|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2017 Мәдәният
Казанда Флера Тарханованың юбилей кичәсе уздыГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче,Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Флера Тарханованың юбилей кичәсе узды. Кичә юбилярның шигырьләре белән башланды – аларны Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм шагыйрә үзе укыды.
Юбилярны тәбрикләп Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин : «Флера Габдрахмановна! Без кайчандыр Сезнең белән бергә эшләдек. Сез тикшергән, Сезнең кулдан узган рәсми документлар һәрчак камил була иде. Сез шагыйрә буларак та, тәрҗемәче, мөхәррир буларак та чын профессионал», - дигән сүзләр әйтте һәм юбилярга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
![]() Юбиляр Татарстан Президенты аппараты, Язучылар берлеге, Арча педагогика көллияте, Чистай төбәгенән килгән якташлары, Казакъстан язучылары, туганнары, балалары исеменнән котлаулар кабул итте.
![]() Кичә шигырьләр, истәлекләр, җырлар белән үрелеп барды. Флера Тарханованың юбилей кичәсендә күренекле сәхнә осталары –Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров; Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Фәнис Кәлимуллин; җырчылар Раяз Фасыйхов, Гөлгенә Кәлимуллина, Люция Мусина, Айтуган Вәлиәхмәтов, Базарбай Бикчәнтәев, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.
--- |
Иң күп укылган
|