|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2010 Юмор
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
Маузерлы татар
Бөтендөнья Татар конгрессының беренче корылтае. Тәнәфес вакыты. Бер кырыйда каләмдәшләр гапләшеп тора. Изаил Зарипов, Ркаил Зәйдулла, Ләбип Лерон. Читтән генә, үзалдыма елмаеп, боларның исемнәрен таркатып карыйм. Изаил – (Исполняю заветы Ильича), Ркаил – (Рабоче-крестьянская армия интернационалистов-ленинцев), Лерон – (дөресе Лерун – Ленин раскрепоститель угнетенных народов) Болар янына фотога төшәргә дип Азнакайдан ике егет – Маузер белән Арсенал, Актаныштан Синьорита исемле ханым килеп кушыла.
Көлсәң көл, еласаң – ела! Шул мәлдә каяндыр тавыш ишеткән кебек булам: – Үзеңне бел!
Атилла сыра эчкәнме?
“Кызыл Шәрекъ” дигән сыра заводында бер төркем язучы халкы тамаша кылып, андагы чит ил җиһазларына хәйран калып карап йөри икән. Бер цехта аларга су кушып юашландырылмаган, ягъни “чистартылмаган” чын сыра эчерткәннәр.
Кәефе килгән Ркаил Зәйдулла моннан 1600 еллар элек Римгәчә барып җиткән һун бабаларыбыз башлыгы Атилла турында роман язган Мөсәгыйть Хәбибуллиннан:
– Мөсәгыйть ага, безнең Атилла ничек, сыра эчәргә яратканмы? – дип сораган. Тарихны учына карамыйча да үтәли күрә белгән Мөсәгыйть ага, ике дә уйлап тормыйча:
– Юк, сыра эчәргә ярамаган аңа, уң як бөерендә ике таш булган, – дигән. "Болай әйтүе ярый әле, – дип уйлаган Ркаил Зәйдулла, – Мөдәррис Әгъләм булса, РКБ сырхауханәсенә салганнар, кичә Атилла агай белән сөйләшеп тордык, бөеренә операция ясаячаклар, дияр иде".
Без бит ул
Бер төркем язучы һәм артист кавеме, автобуска төялешеп бер районга кичә үткәрергә дип Казаннан китеп баралар икән. Алмаз Хәмзин кыбырсып, сабыр гына зарланып бара ди: “Дача йортын төзеп бетерәсе бар иде... Вакыт әрәм була инде... Материал китерәселәре иде..."
– Синең дача җирең кайда соң? – дип сораган Ркаил Зәйдулла.
– Боровой Матюшинода.
– Анда байлар гына төзи түгелме соң?
– Байлар дигәнең шул без бит инде ул, – дигән Алмаз Хәмзин.
Марсель ГАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|