поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.11.2017 Матбугат

3 ноябрь көнне "Россия 1" каналында татарча яңа тапшырулар чыга башлый

Телевизор пультының икенче төймәсенә басуга Россия 1 каналы күрсәткәнен белмәүчеләр юктыр. Россия 1 каналында төбәк яңалыклары өчен дә вакыт каралган. “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыкларны республикабызның ике дәүләт телендә эфирга чыгара. Бүген яңалыклар хезмәтенең эш нәтиҗәсе хуплауга лаек: тамашачылар актуаль хәбәрләр белән таныша, объектив карашны ишетә, борчыган проблемаларын хәл итү юлларын таба.

Россия 1 – Татарстан каналының тагын бер юнәлеше - милли тапшырулар редакциясе эшчәнлеге. 
 
Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә иртәнге тугыздан унга кадәр татар һәм рус телләрендә, Татарстанның мәдәният – сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларны чагылдырган, танылган шәхесләр, үрнәк  гаиләләр, үз эшенең осталарына мәдхия җырлаган тапшырулар әзерләнә. Тематик фильмнар төшерелә. 
 
“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе ноябрь аеннан Милли тапшырулар редакциясе яңа тапшырулар тәкъдим итте. Хәзер җомга саен эфирга “Хәерле көн, Татарстан”, сишәмбе көннәрендә “Добрый день, Татарстан” тапшырулары чыгачак. 
 
 

 
“Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов "Матбугат.ру"га сөйләгәнчә, бу үзгәрешләр беренче чиратта мәдәният, сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларны үз вакытында, “кайнар килеш” яктыртып, анализлап бару өчен кирәк.
 
Телевизор караучы үзенә кызыклы мәгълүматне төрле каналларга күчеп эзләп йөрергә тиеш түгел. Бу заман таләбе. Тамашачы үзенә кирәк нәрсәләрнехәзер үк синнән белергә тиеш. Шуңа да “Хәерле көн, Татарстан” - “Добрый день, Татарстан” тапшырулары көнкүрешнең төрле өлкәсен колачлаячак: бәхетле гаилә тормышы серләре, юрист киңәшләре, уңышка ирешкән, үз хезмәте белән танылу алган шәхесләр белән очрашу, хатын – кызлар һәм ирләр өчен файдалы киңәшләр, студия кунаклары белән аралашып бүләкләр оту, сәламәтлекне саклау, ныгыту белән бәйле мең төрле сорауларга җаваплар.
 
Җомга көннәрендә эфирга чыгачак “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруының асыл бизәге “Таян Аллаһка” сәхифәсе булырга тиеш. Үз эшчәнлекләре белән мөселман кардәшләребезнең ышанычын яулаган, туктаусыз эзләнүдә, гыйлем алуда булган имамнарыбыз, мөхәррирләр сүзләренчә, күп тапкырлар кабатланган темалар буенча яки Җомга намазына җыелганда сөйләгән юнәлеш буенча вәгазьләргә җыенмый.  Хәзрәтләр бүгенге көнгә хас проблемаларны дини күзлектән яктыртачак, тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк. 
 
Татарстанда төрле милләт, дин кешеләре яши. Бездәге татулыкны Европадада үрнәк итеп күрсәтәләр. “Добрый день, Татарстан” тапшыруында исә “Религиозная культура” сәхифәсе әзерләнә. Юк, бу диннәр тарихы турында сөйләргә җыену түгел.  Бу милли гореф – гадәт, йолаларның шул халык тоткан дин белән синтезе, динне саклап калырга ярдәм иткән йолаларның бүген дә үтәлеше турындагы саллы, кызыклы тапшыру. Максатыбыз диннәрне аерып, мактау түгел, ә дини кешенең асылын ачу. 
 
Болардан тыш Милли тапшырулар редакциясе “Современник” – “Замандаш” циклыннан тапшыруларын эфирга әзерләчәк. Тематик фильмнар төшерү эше дә тукталмый. Татарстанда тиңдәше булмаган «Музыкальная жизнь» тапшыруы яңа сулыш белән эфирга чыгачак. Ул гади телевизор караучылар өчен дә кызыклы булачак, тормышын музыка белән бәйләргә җыенган студентлар өчен исә кулланма рәвешендә булырга тиеш.  
 
Димәк, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә Россия 1 каналында, иртәнге тугыздан соң  эфирда “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе тапшырулары. 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»