поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
13.11.2017 Шоу-бизнес

«Татар җырларын яратмыйм»

Беркөнне ТМTV каналыннан “ҖырлаОКе” музыкаль тапшыруын карый-карый кухняда ашарга әзерләп йөрим. Бу – шоу-уен, анда катнашучылар эфирда музыка яңгырауга, нинди җыр икәнен һәм аны кем башкаруын әйтеп бирергә тиешләр – уен шартлары шундый. Берзаман музыка уйный, ә катнашучылар җырның исемен, аны кем башкаруын һич әйтеп бирә алмыйлар.

Музыка уйный, җавап юк. Тапшыруны алып баручы аптырап бетте боларның белмәүләренә. Музыканы үзе көйләп күрсәтте, биеп тә алды – юк инде, аңламыйлар. Уен азагына кадәр көчкә берничә җырны таныдылар. “Шул җыр бит инде, фәлән җырлый”, – дип, телевизор янында өтәләнеп, җавап биреп торам, ә тегеләр якынча да әйтә алмыйлар.

Аптырадым: җырларны, җырчыларны белмәгәч, музыкаль тапшыруга нигә дип килеп утырырга? Мин оялыр идем. Җитмәсә, берсе: “Мин татар җырларын яратмыйм, хатын белән ачуланышканда, нервыларны тынычландырыр өчен генә тыңлыйм”, – ди. Егылып китә яздым, татар җырларын яратмагач нәрсә уйлап килгән икән ул тапшыруга?

Монысы әле баласы, алда аның анасы дигәндәй, алып баручысы бөтенләй хәйран калдырды. “Сафия такмаклары” көе уйный башлагач: “Моны Татарстанның халык артисткасы, олы шәхесебез, легендабыз җырлый, ул сәхнәгә чыккач халык дәррәү килеп кул чаба, торып баса, кем инде бу, әйт, зинһар”, – дип ялынды. Уенчы кыз әйтеп бирә алмагач, алып баручы: “Хәмдүнә Тимергалиева!” – дип ярып салмасынмы?! Әстәгъфирулла, “Сафия такмаклары”н гомер буе Гөлдания Хәйруллина җырлады лабаса, хәзер дә ул җырлый!

Әлеге тапшыруны элегрәк карап, бер таң калган идем инде. Алып баручы: “Бу җырны башкаручының исеме Газинур, ә фамилиясе ничек?” – дигәч, уенда катнашучы егет, шатлыгы эченә сыймыйча: “Газинур Гафиятуллин!” – дип кычкырган иде.
 
Җыр белән бәйле тапшыруга уенчыларны нигә яхшылап сайлап алмаска? Музыка дөньясында сай йөзүчеләрне анда нигә катнаштырырга? Үз наданлыкларыннан үзләре оялмасалар, туганнары, якыннары кыенсынып карап утырадыр... Әнә бит, “ТНВ”дагы “Җырлыйк әле” тапшыруына килүчеләр берничә нота уйналуга ук җырның исемен яки сүзләрен чатнатып әйтеп бирәләр. ТМTV каналына да бу мәсьәләгә җитдирәк карарга, уенчыларга һәм алып баручыларга таләпләрне кырыслатырга кирәк. Юкса, тапшыруны карый-карый ял итмисең, ә борчылып, нервыланып бетәсең.

Р.ФАЗЛЫЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы