поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2010 Аш-су

КЕМНЕҢ БАЛЫ БАЛЛЫРАК?

Бал ашап кайттым бит әле. Юк, өч литрлы банкадан аш кашыгы белән чөмермәдем, дистәләгән төрле сортны әз-әз генә авыз итеп чыктым.

Һәркайсының организмга файдасын да исәпкә алсак, мәңге авырмаслык профилактика ясаганмындыр. Сүзем 8-21 гыйнварда Казанда үтүче бал ярминкәсе турында. Мондагы “баллы дөньяга” килеп кергәч тә, хуш ис тын юлларын ачып җибәрә. Остарып беткән сатучылар яннарыннан җибәрмичә, балның һәр төре турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Ерак Көнчыгыш, Алтай, Осетия, Башкортстан һәм Чуашстан, Адыгея – каян гына бал сатарга килмәгәннәр бирегә?! Ләкин күбесе Краснодар краеның Сочи, Адлер, Красная Поляна якларыннан. Анда умартачылыкның популярлыгын җылы якка ял итәргә йөрүчеләр беләдер. Узган җәйне үзем дә туристларның шуннан кырылып бал алуын күреп, авыз ачып карап торган идем. Абхазиягә экскурсия вакытында бал сатучы янында туктап, һәр турист аның ризыгы белән сыйланды. Бу халык бал эченә төрле чикләвекләр тутырып, десерт та ясап сата. Тагын бер кызык нәрсә – Кавказдагы бал кортларының чакмавы. Аптыравыбызны күргән абхазның: “Алар кулга ияләшкән бөҗәкләр”, – дип шаярганы истә.

 

Кавказ, Алтай

 

Менә шул якның иң шәп балын – каштанныкын инде үзебездә кабат татып карадым. Тау балының экологик яктан чиста, үзенчәлекле булуын Ирина сөйләде.

 

– Адлерда 300ләп умартабыз бар. Бу шөгыль нәселдән килә. Әнием дә, әбием дә, аның әнисе дә умарта тотып көн күргән. Укытучы белеме алсам да, һөнәр буенча эшләргә вакыт юк. Җәй, көз айларында умарталар тирәсеннән кайтып кермәсәк, кыш буе менә шулай ярминкәләрдә сатып йөрибез. Казанда әле беренче тапкыр гына, ә Мәскәүдә инде 30дан артык күргәзмәдә катнаштык.

 

– Балны ничек сайларга киңәш итәсез?

 

– Менә һәр төр астына кайсы авырулардан дәвалаганы язылган. Монысы безнең ачыш түгел, табибларныкы. Күпме өлеше чынлыкка туры килгәнен әйтә алмыйм. Минемчә, балны тәм буенча сайларга кирәк. Кайсы ныграк ошый, шунысын алыгыз! – диде Ирина елмаеп.

 

Тәм дигәннән, дегустация озакка китсә, сортларны аермый башлыйсың икән. Хушбуй сайлагандагы кебек. Ул очракта кофе иснәргә киңәш итсәләр, монда – бал артыннан су эчеп куярга кирәк. Аннары, бер үк сорт балның тәме төрле сатучыда төрлечә икәненә игътибар иттем. Мәсәлән, шул ук прополисны өч җирдә кабып карадым – берсеннән-берсе әче һәм тәмсез. Моның сәбәбен Таулы Алтайдан килүче Юлиядан сорадым.

 

– Умарталар арасы 50 чакрым булса да, бал тәме аерыла. Ә Себер белән җылы як, Кавказ белән Алтай турында әйтәсе дә юк. Монда килүчеләр: “Сездә бит җәй кыска, ничек шулкадәр бал җитештерергә өлгерәсез”, – дип аптырый. Өлгерми ни, апрель аенда инде умарталарны чыгара башлыйбыз, октябрьдә генә кертәбез. Менә 30дан артык сортыбыз бар, әйдә, авыз итеп карагыз, – дип товарын кыстарга кереште ул.

 

– Сездә башка сатучыларныкыннан кыйммәтрәк. Мәсәлән, “ана сөте белән бал” дигәне (мед с маточным молочком) Кара диңгез буеннан килүчеләрдә 1000 сум торса, монда килограммы 1200 сум.

 

– Әйе, бераз кыйммәтрәк шул. Ләкин бу бит нинди ераклыктан килүебезгә бәйле, юл чыгымнарын каплау максатыннан эшләнә. Җирле халык белән бер бәядән сату мөмкин түгел. Барыбер әйбәт алалар, чөнки балыбыз сыйфатлы, – дип Юлия мактанып та алды.

 

Осетия

 

Шулай итеп, ярминкәдә юкә, карабодай, цитрус, каштан, кориандр, акация һәм тагын әллә нинди бал төрләреннән авыз иттем. Биредә ап-ак төстәгесеннән башлап, коңгырт балга кадәр табарга мөмкин. Аның төсе кайсы агач һәм чәчәкләрдән җыелганлыгын күрсәтә. Карабодай һәм урманныкы – караңгы булса, юкә белән акация балы ачык төстә. Кайбер белгечләр әйтүенчә, куп-куе, караңгы төстәгесе – иң яхшысы. Төньяк Осетия балына килсәк, аларның брэнды “молочай” бу таләпләргә тулысынча туры килә. Совет чорында әлеге төрне 3 сумнан чит илгә сата торган булганнар. Аннары америкалылар җирле халыкка: “Бу бит сезнең даруыгыз!” – дип, аның искиткеч файдасын аңлаткан. Ә бүген молочай балы Осетиядә дефицит икән. Ләкин шушы көннәрдә казанлыларга да аны сатып алу мөмкинлеге туды – килограммы 650 сумнан.

 

Сатучысы Фатыйма умартачылык белән инде 40 ел шөгыльләнә. Үзе генә түгел, әлбәттә, әнисе, абыйсы, кызы белән бергә. Бөтен эшне башлап җибәрүче – 84 яшьлек әнисе. Олы кеше булуына карамастан, ул бүген дә гаиләдә бөтенесен барлап, эштә юнәлеш биреп торучы икән.

 

– Әле баштарак монда килергәме, юкмы дип икеләнеп тә йөрдек. Сездә бигрәк суык бит, ә Осетиядә 8 градус җылы хәзер. Нишләргә белмичә йөргәнне күреп, әни: “Барыгыз”, – дип кырт кисте. Менә шулай ерак юлга чыктык. Бу кадәр кар күргән юк иде әле, искитмәле икән, – диде Фатыйма Галазова. – Килүебез акланырмы, менә анысын әлегә әйтә алмыйм. Ләкин 4 көнгә нибары 3 кенә кисмәк саттык. Барлыгы 1 тонна бал алып килгән идек.

 

Газетадан икәнемне белгәч, әңгәмәдәшем укучылар өчен бер рецепт язуымны үтенде.

 

Үлгән бал кортларын киптереп, бер савытка тутырыгыз. Өстенә шулкадәр үк күләмдә аракы салып, 3 атна тотыгыз. Аннары, бал кортларын сөзеп калдырып, әзер сыеклыкны кулланырга була. Яшегезгә карап, ничә тамчы кирәклеге билгеләнә. Мәсәлән, миңа 22 яшь – 22 тамчы. Ләкин хатын-кызга 5 тамчыга әзрәк кирәк, ә ирләргә яше кадәр. Димәк, миңа 17 тамчы була инде. 30-50 грамм суга шуны тамызып, көнгә бер мәртәбә ашаганнан соң эчәргә. Йөрәк-кан тамыры, инсульт, простатит аденомасы, балага уза алмау, варикоз – һәммәсен дәвалый икән. Сызлаган җиргә бу төнәтмәне сөртсәгез дә файдасы тияр.

