поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2017 Милләт

Рөстәм Миңнеханов татар теле турында үз фикерен әйтте

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышуны калдырып торуны сорады. Республика лидеры тәкъдиме хупланылды.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча эшне төгәлләүгә вакыт кирәк булуын аңлатты. “Әгәр дә без тагын Дәүләт Советы утырышында бу вәзгыятьне куертсак! Мәсьәләне эш тәртибендә карарга кирәк, дип саныйм. Нәтиҗәләр турында аннары хәбәр итәрбез”, - дип аңлатты ул.
 
“Без янәдән  90нчы елларга әйләнеп кайттык. Җәмгыятьне бүләрдәй шундый вәзгыятьне ничек тудырып була? Милли багланышлар буенча бездә бернинди сораулар юк иде, – дип дәвам итте Татарстан Президенты. – Документ барлыкка килгәннән соң без эшче төркем төзедек, Хөкүмәт бүген дә эшли. Мин әлеге эшне тыныч кына ахырга кадәр җиткерү кирәк дип саныйм”.
 
“Мин Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бу эшне төгәлләү һәм кешеләргә аңлату өчен вакыт кирәк булуы турында Татарстан прокурорына, генераль прокурорга мөрәҗәгать иттем. Кызганыч, монда мәктәп директорлары гаепле булып калды. Мин бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әлеге кешеләр инструкцияне башкарган, үзләрендә салынган система буенча эшләгән. Мәктәп директорлары – безнең республиканың интеллектуаль куәте. Бәлкем бу Татарстанда безнең Президентыбыз Владимир Путинга карата начар караш булдырылсын өчен махсус эшләнәдер?”- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
 
Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән конструктив диалог алып барылуын билгеләп үтте. “Уртак карар табуыбызга ышанам. Тик бу мәсьәләне кемнең башына ничек килә, шулай күрсәтергә ярамый. Ничек инде дәүләт теле ирекле булырга тиеш? Дөньяда беркайда да юк бу. Татар телен өйрәнү сәгатьләре саны буенча эшләргә кирәклеге белән риза. Һәм бу мәсьәләне сәясәтләштерергә кирәкми. Инде оппозицион структуралар татар теле яклы булып, руслар һәм татарлар арасында ызгыш булдырырга тырыша. Моңа юл куярга мөмкинмени?” – дип җиткерде Татарстан Президенты.
 
Ул шулай ук республика прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итеп, тикшерүләр уңаеннан мәктәп директорлары эшендә проблемалар тудырмаска чакырды. “Шул рәвешле ничек итеп кешеләр белән эшләп була? Сез безгә күрсәтмә бирегез, депутатлардан, миннән сорагыз. Бу мәсьәләдә без сезнең белән ачыктан-ачык фикерләшәбез, беркем дә бернәрсә дә яшерми”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 
Ул Татарстанда барлык Россия законнарының, республика законнары кебек үк, саклануын билгеләп үтте.
 
“20 елдан артык без бу законнар белән яшәдек. Мөгаен, кайбер үзгәрешләр кертү кирәк булгандыр. Без рус теле сәгатьләре буенча бәхәсләшмибез. Ни өчен туган телне алу татар теле хисабына эшләнде? Чөнки федераль стандартларда татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартылды”, - дип аңлатты республика лидеры.
 
Татарстан Президенты чыгышы соңында вәзгыятьне болгатмаска чакырды. “Безгә әлеге юлны сабырлык белән төгәлләргә кирәк. Иң мөһиме – аерымлану булмасын өчен, тотрыклылыкны тәэмин итү. Безнең өчен бу башкарырлык. Республика һәрчак тотрыклы булуы белән аерылып торды”, - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»