|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2010 Юмор
ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ МӘЗӘКЛӘРЕ
Чаллы театры «Йосыф» спектакле белән Мәскәүгә баргач, театрның әдәби бүлек мөдире Рузилә Җамалиева Кызыл мәйданда җыелышып фотога төшеп торучы бер төркем Вьетнам кызларын күреп гаҗәпкә кала. Кысык күзле Вьетнам кызлары башта бергәләшеп, аннан соң һәркайсы аерым- аерым фотога төшәләр. Бик озак күзәткәннән соң Рузилә ханым аптырап:
– Ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган бу кызларның һәркайсын аерым-аерым төшереп торганчы, берсен генә төшереп, шул карточкаларны һәркайсына таратып чыкса да була бит инде, – дип әйткән ди.
* * *
Театрыбыз «Яр» спектакле белән Әлмәт районында урнашкан «Ромашкино» санаториенә баргач, Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Колмакова озак еллар күрешмәгән бер туганын очрата. Шунда сүз арты сүз чыгып, әлеге туганы Әлфиядән:
– Кара әле, сеңлем, син берәр эшкә урнаша алдыңмы соң, әллә һаман уйнап кына йөрисеңме? – дип сораган ди.
* * *
Чаллы театрының Уфага гастрольләре вакытында Фаил Ибраһимов драматург Наил Гаетбаевның хатыны Эмма ханымга чакыру билетлары тапшыра.
Икенче көнне спектакльгә килгәч Наил Гаетбаев:
– Фаил, кичә хатынга биргән чакыру билетларың арасына ялгыш 100 сум акчаң ияреп киткән бит, – ди.
– Нишләп ялгыш булсын, без бит театрга килгән һәрбер тамашачыга 100 әр сум акча биреп җибәрәбез, – дип әйткән ди театрның баш режиссеры Фаил Мирзаевич.
* * *
«Сихерләнгән урман» исемле әкият-спектаклне карарга дип, Алсу Хабетдинова үзенең күршесендәге бәләкәй кызны театрга алып килә.
Спектакль башланып бераз вакыт үтүгә теге кыз залдан:
– Алсу апа, пес-с итәсе килә, – дип кычкырып җибәрә.
* * *
Яңа елның беренче көнендә Инсаф абый эшкә яңа күлмәк киеп килә.
– Котлы булсын, яшьләрчә, бик модный күлмәк алып кигәнсең әле, – ди һәркемгә игътибарлы булган Чулпан Садыйкова.
– Алмадым ла, яңа елда бала карашкан өчен хатын бүләк итте, – дип әйткән ди Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов.
* * *
«Күңел» радиосы аша туры эфирда барган бер тапшыруда алып баручы Символга мөрәҗәгать итеп:
– Әйтегез әле, Символ абый, Сез чыгышыгыз белән кайсы яклардан, – дип сорап куя.
– Кайдан булыйм инде, бөтен талантлы кешеләр Башкортстанда туа, – дип әйткән ди Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдинов.
* * *
Шушы яшькә җиттек, сексның нәрсә икәнен белмәдек инде без, – дип әйтеп куя, сүз иярә сүз чыгып, Татарстанның халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинова.
– Белмәсәң дә ике малай тапкансың бит әле, – дип әйткән ди аңа каршы хезмәттәше Рәфикъ Каюмов.
* * *
Сәхнәдә «Галиябану» спектакле бара. Ә сәхнә артында бөтенләй икенче тормыш. Массовкага чыгасы артистлар кызып-кызып дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар.
– Сөйләшмәгез инде, тамашачыга ишетелә бит, – дип өзгәләнә режиссер ярдәмчесе Әлфия ханым.
– Ишетелсә, без алар сөйләшеп утырганда спектакль дә уйныйбыз бит әле, дип әйткән ди артист Илфат Әскәрев.
* * *
Чаллы Татар дәүләт драма театрында Ильяс Габдрахманович Тархановның яңа гына директор булып эшли башлаган көннәре.
– Яңа директор ничек соң? – дип сорый бервакыт Гафур Каюмов курсташ дусты Рафилдән.
– Нормально, әйбәт кенә эшләп китте, – ди Рафил үзенчә Казан кунагы алдында директорын мактап.
– Театр директоры өчен нормально эшләү генә аз шул, театр директоры ненормально эшләргә тиеш, – дип әйткән ди драматург Гафур Каюмов.
Рафил СӘГЪДУЛЛИН |
Иң күп укылган
|