поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
24.10.2017 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: "Татарстанда татар теле берничек тә факультатив була алмый"

Узган атнада Казанда Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның беренче сольный концерты булды. Залда аншлаг, билетлар алдан ук сатылып беткән. Концерт алдыннан күрештек.

- Дулкынлану бармы, Әнвәр абый?
- Казан – татарның мәккәсе. Бөтен артистлар шунда кайный. Дулкынландыра, әлбәттә. Сәхнәдә 2000 елдан бирле мин. Күбрәк Башкортстан, Себер якларында концертлар белән йөрдем. Әле 5 ел элек үк: “Казанга кил”, - дип кыстый башлаганнар иде. Ул чак күңелем белән әзер түгел идем. Узган елда гына Татарстан районнарына кердем. Халыкның иҗатымны җылы кабул итте. Сездәге халык мәдәни яктан аерылып тора. Башкортстанда начар дип әйтәсем килми. Мине анда да кабул итәләр, яраталар. 

- Без ничек аерылабыз соң?
- Татарстан дусларым, җырчыларым: “Бездә халык концертларга сайланып кына йөри”, - дип әйтә иде. Шуңа куркыбрак йөрдем. Татарстан каналларыннан “Соң дисең микән?” клибымны күрсәткәч, халык кабул итте. Татарстанда авыллар матур. Авыл халкы концертыма бигрәк тә яратып йөрде. Минем үземә дә җырларга рәхәт булды. 
 
 
- Татарстан җырчыларының кайберләре Башкортстаннан килгән җырчыларны бик үк яратып бетерми. Әлеге фикергә ничек карыйсыз?
- Миңа әле бер татар артистның да начар йөз белән караганы булмады. Артистлар үзләре: “Әйбәт эшлисең”, - дип кенә тора. “Башкорт килде” дип күзгә карап әйткәннәре булмады. 

- “Болгар радиосы”на кайбер җырларыгызны алмаганнар икән.
- Әйе, кайбер җырларны алмадылар. Худсовет аша узмады. Аранжировка, тавыш язылышы бик үк әйбәт булмаган җырлар иде алар. “Әнвәр, шушы җырларыңны гына алабыз” - дип сайлап алдылар.
 
- Казандагы концертыгызга гаиләгез дә килгән. Хатыныгыз, балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә? 
- Гаиләм зур таянычым. Хатыным Ирина исемле. Татар ул, исеме рус дип, марҗа дип уйламагыз. Кызым белән Казанга бергә килделәр. Аның үз бизнесы бар. Пекарня тота. Кызым Элина концертта бииячәк. 6 нчы сыйныфта укый, биюгә йөри. Улым Рафаэль 11 нче сыйныфта белем ала. Спорт белән шөгыльләнә. Улымның Казанда МВД, ФСБ структуралары буенча укуын телим. Уфада да әйбәт уку йортлары бар. Татарстан башкаласы үсә, перспективалар монда күбрәк.
 
 
 
- Татар теле мәктәпләрдә факультатив дәрес буларак кына калдырылса, моңа ничек карыйсыз? Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?
- Татарстанда булса, бу берничек тә факультатив булырга мөмкин түгел. Башкорстанда ничек икәнен төгәл әйтә алмыйм. Анда башкорт теленә дә артык урын бирелми сыман. Гаиләдә без татарча да, русча да сөйләшәбез. Балалар рус мәктәбендә укый. Мин үзем дә рус мәктәбендә белем алдым. Татар теле гаиләдә дә, җырларда да сакланырга тиеш. Җыр бит ул телне тәрбияли.  Ә тел бетсә, татар бетте дигән сүз.
 
- Тыгыз графикта эшлисез. Көн саен диярлек концертлар бирәсез. Бу темпка күнеккәнсез, димәк?
- Элек мин аена 6 шар концерт бирә идем. Хәзер 20 шәр. Баштагы чорда авыррак булса да, ул темпка күнектем. Җырның нәрсә икәнен, нәрсәгә җырлаганымны, интонацияләрен һәм башкаларын да беләм. Хәзер миңа эшләве рәхәт, аруны тоймыйм. Җыр дөньясына килеп кергәнче, урам себерүче дә, балта остасы да, сакчы да булып эшләдем. Башкармаган эшем калмады. Шуннан соң төзелеш бизнесым булды. 3 ел алып бардым мин аны. Җыр мине барыбер үзенә тартты. Шуннан төзелешне ташларга булдым.  Тагын шуны әйтәсем килә: әлегә мин җырымны тапмадым. Миңа дигән җырның барлыгын беләм. Шушы җырны табып, халыкка җиткерәсем килә. 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы