|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2017 Җәмгыять
Башкортстанда 6 нчы класс укучысы ике яшьлек кызны коткарганБашкортстанның эчке эшләр министрлыгы 6нчы класс укучысы Ярослав Адоньевны ике яшьлек кызны коткарганы өчен бүләкләгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, Стәрлетамак мәктәбе укучысы яшьтәшләре белән ишегалдында уйнаганда кечкенә кызның икенче катта ачык тәрәзәләр янында торуын күреп алган һәм тиз арада интуитив рәвештә шунда йөгергән. Ике яшьлек кыз икенче каттан тәрәзәдән төшкән. Бәхеткә Ярослав аны тотып калган.
Кечкенә кызны коткаруы өчен Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы тантаналы рәвештә классташлары алдында кыйммәтле пакет һәм бүләкләү тантанасына Мәскәүгә чакыру тапшырган. 6 класс укучысы анда 2 ноябрьдә барачак.
--- |
Иң күп укылган
|