поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
17.11.2017 Мәдәният

“Юлны алга баручы гына үтә ала”

11 ноябрьдә Сызранның Алексей Толстой исемендәге драма театры бинасында җирле татар милли-мәдәни автономиясенең 10 еллык юбилее үткәрелде.

Залны тутырып килгән татарларны һәм башка милләт халыкларын Сызран шәһәре башлыгы Николай Лядин, ав¬то¬номия җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов, Тольятти мәчете имамы Ислам хәз¬рәт Гомәров, өлкә адми¬нист-ра¬ция¬сендә җәмәгать фикерен өй¬рәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш кон¬суль¬тант Надежда Осипова, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Серперның ярдәмчесе Радик Шәфиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов, Самараның “Туган тел” өлкә татар оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев һәм башкалар сәлам¬ләп, бәйрәм белән котладылар. 

Татар автономиясе юбилеен чуваш, мордва, белорус, яһуд, немец һәм азәрбайҗан иҗат коллективларының чыгышы бизәп, яңа төсләр, яңа көйләр өстәп җибәрде, ә фойеда татар ашлары, костюмнары, китаплары һәм төрле милләт киемнәренә киенгән курчак күр¬гәзмәләре оештырылган иде.

2015 елга кадәр Сызран татар автономиясе белән җи¬тәкчелек иткән Илсур Гыйльманов һәм аның бертуганы - Сызран шәһәре Думасы депутаты Илдус Гаяз улы, автономиянең бүгенге җитәкчесе Ринад Шә-рәфетдинов һәм аның бертуганы, “Зеленая Россия”  оеш¬масының Сызран бүлеге җи¬тәкчесе Рөстәм Ирфан улы, элеккеге хәрби офицерлар, Сыз¬ран татар автономиясенең актив әгъзалары - гарәп графикасы һәм дин дәресләре укытучы Галиулла ага Габ¬дерәшитов һәм татар басмаларына Сызран татарларының эшләре турында даими язып торучы Рәис ага Биг¬лов, депутат ярдәмчесе Радик Шәфиев һәм башкалар эшләгән эшләр, уздырган бәйрәмнәр турында “Бердәмлек” газетасы һәрвакыт язып тора, аларны кабатлап торасы юк.
 
Соңгы ике елда Сызран автономиясе белән эшмәкәр Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелек итә. Бу язда аның һәм шәһәр администрациясе тырышлыгы белән оешмага бина бирелгән, администрация һәм татар эшкуарлары көче белән ремонт ясалган, китапханә булдырылган. Анда татар теле курслары, музей, төрле түгәрәкләр, көрәш секциясе, компьютер классы ачу планлаштырылган иде. Шушы планнар тормышка аша башладымы, дип Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВка мө¬рәҗәгать иттек.
 
- Ринад Ирфанович, менә инде үз йортыгыз, “Сыз¬ран әбиләре” дип атал¬ган яңа ансамблегез дә булды, юби¬леегыз да бик матур үтте. Лә¬кин моның белән ты¬ныч¬ланырга җыенмый¬сыздыр бит. Оешма алдында нинди бу¬рычлар тора?
 
- Мин үзем эшләгән чор турында шуны әйтә алам: үткән уку елында 70 кеше татар теле курсларына йөрде. Быел да шул хәтле булыр, дип исәплим. Татарстанда укып кайткан татар теле укытучыларыбыз бар. Галиулла ага Габдерәшитов дин дәресләре укыта.  Ә менә татар телен гомуммәктәптә укыту, яисә татар балалары өчен аерым татар мәктәбе ачып җибәрү хыялы финанслар мәсьәләсенә барып терәлә. Ике ел буе шәһәр мәгариф бүлеге тупсаларын таптыйм, ләкин арба бүген дә бер урында кала бирә. Уйлап карасаң, Сызранда 15-18 мең татар яши, барысы да салым органнарына акча түләп тора. Димәк без дә, рус православ мәктәпләре кебек, милли мәгариф, милли оешма эше өчен хөкүмәттән акча алып торырга хокуклыдыр бит? 30 укытучысы, 1200 баласы булган рус православ мәктәбенә карыйм да күңелем төшә.
 
Менә мәчетләр төзибез. Анда күбесенчә картлар, башка мил¬ләт кешеләре йөри. Яшьләребез дә килә, тик алар имамның рус телендә вәгазь сөйләгәнен генә аңлыйлар. Ә алай булмасын өчен без беренче чиратта татар балалары өчен бакчалар, мәктәпләр ачарга тиеш. 
 
- Сез үзегез дә күпбалалы ата. Алар татарча беләме соң?
- Ял көнне иртән торам да кем бүген бер сүз рус телендә әйтә, шул менә бу банкага акча сала, дип игълан итәм. Күп очракта беренче булып үземә акча салырга туры килә. Барысы да үзебездән тора бит. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк, балалар да телебезне яхшырак белерләр иде.
- Сезнең уегызча, юбилей яхшы уздымы?
- Шул хәтле матур узды, искиткеч! Барысының да күзенә карап рәхмәт әйтәсем килә - Сызран шәһәре адми¬нистрациясенә, мәдәният бү¬леге идарәсенә, “Реклама” компа¬ниясенә, менә шушы театр коллективына, Сызран китап¬ханәсенә, “Милләтләр мирасы” региональ оешмасына, Казан телевидениесенә, концерт¬та катнашкан бөтен артистларга, килгән кунакларга - барысына да чын күңелдән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм.
 
Шушы бәйрәм кичәсендә генә аңладым әле: дөрес юлдан барабыз икән, эшләгән эш¬ләребез юкка түгел. Юлны алга баручы гына үтә ала бит. 
Егерме еллык юбилеебызга кадәр!
 
Язманы Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА һәм Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләделәр.
 
 
Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВ (сулдан уңга), Надежда ОСИПОВА һәм Николай ЛЯДИН бәйрәм белән котлыйлар.

---
Бердәмлек
№ --- | 17.11.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы