поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июль
  • Рамил Юныс - дин әһеле
  • Динә Закирова - скрипкачы
  • Рәшит Гатауллин (1938-2000) - шагыйрь
  • Диләрә Тумашева - тел белгече
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
15.11.2017 Медицина

"Авырту тойган очракта да, табибка баруны кичектерәбез"

Ашказаны авырулары турында белсәк тә, күбебез аның билгеләренә артык игътибар итмибез, авырту тойган очракта да, табибка баруны кичектерәбез. Ә бит ашказаны — бик мөһим әгъза, ул ризыкны эшкәртеп кенә калмый, микробларны үтерә, файдалы матдәләрне сеңдерә.

Казанның 7 нче клиник хастаханәсендәге гастроэнтерология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-гастроэнтеролог Диләрә Габдрәшитовна Исхакова әйтүенчә, ашказаныннан килгән сигналларны тыңларга һәм вакытында чарасын күрергә кирәк. Чөнки сару кайнау да җитди проблема турында сөйләргә мөмкин.
 
“Күңел болгану, ашаганнан соң косу — гастрит билгесе” 
 
— Диләрә Габдрәшитовна, ашказаны гастриты — бүген иң киң таралган авыруларның берсе. Әлеге чир белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп яшендәге балалар да очраша. Аның барлыкка килүенә нәрсә сәбәпче? 
— Хроник гастрит барлыкка килүнең исбатланган сәбәбе — “Хеликобактер пилори” бактериясе. Ул 70-80 % кешедә күзәтелә һәм шуңа да хроник гастрит еш очрый торган чирләр рәтенә керә. Әгәр кеше дөрес тукланмый, ашказанын төрле сынауларга дучар итә икән, бу авыру көчәя. Бактерияләрдән тыш, аның барлыкка килүенә кайнар, ачы, борычлы ризык ашау, агулану, инфекцияләр дә сәбәпче була ала. 
 
— Гастритның кискен төре дә бар бит. Анысы ни сәбәпле барлыкка килә һәм билгеләре нинди? 
— Әлеге чир организмга вирус, бактерия эләккән очракта барлыкка килә. Бу вакытта кеше кискен авырту тоя, тән температурасы күтәрелә, күп тапкыр коса. Еш кына кискен гастрит агулану аркасында баш калкыта. Әйтик, кеше исерткеч эчемлекне күп кулланса, алкогольле гастрит барлыкка килә. Чөнки хәмер ашказанын ярсыта. Күп еллар дәвамында формалашкан хроник гастрит та кискен төргә әйләнергә мөмкин. 

— Ашказанының сәламәт булмавын тагын нинди билгеләр хәбәр итә? 
— Иң беренче билге — ашказаны авырту. Әгәр ул ач карынга, йоклаганда авыртса, сагаерга кирәк. Озак вакыт сару кайнау да ашказанында җитди проблема күзәтелү турында сөйли. Әлбәттә, күп ашаганнан соң яисә майлы, камыр ризыклары куллангач, сару кайнау — нормаль күренеш. Ә бу хәл гел күзәтелсә, кеше сару кайнаудан айлар буе интексә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Күңел болгану, ашаганнан соң косу да — гастрит билгесе. 
.

Рәзилә РӘСИМ
Матбугат.ру
№ --- | 15.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы