Һич гафу ителмәслек хәл.

Аралашуда һәр тараф төп-төгәл аңлаша торган, мәгънәне дә, хисне дә тәңгәл белдерә торган берәмлек табылган икән, нигә аны тибәрергә. Әйтик, район газетын алдыручы барлык укучы төшенгән диалект сүзне журналист ник кулланмаска тиеш ди. Шулай куллана-куллана күп кенә сүз әдәби телебезгә дә юл тотты лабаса. Кулымнан килсә мин бүген үзебезнең Әтнә якларында йөргән һәм әле дә йөри торган бишни (шәмәхә төс), богыл (үзәкле шешкә салып өелгән печән кибәне), күчтәркә (өч аяклы чуен таба) һәм башка сүзләрне район газетында кулланырга кушар идем, шуннан алар бәлки гомум телебезгә дә кереп китәр иде. Рәхмәт белгечләргә: бу сүзләр диалектизмнар сүзлегендә лаеклы урын алган. Чөнки халык үзе куллана. Җыр китапларына күз салыгыз әле: Бишни күлмәк биш төймә // Бишни күлмәгеңне бик кимә; Агыйдел буйлары айравык // Ямщик чапкан атлар азыгы; Әйтәмен дигәч мин әйтәмен // Укалардан калган кәйтәнем; Түбәтәйгенәемнең, ай, түбәсе, // Түбәсендә көмеш түмәсе; Яңа сүз ихтыяҗы туганда тарихи дип аталган лексик ятма арасыннан архаик сүзләр дә игътибардан төшмәскә тиеш. Элекке яшәеш рәвешләре, хезмәт ысуллары, корал-җайланмалары, әйтик, чыпта сугу, киндер, палас сугу ыстаннары, су, җил тегермәннәре, киез итек, тула әвәләү җайланмалары, иген игү, икмәк пешерү белән бәйле һәм башка күп күренеш, төшенчәләрне атаучы сүз, гыйбарәләр көндәлек сөйләмнән төшсә дә, алар сүзлекләрдә, классик әсәрләрдә, календарь, газет, хатларда, халык авыз иҗатында саклана. Борыңгы телебездә һәр сүз калын да нечкә дә булуын искә төшерү – үзе зур чыганак.

Мәсәлән, ана арслан әрсәлән диелгән. Минем хатын арслан йолдызлыгында туган, үзенчәлекле холыклы. Мин аны әрсәлән дип йөртәм. Үпкәләми тагы. Элекке күренеш, төшенчә үзе кабат кайтса (мәсәлән, мәдрәсә, мәчет һ.б.) атамаларына да җан өрелә. Күренеш, төшенчә тәмам юкка чыкса, архаизмнар яңа төшенчәләрне атар өчен бер дигән чыганак булып кала. Аннан да бигрәк урак, чүмәлә, орчык, җилпуч кебек сүзләр телбизәк, мәкаль, әйтемнәрдә сакланып, сөйләмебезне сурәтле, хисле итүдә мөһим урын тота. Иң мөһиме, яшьләребездә телебезнең шушы төр энҗеләре белән кызыксыну, аларны кулланырга омтылыш, теләк тәрбияләү. Бу – ата-ана, укытучылар эше генә түгел, һәр иҗатчыныкы. Шушы көннәрдә генә “Татарстан яшьләре” газетында (2017, 16 ноярь) галим әдип Батулланың журналист Ирек Нигьмәтинең бүтәннәр “аның каравы” дип язганда “аның каруы” дип дөрес язуына сөенүенә без дә сөендек.