 

Арча, Апас

 

Шулай сайланып йөри торгач, бер умартачының сүзләре келт итеп искә төште. Балның файдасы аның сыйфатыннан, җыю урыны һәм вакытыннан тора. Иң яхшы бал – үзең яши торган якныкы. Чөнки ул әлеге җирлектәге патоген микрофлора белән көрәшергә ярдәм итә. Ягъни монда туган гриппны тайга яки башка як балына караганда тизрәк дәвалый.

 

Кыскасы, үзебезнекеләргә – Арча балына килеп төртелдем. Монда кандала үләне, фацелия, бөтнек, юкә, карабодай баллары... Илшат белән Рузалия чагыштырмача түбән бәядән 10лап төрле бал тәкъдим итә. Кояшлы Краснодардан һәм Ерак Көнчыгыштан килүчеләр килограммына 400-800 сум сораса, алтайлыларның исә 2000 сумлык сортлары да бар. Кәрәзле балның 100 граммы – 70-130 сум. Бераз сатулашып, бәяләрен төшерергә була булуын. Ә Арча умартачыларыннан менә дигән сыйфатлы балны 300 тәңкәгә алырга мөмкин.

 

– Арча районында 200ләп умартабыз, арендага ала торган кырларыбыз бар. Менә монысы карабодай үскән кырдагы умарталардан алынган бал, канга әйбәт. Монысы юкә чәчәк аткан чордагысы, тирләтә, салкын тиюдән шәп. Кырның бер кырыенда бөтнек үсә, әнә тегесе шуннан... – дип һәр төрне тәфсилләп аңлатырга тотынды Рузалия апа.

 

– Көненә күпме сатасыз?

 

– Төрлечә була. 40-50 дә булгалый, 100әр килограмм саткан көннәр дә бар. Ял көннәрендә әйбәт китте.

 

Икенче якташыбыз – Апас районыннан Люция. Аларның 300ләп умартасы бар икән. Бәяләре 400 сумнан башлана. Аңардан да балның сыйфаты турында сораштырдым.

 

– Биредәге ярминкәдә чын умартачылар гына сата. Шикәр кушумы? Юк, әлбәттә. Үзегез уйлап карагыз: 300 умартага ашату өчен тонналаган шикәр кирәк. Бу чыгым үз-үзен акламас иде. Бер елны балыбыз озак вакыт утырмады. Аннары аклы-сарылы буй булып кристаллашты. Бу хәлне берничек тә аңлата алмагач, Мәскәүгә экспертизага алып киттек. Беләсезме, кыңгырау чәчәге балы булып чыкты! Ул шулай утыра икән. Кристаллашу-кристаллашмау сыйфатка бәйле түгел.

 

– Без бит авылдан өч литрлы банка белән сорты-ние булмаган, бергә аерткан бал алырга күнеккән. Аның бәясе дә күпкә арзан. Халык бу хакларны күпсенмиме соң?

 

– Безгә биредә бәяне 300 сумнан да төшермәскә дигән шарт куелган иде. Әлбәттә, өч литрлы банка күтәреп килүчеләр күп. Ләкин белемле, зәвыклы кеше, гадәттә, берничә сортны 200әр грамм итеп ала. Тәмен белеп кенә ашый. Бу ярминкә дә, беренче чиратта, сату өчен түгел, балның менә шундый төрләре һәм тәмнәре булуын халыкка аңлату өчен уздырыла, – диде Люция.

