|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2017 Киңәш-табыш
Дмитрий Стариков: «Шиншилладан тегелгән сыйфатлы натураль тунны ничек дөрес сайларга?»Шиншилла мехыннан эшләнгән затлы тун хатын-кызны тагын да бизәп, матурлап җибәрә. Әмма бу җәнлекнең тиреләре шактый кыйммәт тору сәбәпле тун җитештерүчеләр еш кына рекс куяны (кролик-рекс) тиресен куллана. Шиншилла алам дип куян тунына ничек юлыкмаска? Ничек алданмаска? Бу сорауларга «SweetFurs» салоны белгече Дмитрий Стариков җавап бирә.
Шиншилладан тун сайлаганда бик күп нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Юкса, ялган тун алырга мөмкинсең. Әлбәттә, абруй казанган җитештерүчеләрдән мондый "фокуслар" килеп чыкмас. Әмма дөнья хәлен белеп булмый. Чып-чын шиншилла мехын сайлау нечкәлекләрен белеп торыгыз.
Шиншилла мехын ничек тәрбияләп тотарга - белгеч киңәшләре
Бу төр җәнлек тиресеннән эшләнгән туннар премиум-класска карый, ягъни бик кыйммәтле кием. Әгәр дә мондый тунны сатып ала алгансыз икән, аны карап тотуга, профессиональ химчисткага да акчагызны жәлләмәгез. Бобр яки чәшке (норка) белән чагыштырганда шиншилланың мехы бик озакка чыдамый. Шуңа күрә аның белән бик җайлап-саклап кына файдаланырга киңәш ителә. Өстендәге су тамчыларын махсус щетка
белән сыпыр төшерергә кирәк. Чистартуны исә гел эчке яктан башлыйлар. Чынлыкта, шиншилла туны көн саен кия торган нәрсә түгел. Алмашка һәрвакыт башка киемегез булсын.
Шиншилла мехыннан эшләнгән киемнәр күпме тора?
Әйткәнебезчә, шиншилла туны - кыйммәтле кием. Аны эшләүгә күпме җәнлекнең тиресе киткән – бәясе, беренче чиратта, шуннан исәпләнә. Кыскарак фасондагы тунга, гадәттә, 30лап тире китә. Җәнлекнең буе 20-36 сантиметрны тәшкил итә. Кечкенә тиреләр кыйммәтрәк йөри. Мехны төсләр буенча туры китергәннәрен дә онытмагыз, димәк, артык мех кисәкләре күп була дигән сүз. Бер тире кисәге 8000 сумнан 20000 сумга кадәр йөри. Шуннан исәпләп чыгарыгыз инде. Димәк, сезгә 50 мең сумга “шиншилла” тун тәкъдим итәләр икән, белегез, бу ялган тун. Арзан бәягә шиншилла кием табарга мөмкинме? Бик сирәк очракта. Әйтик, тунны тегүчеләр тиреләрне җирле җитештерүчеләрдән күпләп сатып алган очракта. Шиншилла - ул люкс кием. Иң зур “распродажа”да да ул арзан тора алмый.
Профессиональ эксперт Дмитрий Стариковның киңәшләре сезгә ярдәм итәр, дигән теләктә калабыз.
Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|