Югыйсә, безгә зур ачыш та түгел иде кебек – нәкъ шушы хатага борчылып, төзәтү үрнәге итеп остазыбыз Хәсән Сарьян өлгесен алып, без егерме ел элек нәкъ шушы газетта, язып чыккан идек. Тәэсир итәрлек булмаган, күрәсең, әллә язманы укучы санаулы булдымы, хата кабатлана тора. Хәер, хатага бер күнексәңме! Шөкер, аны кисәтү дә кабатлана. Шунысына да рәхмәт. Тамчы тама-тама... Телебезнең профессионализм, жаргон, арго кебек үзенчәлекле берәмлекләре дә яңа сүз эзләгәндә табыш була ала. Куллану ягыннан алар, әлбәттә, бер төрле түгел. Бар, әйтик, аерым шәхес, аерым бер гаилә, нәсел сөйләмендә береккән сүзләр, әйләнмәләр. Минем әни ягыннан бабай, мәсәлән, тарихи вакыйгане тантаналырак итеп сөйләгәндә бер фикерен икенчесенә “шуннанарыгысоң” дип ялгап китәр иде, ә икенче бабам (хатынымның әтисе) аңгырарак кешегә карата, кызганыбрак әйткәндә, аңарга “мәймүн” дия иде. Безнең гаиләдә янә Кәбәкә дигән сүз йөри. Теле ачыла гына башлаган энем Илгиз күршебез Нәкыйбә апаны шулай дип атаган иде.

Башта безнең гаиләдә таралып, аннары Нәкыйбә апалар, күрше-тирә сөйләменә дә кереп китте. Мәгълүм сүзләргә өстәмә мәгънә төсмере салып, яисә күчерелмә мәгънә биреп, шушы гаиләдә генә, хәтта ике туган-кардәш арасында интим гына кулланылган берәмлекләр дә була. Мәсәлән, бер радиотапшырудан ишеттем: Казанның компрессор заводы директоры мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Галиев хатыны күренекле язучы Гөлчәчәккә гомер буе “рәхәтем минем” дип дәшкән икән. Хатыны шушы гыйбарәне кертеп, җыр-шигырь дә язган. Җырлап та күрсәтте. Уйлап табылган, иҗат ителгән бер гыйбарә шушы гаиләнең горурлыгына торырлык символ-хаситәгә әверелгән ләбаса. Күренекле җырчы Хәйдәр Бигичев та хатыны Зөһрә Сәхәбиеваны ”маем” дип атаган икән. Мондый шәхси энҗеләр, табигый ки, иҗатчыларда күбрәк очрый. Мондый шәхси табышларның кадерен белү сорала, ягъни аларны игътибарга алырга, төшенергә, җыярга, бүтәннәргә җиткереп, аларны да ләззәтләндерергә. Бер үк вакытта аларның “шәхсилеген” сакларга – диңгез төбеннән табып алып кайткан чуер шома таш та өстәлдә торса – хис, илһам чыганагы, ә кулдан-кулга китсә, кадерсез уенчыкка, хәтта типке чүп-чарга әйләнә.

Без бик күп шәхси афоризм-канатлы сүзне газет штампларына әверелдердек инде. Илленче елларда сандугач эпитеты кешегә карата беренче тапкыр “Уфа сандугачы” дип Казанга килеп җырлаган Фәридә Кудашевага әйтелгән иде. Хәзер сәхнәдән тавыш салган һәркем – сандугач. Г.Бәширевнең “тел мамыгы”на да шундый куркыныч яный: аны хәзер һәрбер язучы диярлек кабатлап карады шикелле; күбесе бу табышның кемнеке икәнен искәртеп тә тормый, авторын хәтергә алырга “оныта”. Хәер, халык үзе бүген дә иҗатчы булып кала бирә. Яңа ясалмаларга әледән-әле юлыгып торабыз: “Минем әни – суперәни” (В.Т., 1998, 14 ноябрь); “Мәскәү җанатарлары “Спартак”ны яклады (Т.Я., 2004, 12 февр.); Сатучылар һәр тауарны чытырга (ягъни полиэтилен капка) салып бирде (К.У., 2002, №12, 43 б.). Күрәбез ки, монда телдә яшәп яткан әзер сүзне эзләп табу белән бергә андые булмаганда яңасын ясау турында да фикер оеша килә. Моңа дәлил буларак байтак мисал китерелде. Хәер, бу инде үзенә бер гәп темасы бит. (Аллаһы боерса, дәвамы булыр).

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»