 

Файдасы

 

Һәрберсенең тәҗрибәсен өйрәнә-өйрәнә ярминкәдә көнем дә үтеп китте. Гади бал кортының 3 ай, анасының 5-6 ел яшәвеннән алып, ана сөте кушылган балның ничек ясалганына кадәр белдем. Бу һөнәр миңа шундый кызык тоелды! Бал корты чагуыннан да курыкмасаммы... Мәктәптә укыганда ике яңагымнан да бертигез итеп чагып, атна буе тиен кебек йөргән идем. Шуннан бирле корт күрсәм, йөрәк жу итә. Хәер, чын умартачылар ул чагуны сизми дә инде. Һәр сатучының гаиләсе белән бал аертканын, авылындагы өчәр яруслы умарта фотоларын карап йөреп, чын-чынлап кызыктым. Менә, ичмасам, табигать кочагы!

 

Бөтенебез дә ел саен җәен яки көзен кышка дип бал алабыз. Мунчадан чыккач, мәтрүшкәле чәйне 2-3 кашык бал белән эчү үзе ни тора?! Әллә нинди ютәлләр, салкын тиюләр – бөтенесе тирләп утырган арада юкка чыккандай була. Төп әйтәсе килгән сүзем шул: бөтен бал да файдалы! Монысы фәлән авырудан, монысы төгәннән дип аерып утырмасагыз да, бал сезне терелтүгә барыбер үз өлешен кертәчәк. Ләкин кечкенә балаларны гына аның белән сыйларга ашыкмагыз. Чөнки ике яшькә кадәрге балада аллергия башлану куркынычы бар. Аннары, дәвалану нәтиҗәлерәк булсын өчен балны җылымса су белән эчәргә кирәк. Кайнар чәй эффектын киметә икән. Ярар, әлегә бал турында җитеп торыр. Мәтрүшкәле чәй ясап, ярминкәдән алган каштан балы белән сыйланып керим әле...

 

P.S. Ярминкәдә күрмәгәндәй бал ашап йөрүче ике егеткә исем китте. Һәр сатучы янына барып, үз-үзләрен белештермичә ашыйлар. Татып карау бушлай булгач, тамакны шулай ялгарга булганнар, күрәсең. Ягып ашарга ипи алып килергә генә онытканнар. Культура дәрәҗәсе аксый инде безнең, нишләтәсең.

 

* * *

 

Медицинада бал:

 

– вирусларга каршы көрәшүе белән аерылып тора;

 

– киселү, пешү, җәрәхәт төзәлүне берничә тапкыр тизләтә;

 

– физик көчне, спорттагы нәтиҗәлелекне, эшчәнлекне арттыра;

 

– кан сыйфатын яхшырта, чөнки буш радикалларның санын контрольдә тота;

 

– канда холестерин арткан, икенче дәрәҗәдә шикәр авыруы булган вакытта шикәрне алыштыру чарасы буларак кулланыла;

 

– кайнар сөт белән эчкәндә ул борын томавын, ютәлне бетерә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта;

 

– иммунитетны ныгыта;

 

– организмда кальций тота, тукымалар ялкынсынуын дәвалый.

 

* * *

 

Косметологиядә:

 

– душка керер алдыннан тәнгә бал сылап, бераз ышкыгыз. Бу кан әйләнешен яхшыртыр һәм тиренең табигый матурлыгын арттырыр;

 

– чәчне чайкый торган суга бал белән лайм согы салсагыз, чәч ялтырар;

 

– балны солы ярмасы һәм вакланган миндаль белән бутагыз. Бу – биткә бер дигән скраб;

 

– алма согы белән балны бутап, 15 минутка биткә сөртегез. Монысы – йомшартыр, бит тиресен шома итәр, ныгытыр.

 

* * *

 

Баллы десерт

 

Кирәк: телемләп киселгән банан, вакланган миндаль, атланмай, бал, лимон согы.

 

Бананны лимон согы белән чылатырга. Атланмайны эретеп, банан кисәкләре кофе төсе алганчы ике ягын да кыздырырга. Аннары аларны тәлинкәгә алып куярга. Әлеге майда вакланган миндальне кыздырып, бал белән болгатырга. Бу катнашманы бананнар өстенә салып, ризыкны кайнар килеш бирергә.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 2 | 20.01.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»